
Бүген V Казан халыкара юридик форумы кысаларында «Мегаполисның экология иминлеген хокукый җайга салу: һава, яшел төзелеш, икътисад мәсьәләләре» дип аталган сессиясе узды. Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең экология проектлары турында сөйләде һәм, аның фикеренчә, кануннарны камилләштерү таләп ителә торган юнәлешләрне билгеләде. Фикер алышуда шулай ук хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары, бизнес, фәнни бергәлек вәкилләре катнашты.
Очрашуның модераторы буларак стратегик KOMANDA менеджмент агентлыгына нигез салучы, «Казанның тотрыклы үсеш стратегиясе» проекты җитәкчесе Валерия Маршалова чыгыш ясады.
«Валерия үзенең кереш сүзендә ESG төшенчәсенең барыннан да элек җәмгыять, кешеләр, экология, икътисад һәм идарә булуын аңлатты. Тик мин боларның барысы да кешеләр тирәсендә һәм кешеләр өчен дип саныйм. Шуңа күрә әлеге форумда барыгызны да сәламләвемә чиксез шатмын. Без барысын да берләштерә торган көн тәртибен сайларга тырышабыз. Бүген залдагы пленар өлештә законнар кабул итүчеләрне дә, алар өстендә эшләүчеләрне дә күрдек. Биредә шулай ук студентлар, шул исәптән безнең югары уку йортларындагы укучыларыбыз да бар. Сезнең без горурланган кешеләрне үз күзләрегез белән күрү мөмкинлеге булуына мин ихластан шат», – дип мөрәҗәгать итте Казан мэры катнашучыларга.
Илсур Метшин форумның теоретик фикер алышулар максатыннан гына уздырылмавын ассызыклады. Аның фикеренчә, барлык төп тармаклар химия, нефть химиясе, авиатөзелеш һәм башка өлкәләрдәге үзгәрешләрнең башында булсын өчен Казанда һәм Татарстанда күп әйбер эшләнүе мөһим. «Әмма боларның барысының да федераль һәм җирле норматив хокукый актлар тарафыннан җайга салынуы әһәмиятле. Шулай ук законнарның үзгәрешләрдән артка калмавы да мөһим», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Ул Казанның менә инде 15 ел дәвамында системалы рәвештә экологик иминлек мәсьәләләре белән шөгыльләнүе турында җиткерде. Бу эш башланган вакытта шәһәрдә 310 мең автомобильгә 220 меңгә якын зур агач туры килгән. Нәкъ менә шул вакытта «Яшел рекорд» проекты тәкъдим ителгән.
«Бүгенге көнгә тагын йөзләрчә мең агач өстәлде. Күз алдына китерәсезме, Казанда менә шулкадәр агач утыртылды – һәм бу үзеннән-үзе генә үсеп чыккан агачлар түгел. Бу җәмәгать эшлеклеләре, Казан федераль университеты һәм сәнәгать предприятиеләре белән бергә башкарылган эшебезнең нәтиҗәсе», – диде шәһәр башлыгы.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы башкаласы Россиянең миллионнан артык халкы булган шәһәрләре арасында яшел үсентеләр мәйданы буенча лидер санала. 40 мең гектардан артык киңлеккә, ягъни Казан территориясенең 61%-ына агачлар, куаклар һәм чәчәкләр утыртылган. Шәһәрдә шулай ук Биотөрлелекне саклау стратегиясе һәм су объектларын тернәкләндерү программасы гамәлгә ашырыла.
«Алар шәһәрнең экологик иминлеген иртәгесе көнгә калдырмый»
Мэр экология юнәлешендәге эшнең үрнәк бер мисалы итеп Серов урамындагы инклюзив «Ярдәм» скверын атады. СИБУР ширкәте ярдәмендә биредә сулыкны тулысынча тернәкләндергәннәр: төптән 2,6 мең тонна ләм, төпкә утырган балчык алынган, сулыкның күләмен ике тапкырга арттырганнар. Күл тирәли һәм су эчендә табигый биологик фильтр йомышын үтәүче су үсемлекләре утыртылган. СИБУР әлеге проектка бюджет акчаларыннан тыш 100 миллион сумга якын акча керткән.
Мэр СИБУРның ширкәт предприятиеләре эшли торган шәһәрләр тормышы белән кызыксынуын, бу эшкә җәлеп ителүен билгеләп үтте. Илсур Метшин сүзләренчә, ширкәт җитәкчелеге «Ярдәм» проекты турында белүгә, оешма сулыкны экологик яктан тернәкләндерү эшенә алынган. «Мондый хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәсем килә: 100 миллион сумнан артык ярдәм – бу бит әле табыш өчен бик үк яхшы булмаган вакытларда бирелгән акчалар. Шулай да, сез шәһәрнең экологик иминлеген иртәгесе көнгә калдырмыйсыз», – диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин ширкәт вәкилләренә табигатьне саклау эше турында күбрәк сөйләүләрен сорап аерым мөрәҗәгать итте. «Сез үз эшегез турында бик аз сөйлисез. Сез – башкалар өчен үрнәк. Кемдер уйлана, кемдер сездән үрнәк алып, адым саен моны үзенә сеңдерә бара. Шулай итеп сезнең әләм астында үз эшләрен дәвам итәчәк кайбер бергәлекләр оеша», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Бизнес белән хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Илсур Метшин «Татнефть» генераль директоры Наил Магановның планетаны киләчәк буыннар кулына хәзергегә караганда күпкә яхшырак хәлдә тапшырырга кирәк дигән сүзләрен искә төшерде.
«Бу тулы бер фәлсәфә. Мин аның экология буенча шул дәрәҗәдә күп эшләвенә гаҗәпләндем. Әйтерсең лә гади генә әйберләр: ул үзенең урынбасарлары һәм җитештерү бүлегендәге директорлары белән бергә, үз предприятиеләре урнашкан җирдән елга буена төшеп, аның узган ел һәм быел нинди булуын карап, агачлар утырта», – дип фикерләре белән уртаклашты мэр.
«20 ел эчендә чыгарыла торган чүп күләме ике тапкырдан күбрәккә артты»
Табигатьне саклау өлкәсендә калдыклар белән эш итү мәсьәләсе аерым урын алып тора. Илсур Метшин сүзләренчә, ул мэр булып эшли башлаган вакытта Казаннан көн саен 600 тонна чамасы чүп чыгарылса, бүген бу күләм 1,3 мең тоннага җиткән.
«Чүпнең сыйфаты да, кешеләрнең әйбер сатып алу һәм куллану дәрәҗәсе дә бөтенләй башка хәзер. Күз алдына гына китерегез: 20 ел эчендә чыгарыла торган чүп күләме ике тапкырдан күбрәккә артты. Химия урамындагы чүплекне 2009 елда төзегәндә, миңа аның сыйдырышлыгы 2030 елга кадәр җитәр дип исәпләгәннәр иде. Ә без аны моннан биш ел элек үк яптык инде. Бу мәсьәләне, шул исәптән кануннар дәрәҗәсендә дә, тиз арада җайга салырга кирәк», – дип билгеләп үтте мэр.
Ул өстәгәнчә, калдыкларның күләмен генә түгел, ә аларның нинди чималдан торуын да исәпкә алу мөһим. Шәһәр башлыгы төргәкләргә карата таләпләрне камилләштерергә, ягъни аларны башта ук яңадан эшкәртүгә яраклы итеп ясарга тәкъдим итте.
«Кайбер илләрдә җитештерүчеләрне һәм эре сәүдә челтәрләрен табигатьтә тиз таркала торган төргәкләр кулланырга мәҗбүр итүче кануннар кабул ителә. Безгә дә тормыштан артта калмый торган, ә аннан алдарак баручы кануннар кирәк. Кызганычка каршы, Казан федераль университеты яисә Мәскәү университеты кебек куәтле фәнни нигезебез һәм мөмкинлекләребез булса да, без бу юнәлештә бик нык артта калабыз. Мин мэр буларак бу сорауны биредә очраклы гына күтәрмим. Бүген без җыелган Казан юридик форумы да шушы вәзгыятьләрне чишүгә зур этәргеч бирәчәк», – диде Илсур Метшин.
Мэр ассызыклаганча, Көнбатыш хезмәттәшләр белән бер дәрәҗәдә көч сынашу өчен шәһәргә яңа кануннар кирәк. Аның сүзләренчә, Казан өчен бу коры теория генә түгел, ә ил икътисадын яңа баскычка чыгара торган төгәл гамәли бурычлар.
Шул ук вакытта шәһәр кануннарга гына таянып калмый, үзе дә төгәл адымнар ясый. Казанда балаларга экология турында белем бирүгә зур игътибар бирелә, халыкта табигатькә карата дөрес фикерләү оештырыла. Аерым алганда, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм башка шәһәр оешмаларында чүпне төрләргә бүлеп җыю эше җәелдерелә.
Калдыклар белән эш итү алымнарын үзгәртү кирәклеге турында Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Илья Вольфсон да сөйләде. Ул чүплек мәйданчыкларына төзелеш чүбен, машина шиналарын һәм башка туры килмәгән калдыкларны ташлау өчен җаваплылыкны катлауландыручы канун проекты әзерләнүе турында җиткерде. Парламентарий шулай ук икенчел чимал кабул итү пунктларын үстерергә һәм төргәкләрне алга таба эшкәртүне исәпкә алып ясау таләпләрен кертергә тәкъдим итте.
«Татарстан үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер»
Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Азат Җиһаншин республикада 2008 елдан бирле кулланыла торган һаваның сыйфатын күзәтү юллары турында сөйләде. Бүген бу эшне 17 автоматик станция һәм алты күчмә экология лабораториясе башкара. Тагын 14 станцияне һәм дүрт лабораторияне төбәкнең иң эре предприятиеләре булдырган.
Министр шулай ук Татарстанның 2007 елдан бирле һава пычрануын гомуми исәпләү алымнарын куллануын билгеләп үтте. Алар зарарлы матдәләрнең кайда һәм күпме туплануын ачыкларга, шулай ук һәрвакыт кайсы предприятиенең һавага күбрәк зыян китерүен бәяләргә ярдәм итә.
Аерым алганда, Азат Җиһаншин Татарстанның Сахалин климат экспериментында катнашуы турында сөйләде. Республика бу сынау проектларын беренчеләрдән булып тормышка ашыручы төбәкләр исемлегенә керде. Төп юнәлешләр арасында транспорт тармагында зарарлы ташландыкларны киметү, калдыклар белән эш итүне үстерү һәм табигатьне тотрыклы җайга салу бар.
«Бездә әле бу юнәлештә эшләр җитәрлек. Шул ук вакытта һәр кешенең иминлеге, табигать чисталыгы турыдан-туры тотрыклы бизнес һәм куәтле икътисадка бәйле икәнен яхшы аңлыйбыз. Заманча кануннар, ведомстволарның уртак эше һәм халыкның ышанычы булганда гына без нәтиҗәле экологик сәясәт алып бара алачакбыз. Татарстан үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга, хокукый карарлар әзерләүдә катнашырга һәм федераль органнар, бизнес өлкәсе вәкилләре, галимнәр, канун чыгаручылар белән бергә бу юнәлешне үстерергә әзер», – дип йомгаклады Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры.
Искәртеп үтәбез, V Казан халыкара юридик форумы 24 һәм 25 сентябрьдә дәвам итәчәк. Программада махсус очрашулар, шәрефле кунаклар һәм бизнес вәкилләре өчен ябык кабул итүләр, шулай ук мәдәни һәм спорт чаралары каралган.