Гүзәл
Мортазина Казан шәһәре Думасы Аппаратына мэрның баш эксперт-ярдәмчесе итеп
билгеләнде. Мэриянең яңа хезмәткәрен Казан мэры Илсур Метшин аппарат
киңәшмәсендә тәкъдим итте.
Гүзәл Мортазина үзенең хезмәт юлын мэриядә башлаган –
ул Торак сәясәте идарәсендә юрисконсульт булып эшләгән. Аннары берничә ел
консалтинг һәм бизнесны юридик яктан тәэмин итү өлкәсендә хезмәт иткән.
«Оештыру мәсьәләләрен, документлар әйләнешен, шулай ук
барлык бүлекчәләрнең үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеген вакытында һәм сыйфатлы итеп
хәл итүне тәэмин итү өчен яңа вазифасында аңа сәркатиплек эшен җайга салырга
туры киләчәк. Моннан тыш, федераль һәм республика структуралары белән элемтәдә
торырга кирәк булачак. Төпле белем һәм моңа кадәр тупланган тәҗрибә ярдәм итәр
дип ышанам. Яңа хезмәткәребезгә уңышлар телибез», – диде Казан мэры Илсур
Метшин.
Белешмә
Мортазина Гүзәл Илдар кызы 1996 елның 30 маенда
Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә туа.
2018 елда «бакалавр» квалификациясе белән
«Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын
тәмамлый.
2018 елның октябреннән 2019 елның мартына кадәр «Казан
шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе»
муниципаль казна учреждениесенең юридик бүлегендә юрисконсульт, баш белгеч булып
эшли.
2019 елның августыннан 2024 елның декабренә кадәр
«Ышаныч технологияләре – Консультацияләр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә
консультант, аннары тәҗрибәле консультант булып тора.
2020 елның июленнән 2021 елның апреленә кадәр өстәмә
рәвештә «ТРЕЙДСКВЕР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә юрисконсульт булып эшли.
2021 елның маеннан декабренә кадәр өстәмә рәвештә
«ФОСФОРОС АГ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә юридик бүлек башлыгы вазифасын
башкара.
2026 елның октябреннән – Казан шәһәр Думасы Аппаратында
мэрның баш эксперт-ярдәмчесе.