Казанда сентябрь башыннан кискен респиратор вируслы инфекция һәм грипп белән авыручылар саны арта, ләкин шәһәрдә эпидемиология чиген узмаган. Соңгы ике атнада, авыруның үсеш темпы 13,2% булган, ягъни 12,8 меңгә якын очрак теркәлгән. Авыручылар саны, нигездә, олылар исәбенә арта. Шул ук вакытта 39 нчы атнада (21–27 сентябрь көннәрендә) авыручылар санының зур булмаган кимүе күзәтелгән. Бу күрсәткеч авыру үсешенең акрынаюы турында сөйли, ләкин бу әле тотрыклы кимү дигән сүз түгел, дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбедә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Ильназ Әхмәдиев.
«Тәне сауның – җаны сау. Сәламәт тормыш рәвеше алып барыгыз, үз сәламәтлегегезне һәм хезмәттәшләрегезнең хәлен саклагыз. Гриппка каршы бушлай прививка ясату – чирне кисәтүнең иң гади һәм нәтиҗәле юлы», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Грипп фәнни-тикшеренү институты мәгълүматларына караганда, 39 нчы атнада илнең барлык төбәкләрендә дә кискен респиратор вируслы инфекция һәм грипп белән авыручылар саны арткан, ләкин бу күрсәткеч атналык эпидемиология чигеннән 16,2%-ка түбәнрәк булып кала. Авыруларның күпчелек өлешен грипп булмаган, гади суык тию очраклары тәшкил итә.
Гомумән алганда, Татарстанда да бу хәл куркыныч дәрәҗәдән түбәнрәк. Ильназ Әхмәдиев билгеләп үткәнчә, 39 нчы атнада суык тидерү һәм грипп белән авыручылар саны эпидемиология бусагасыннан 26,5%-ка калыша һәм үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 25,7%-ка кадәр азрак.
Прививканы 120 меңнән артык Казан кешесе ясаткан инде
Авырулар саны арту белән беррәттән шәһәрдә прививка ясау чаралары дәвам итә. Бу эпидемиология сезонында күмәк иммунитет булдыру өчен Казанның 800 меңгә якын кешесенә, шул исәптән 204,5 мең балага прививка ясарга кирәк.
Шәһәрнең медицина оешмаларына 230 меңнән артык доза вакцина кайткан. Алар арасында «Совигрипп», «Флю-М» һәм «Ультрикс квадри» препаратлары бар. Ильназ Әхмәдиев сүзләренчә, бу дарулар үзләренең нәҗтиҗәлелеген исбатлаган. Бүгенгә Казанның 120 мең кешесе прививка ясаткан, аларның 31 меңен балалар тәшкил итә. Бу кайткан вакцинаның 79,5%-ын тәшкил итә.
«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының киләсе елга фаразлавы нигезендә, вакцинаның эчтәлеге яңартылып тора. Шунлыктан гриппка каршы прививканы ел саен ясатырга киңәш ителә», – дип ассызыклады Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.
Бу сезонда вакцинация аеруча зәгыйфь, авыру йоктыру куркынычы зур булган халык катламнарыннан башланды: алты айлык балалардан, йөклелекнең II һәм III триместрындагы хатын-кызлардан, шулай ук медицина хезмәткәрләреннән.
Шәһәр халкы өчен күчмә прививка ясау пунктлары оештырылды. 18 нче сентябрьдән 20 нче сентябрьгә кадәр сайлау участокларында 88 күчмә прививка бригадасы эшләде. Бу вакыт эчендә 8 меңнән артык кешегә вакцина ясалды. Тагын 9 меңгә якын Казан кешесе 24 нче сентябрьдән 3 нче октябрьгә кадәр метро станцияләре янында эшләгән биш күчмә пунктта прививка ясатты.
Медицина үзәкләре вәзгыятьнең катлаулануына әзер тора
Эпидемиологик вәзгыять начарайган очракта, Казан хастаханәләрендә өстәмә урыннар һәм кирәкле медицина базасы тулысынча әзерләнгән.
Суык тиюнең беренче билгеләре күренү белән, белгечләр халыкка өйдән чыкмаска, табиб чакыртырга һәм үз-үзеңә таянып дәваланудан баш тартырга киңәш итә. Шулай ук сулыш юллары гигиенасын (мәсәлән, ютәлләгәндә-төчкергәндә авызны каплауны) һәм кулларның чисталыгын сакларга кирәк.
Грипп йоктыру куркынычы аеруча зур булган төркемнәргә мәгариф оешмаларында укучылар һәм аларның хезмәткәрләре, сәламәтлек саклау, сәүдә, транспорт, коммуналь һәм социаль өлкә эшчеләре, шулай ук үз эшчәнлекләре аркасында күп кеше белән аралашучы башка затлар керә.
Гриппка каршы бушлай прививканы алдан язылмыйча гына, яшәү урыны буенча сырхауханәдә ясатырга мөмкин.
«Бу мөмкинлекне кулланып, барлык җитәкчеләрне дә үз хезмәткәрләренең сәламәтлеген һәм прививка ясатуын кайгыртырга чакырам», – дип тәмамлады сүзен Ильназ Әхмәдиев.