
Быел Казанда 8 социаль объект төзелгән, аларның икесендә эшләр киләсе елда дә дәвам итәчәк. Моннан тыш, шәһәрдә 44 социаль учреждение, шул исәптән 25 муниципаль һәм 19 республика учреждениесе торгызылган һәм яңартылган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Социаль өлкә учреждениеләрен карап тору һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.
«Саннар барысын да әйтеп тора. Күләмле сигез объектның бишендә эшләр тәмамланган, биредә кирәкле бөтен инфраструктура булдырылган. Иң мөһиме – мондый һәр яңа урын халыкка спортта яисә социаль өлкәдә үз-үзен табарга яңа мөмкинлекләр бирә, – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин. – Татарстан Хөкүмәтенә һәрьяклап булышканнары өчен рәхмәт. Бу эшләргә ун миллиард сум акча бирелде. Бу бик зур сумма, димәк, җаваплылыгы да зур, нәтиҗәсе дә, файдасы да булырга тиеш. Шуңа күрә эшне һичшиксез дәвам итәчәкбез. Әйдәгез, 2027 елга планнар кора башлыйк».
1984 елда төзелгән 89 нчы мәктәптә беренче зур төзекләндерү эшләре алып барыла
Мәгариф оешмаларын яңарту иң зур юнәлешләрнең берсе булды. «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Академик Лаврентьев урамындагы 89 нчы мәктәпне капиталь төзекләндерделәр. Бу бина 1984 елда ук салынган булган.
«Моңа кадәр мәктәп бинасында бер тапкыр да зур яңарту эшләре башкарылмаган. Эш барышында түбәнең бер өлешен һәм керү төркемен яңарттылар, җылыту системасын, тәрәзә-ишекләрне алыштырдылар. Актлар залы белән профильле кабинетлар да тулысынча үзгәрде, уку йорты өчен яңа җиһазлар һәм заманча җайланмалар урнаштырылды», – дип белдерде Илья Коротихин.
Россия Герое майор Сергей Анатольевич Ашихмин исемендәге 130 нчы мәктәпне өлешләп ремонтлау тәмамланды. Биредә эшләр 2024 елдан бирле алып барылган. Быел мәктәп биләмәсен тәртипкә китерделәр – спорт мәйданчыкларын яңарттылар һәм асфальт җәйделәр. Укучылар өчен тоткарлыклар сызыгы, йөгерү юлы, шулай ук футбол, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары ясалды. Моннан тыш, Короленко урамындагы 34 нче мәктәпнең фасады яңартылды.
Үзенчәлекле дизайн һәм өстәмә 211 урын: Казанның 11 ашханәсе яңартылды
Татарстан башкаласының 11 уку йортында ашханәләрне төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Казанның Азык-төлек һәм туклану департаменты ярдәме белән мәктәп ашханәләрендә инженерлык челтәрләре алыштырылды, җитештерү бүлмәләре һәм ашау заллары бизәлде, яңа җиһазлар белән җайланмалар куелды.
«Һәр объект өчен, уку йортының үзенчәлеген һәм юнәлешен исәпкә алып, аерым дизайн проектлары эшләнде. Нәтиҗәдә, Анатолий Иванович Чехов исемендәге 67 нче хәрби-патриотик белем бирү үзәгендә ашау заллары гардемариннар темасына бизәлде, ә өч гимназиядә милли татар мохите сакланып калды. Монда бүлмәләрнең эчке бизәлешен тарихны заманча чишелешләр аша тәэмин итүгә өстенлек бирелде», – дип билгеләп үтте докладчы.
Залларны үзгәртеп планлаштыру ярдәмендә урыннар саны 211гә артты.
Ярослав Гашек урамындагы 302 нче һәм Каштан урамындагы 415 нче балалар бакчалары тулысынча торгызылды. Бу учреждениеләрне яңарту өчен, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, федераль акчаларга республика бюджетыннан да өстәмә финанслар бүленде. Балалар бакчаларында бүлмәләр яңартылды һәм саф һавада йөрү, уеннар уйнау өчен мәйданчыклар җайлаштырылды.
Барысы өчен дә ачык һәм уңайлы: Дәрвишләр бистәсендәге 111 нче мәктәп һәм Балалар иҗат үзәге яңа таләпләргә җавап бирә
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы белем бирү мохите булдыру дәвам итә. 111 нче мәктәптә алты сыйныф төзекләндерелде. Биредә бер ресурслы һәм ике инклюзия сыйныфы оештырылды, аларда 1 нче сыйныфтан алып 7 нче сыйныфка кадәр 52 бала укый. Дәрвишләр бистәсенең Парк урамында урнашкан Балалар иҗат үзәгендә дә ремонтлауның икенче этабы тәмамланды. Әлеге үзәккә 450дән артык бала һәм яшүсмер йөри, алар арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар да бар.
Капиталь торгызудан соң Подлужная урамындагы Укытучылар йортының ачылуы әһәмиятле вакыйга булды. Китапханәләр челтәрен яңарту да читтә калмады. Побежимов урамындагы «Бердәм» китапханәсендә узган ел төзелеш һәм бизәү эшләре башкарылган иде, ә 2026 елда «Гайлә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында биредә заманча җиһазлар һәм җайланмалар урнаштырылды. Хәзер исә китапханә зурларны да, нәни укучыларны да кабул итә.
Моннан тыш, Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өч махсус мәктәпне, Дәрвишләр балалар йорт-интернатын һәм «Навигатор» Республика яшьләр, инновацияләр һәм профилактика программалары үзәген яңарттылар.
«Нармонка» балалар сәламәтләндерү лагерен үзгәртеп кору эшләре дәвам итә, ул 2027 елга кадәр исәпләнгән. Лагерь территориясендә 280 урынлык ун йокы корпусы, ашханә һәм клуб биналары салынган инде, инженерлык коммуникацияләре сузылган. Галактионов урамындагы Абдулла Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗаты сараен капиталь ремонтлау да тукталмый. Бу эшләр узган ел башланган иде. Беренче этапта бина эчен сүтү эшләре башкарылган, фундамент ныгытылган, фасад белән түбә ремонтланган, шулай ук тәрәзәләр алыштырылган. Быел исә ремонтның икенче этабы бара – инженерлык челтәрләрен алыштыралар һәм эчке бизәү эшләренә әзерлек алып баралар.
«Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә зур эшләр җәелдерелде. Республика бюджетыннан 18 нче хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлеген төзүне дәвам итү өчен акча бүлеп бирелде. Әлеге объектны 2027 елда файдалануга тапшырырга ниятлиләр», – дип сөйләде Илья Коротихин.
Моннан тыш, медицина өлкәсендәге дүрт объектта – Хәрби ветераннар госпиталендә, 18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсендә, 16 нчы һәм 12 нче Шәһәр клиник хастаханәләрендә төзекләндерү эшләре тәмамланды.
Казан шәһәрендә 91 бинада агымдагы ремонт эшләре оештырыла
2026 елда муниципаль мәгариф оешмаларының 91 бинасында агымдагы ремонт эшләре башкарылган. Алар арасында – Маршал Чуйков урамындагы 146 нчы лицей (анда фасадны һәм керү төркемнәрен төзекләндергәннәр), актлар залы үзгәртеп корылган 83 нче лицей һәм спорт залы яңартылган 149 нчы лицей бар. Ә 170 нче лицейда контроль-үткәрү пункты җиһазландырылган һәм асфальт түшәлгән. Шулай ук монда каты тышлы хоккей тартмасы һәм көч күнегүләре ясау мәйданчыгы төзегәннәр.
«Агымдагы елда 8 объектта түбәләрне катлаулы төзәтү эшләре төгәлләнде. 7 учреждениедә асфальт катламын алыштыру эшләре алып барылды. Агымдагы ясалган ремонт эшләре нәтиҗәсендә күзәтчелек органнарының 31 күрсәтмәсе һәм суд карарларының 13 пункты ябылды», – дип уртаклашты департамент директоры.
Казанда шулай ук спорт инфраструктурасын да яңарталар. «Ракета» стадионында инженерлык челтәрләрен алыштырдылар, «Ак Барс – Ракета» клубының керү өлешендәге зур коридорын, кабинетларын һәм кием алыштыру бүлмәләрен төзекләндерделәр. «Ватан» спорт комплексында баскетбол залының идән катламын яңарттылар, «Триумф»та түбәне төзәттеләр, ә «Стрела» спорт мәктәбендә һава сафландыргыч челтәре тулысынча торгызылды. Мирный торак массивындагы «Снежный барс» чана-биатлон комплексы биләмәсендә трибуналар, контроль-үткәрү пункты һәм бәдрәф урнаштырдылар.
Бондаренко урамындагы «Волна» мәктәбе территориясендә дә яңа спорт мәйданчыклары булдырылды. Биредә хоккей тартмасы, кече футбол, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары җиһазландырылды, шулай ук тышкы көч күнегүләре ясау җайланмалары урнаштырылды.
Быел шәһәрдә берничә эре спорт объекты төзелде. Порт урамында Фигуралы шуу үзәге, Гагарин урамындагы «Тасма» стадионында Җәядән ату үзәге пәйда булды. Мастерлар урамындагы «Салават Күпере» торак комплексында «ФИЗРА спорт үзәге» физик тәрбия һәм сәламәтләндерү комплексы төзелеше тәмамланды, ә Рауис Гәрәев урамында яңа Регби үзәге ачылды, ул «Стрела – Ак Барс» клубының өй аренасына әверелде.
«Физик тәрбия һәм массакүләм спортны үстерү» федераль проекты кысаларында Казанда «Рубин» клубы базасында Футболны үстерү үзәге төзелде. Комплекс спортчыларның күнегүләр ясау дәресләрен үткәрү мөмкинлеге, яшәү һәм тернәкләнү урыны бар, шулай ук төрле дәрәҗәдәге чаралар уздыру өчен кирәкле инфраструктурага ия.