14 сентябрьдә Казанда шәһәр Мэрының исемле стипендияләренә гаризалар кабул итү башлана. Әлеге бәйгедә яшьләр үзләренең фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли хезмәтләрен тәкъдим итә ала. Программа яшь талантларга ярдәм итүне күздә тота, ә Казанны үстерүгә кагылышлы иң яхшы идеяләр тормышка ашырылачак. Киңәшмәдә бәйге турында тулырак мәгълүматны Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков җиткерде.
«Дөньяның бик тиз үзгәрүен, яңа технологияләр пәйда булуын күреп торабыз, әмма кеше акылын бернәрсә дә алыштыра алмый. Мондый бәйгеләр шәһәрдәге, илдәге һәм дөньядагы тормышны яхшыртырга теләгән сәләтле яшьләрне ачыкларга ярдәм итә. Без проектлар белән шәхсән танышабыз. Әлеге проект тарихында яхшы хезмәтләр күп булды. Катнашучылар арасында безнең командага кушылучылар да, үз юлы белән китүчеләр дә бар, әмма аларның һәркайсы үз сәләтенә ия һәм дөньяны үзгәртергә омтыла. Катнашучыларның мөмкин кадәр күбрәк булуына шатланыр идек, аларны Ратушага зур канәгатьлек белән чакырып, иң уңышлыларын билгеләп үтәчәкбез», – диде Илсур Метшин.
Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны 31 октябрьгә кадәр кабул итәчәкләр. Документлар электрон рәвештә «Россия яшьләре» федераль автоматик нигездә эшләүче мәгълүмат системасы аша тапшырыла. Нигезләмә таләпләренә туры килгән катнашучылар проектларын ачык яклау этабына чакырылачак. Белгечләр комиссиясе алдында чыгыш ясаулар декабрь башына планлаштырылган.
Иҗади һәм фәнни эшләр биш төп юнәлеш буенча кабул ителә: алар арасына табигать һәм медицина фәннәре, техника һәм авыл хуҗалыгы фәннәре, социаль фәннәр, гуманитар фәннәр һәм яшьләр сәясәте кергән.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 38 иң яхшы хезмәт сайлап алыначак. Стипендия күләме катнашучының категориясенә карап билгеләнгән. Димәк, аспирантлар һәм ординаторлар өчен – 50 мең сум, югары уку йортлары студентлары һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре өчен – 35 мең сум, урта һөнәри уку йортлары студентлары өчен 30 мең сум каралган.
«Бу – үз фикерләреңне һәм тикшеренүләреңне күрсәтү, танылу алу, матди ярдәмгә лаек булу, шулай ук туган шәһәребезне үстерүгә шәхси өлеш кертү өчен кабатланмас мөмкинлек», – дип ассызыклады Дмитрий Хвостиков.
Узган ел юнәлешләр исемлеген киңәйтү яшьләр арасында зур кызыксыну уятты: барлыгы 274 гариза тапшырылды, шуларның 129 проекты ачык яклау этабына үтте. Төзүчеләр быел катнашучыларның Казан Башкарма комитеты һәм бизнес вәкилләре белән очрашулар оештырырга ниятли. Бу яшьләрнең тәкъдимнәрен шәһәр тормышында чынга ашыру эшен бер эзгә салырга ярдәм итәчәк, дип хәбәр итте Дмитрий Хвостиков.
Исемле стипендиягә конкурс мәдәният, мәгариф һәм спорт өлкәләрендә дә үткәрелә. Мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә сайлап алу этаплары быел язда ук узган – аларның һәркайсында уналтышар уналтышар стипендия иясе ачыкланган.
Спорт өлкәсендә конкурс октябрь һәм ноябрь айларында узачак.
Шәһәр Мэры, югары уку йортлары ректорлары һәм Казанның мактаулы кунаклары катнашында стипендияләр тапшыру тантанасы, гадәттәгечә, декабрь аенда Казан Ратушасында үткәреләчәк.