Казан мэры
Илсур Метшин тәрбиячеләрне һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының барлык
хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә
оешмаларда эшләүче хезмәткәрләр көне белән котлыйм!
Көндәлек хезмәтегез
тирән белемегез, сабырлыгыгыз һәм зирәклегегез белән бәйле, баланың үзенә генә
хас үзенчәлекләрен күрә белүегез, аның беренче уңышларына ярдәм итүегез,
үз-үзенә ышаныч уята алуыгыз бәяләп бетергесез хезмәткә тиң. Сезнең ярдәмегез
белән баланың киләчәк холкы, кешеләргә мөнәсәбәте, укырга һәм иҗат итәргә
омтылышы булдырыла торган эчке рух ныклыгы тәрбияләнә.
Бүген без заманча
балалар бакчалары төзибез, төрле юнәлешләр буенча яңа түгәрәкләр, секцияләр
ачабыз, белем бирү мохитен камилләштерәбез. Һәм боларның барысының да үзәгендә
ихластан кайгыртуын, игътибарын бернинди технологияләр дә алыштыра алмый торган
гүзәл зат – тәрбияче тора.
Сезнең хезмәтегез
башкалабызның иң кечкенә кешеләренә тормышта беренче адымнарын ясарга, аларда
гаделлек, дуслык һәм җаваплылык кебек сыйфатларны үстерергә ярдәм итә. Сезнең
тарафтан безнең киләчәгебезгә нигез салына, Казан, Татарстан һәм Россия үсешенә
үз өлешләрен кертәчәк шәхесләр үсә торган кабатланмас мохит, гаҗәеп киңлек
булдырыла. Нәкъ менә шуңа күрә дә 2026 ел мәгариф системасында Мәктәпкәчә белем
бирү елы дип игълан ителде.
Үз һөнәрегезгә тугры
булуыгыз, һәр балага күңел җылысын бүләк итүегез, шәһәребезнең чәчәк атуына зур
өлеш кертүегез, халыкка хезмәт итүегез өчен чиксез рәхмәтлемен.
Сезгә нык сәламәтлек,
бәхет, уңышлар һәм илһам чишмәләрегезнең саекмавын телим! Һәр көнегез
тәрбияләнүчеләрнең мәхәббәте, аларның әти-әниләренең рәхмәте белән тулып
торсын, һәр яңа көн бары тик шатлык-куанычлар гына китерсен. Сезгә тынычлык һәм
имин көннәр!», – диелә котлауда.