«Балаларыбызның җәйге ял сезонына системалы әзерлек эше дәвам итә. Без хәзерге вакытта 40 ел элек төзелгән «Нармонка» лагеренда. Шунысын дә әйтеп үтәргә кирәк: мондагы биналарның күбесе тузган хәлдә иде. Элек биредә 500 бала ял иткән. Яңа, җылытылган корпуслар ярдәмендә без сменалар санын өч тапкырга арттыра алачакбыз. Казанда яшәүче мең ярымга якын бала шушы матур табигать кочагында хозурлана алачак. Лагерьда яхшы ял өчен барысы да бар: монда заманча биналар, спорт инфраструктурасы, мәдәни үзәк, бик матур ашханә. Киләсе елга Казан балалары тагын бер төзекләндерелгән – дөресрәге, бөтенләй яңа лагерьда ял итәчәк, без аның исемен «Зилант» дип үзгәртәбез», – дип фикерләре белән уртаклашты Казан мэры Илсур Метшин.
Төзекләндерү чаралары лагерьның барлык территориясенә кагыла. 6,7 гектар мәйданда һәркайсы 28 балага исәпләнгән ун йокы бинасы, 280 урынга исәпләнгән ашханә, клуб, медицина бүлмәсе, тикшереп кертү пункты, азык-төлек һәм хуҗалык складлары һ.б. төзелә. Инженерлык челтәрләре яңартыла, территория төзекләндерелә.
Стандартлар буенча торак корпусларның барысы да бер төрле итеп эшләнә. Аларның һәрберсендә балалар өчен алты бүлмә, әйдаманнар бүлмәсе, гомуми санитар челтәр (сәламәтлеге чикле балаларны урнаштыру мөмкинлеге дә бар), пычрак керләрне кабул итү, кер юу һәм үтүкләү бүлмәләре булачак.
Лагерьның спорт инфраструктурасы да шактый бай: биредә трибунасы булган 60ка 30 метр зурлыктагы футбол кыры, волейбол һәм баскетбол өчен ике универсаль мәйданчык, воркаут-зона, хәрби-спорт каршылыклары полосасы булдырыла. Моннан тыш, ачык амфитеатр һәм сафка тезелеп басу, чаралар уздыру мәйданчыклары ясала.
2024 елда әлеге объектта 10 йокы бинасы, ашханә, клуб, медпункт һәм склад корылмасы төзелгән, шулай ук су белән тәэмин итү, агынты сулар челтәрен сузу чаралары үтәлгән. 2025 елда дүрт корпуста эчке эшләр башкарылган, ашханә, клуб һәм медпункт өчен инженерлык челтәрләре көйләнгән. Шулай ук хезмәткәрләр өчен аерым бина, тикшереп кертү пункты төзелгән, тышкы челтәрләр сузылган.
Хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре гадәти режимда алып барыла. Дүрт йокы бинасында һәм хезмәткәрләр өчен каралган аерым корпуста эчке эшләр 80%ка үтәлгән, тикшереп кертү пункты – 75%, элемтә челтәрләрен монтажлау эше 60%ка әзер. Территорияне төзекләндерү эшләре – 60%ка, тышкы электр челтәрләрен сузу һәм аны эшләтеп җибәрү 20%ка үтәлгән.
Проектны эшләүчеләр билгеләп үткәнчә, төзекләндерү барышында су басу мәсьәләсе дә хәл ителә: территория урнашкан җирне күтәрткәннәр, су агып китү юлларын ясаганнар, бу яңа биналарны су басудан саклаячак.
Киләсе елда тагын алты бинаның, ашханәнең, клубның һәм медпунктның фасадларын яңартырга, түбәсен ябарга, алардагы эчке эшләрне тәмамларга кирәк булачак. Шулай ук биредә технологик җиһазлар урнаштырылырга, территория төзекләндерелергә, спорт мәйданчыклары төзелергә тиеш.
Киләсе елда лагерьның бер өлешен: алты торак бинаны, ашханәне, медпунктны һәм тикшереп кертү пунктын ачарга ниятлиләр. Яңа үзгәрешләрдән соң биредә җәй айларында биш смена эшли башларга тиеш.
«Казанда һәм Татарстанда шәһәр яны лагерьларына бирелә торган юлламаларга ихтыяҗ зур. Ел саен юлламалар бирү саны арта: узган ел белән чагыштырганда бу елгы җәйдә әлеге күрсәткеч 1,5 меңгә арткан. Шул ук вакытта безгә буш урыннар җитми. «Нармонка»ның ачылуы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә булган йөкләнешне сизелерлек киметергә ярдәм итәчәк, балаларның күбесенә безнең лагерьларда ял итү мөмкинлеге бирәчәк», – дип аңлатты Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Дмитрий Хвостиков.
Зилант образы, заманча түтәлләр һәм кичке лагерь утлары: лагерьның яңа концепциясе хакында
Лагерь концепциясе Казан һәм шәһәрнең мифик символы булган Зилант образына нигезләнеп эшләнгән. Хәрби-патриотик һәм тарихи-туган якны өйрәнү юнәлешләренә аерым басым ясала. «Без лагерьның Казан белән бәйле булуын һәм монда баланың үз холкын ача алуын, ватанпәрвәр буларак хәрби юнәлештә үсүен телибез», – дип сөйләде Дмитрий Хвостиков.
Балалар өчен «Аҗаган», хәрби-патриотик әзерлек һәм кыр медицинасы дәресләре үткәрергә җыеналар. Программаны 7–10 сыйныф укучылары өчен аграр сменалар белән тулыландырырга телиләр – хәзерге вакытта Казан дәүләт аграр университеты белән бу хакта фикер алышулар бара. Сменада катнашучылар Татарстанның аграр хуҗалыгы мәсьәләләрен өйрәнеп, аларны хәл итү буенча проектлар эшләячәк. Лагерь киңлегендә гамәли дәресләр өчен заманча түтәлләр каралган.
Концепциянең тагын бер элементы буларак лагерьның үз талисманы эшләнә. «Уенчык отрядларга көн казанышлары: мәсәлән, тәртип, чисталык яки бәйгеләрдә җиңү яулаган өчен тапшырылачак», – диде Дмитрий Хвостиков. Территориядә шулай ук Зилант сынын урнаштырырга, аның образын исә навигациядә кулланырга җыеналар. Димәк, һәр корпусның үз исеме, символикасы булачак.
Ашханәдә дә татар мәдәнияте белән бәйле күренешләр тәкъдим ителә: өстәлләргә шул персонажлар хакында мәгълүмат язылган, татар әкиятләрендәге һәм риваять-легендаларындагы геройлар сурәтен урнаштырырга телиләр.
Биналарның тышкы бизәлеше өчен дә, эчке яктан да бертөрле төсләрне куллану тәкъдим ителә. «Ял» шәһәр үзәге директоры урынбасары Ирина Камалетдинова аңлатканча, төсләр лагерь урнашкан табигать кочагын күз алдында тотып сайланган. Бизәү эшләрендә яшел, кызгылт сары һәм көрән төсләр, фасадларны бизәгәндә агач эшләнмәләр кулланылачак.
Лагерь киңлегендә фонарьлар урнаштырыла һәм кичен биналар матур утлар белән яктыртылачак. Һәр корпус өчен аерым яктырту җайланмалары сатып алына. Төзекләндерү чаралары яшелләндерү, кече архитектура үрнәкләрен урнаштыру эшләре белән тәмамланачак. Казан мэры Илсур Метшин территорияне яшелләндерүгә аерым игътибар итәргә кушты.
Лагерьны төзекләндерү өчен өч оешма: заказ бирүче – Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе, подрядчы – «Стройпрогресс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, проектлаучы – «Казанны үстерү институты» муниципаль бюджет учреждениесе җаваплы.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук «Казанны үстерү институты» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Алексей Горбунов, Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе директорының беренче урынбасары Илдар Рәшитов, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин һәм башкалар катнашты.