«Казаныбызның мәгариф өлкәсендә эшләүче хөрмәтле укытучыларыбыз,
мөгаллимнәребез һәм ветераннарыбыз!
Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм! Бу көнне без бәһасе
булмаган белем бирүчеләргә, сәләтләребезне үстерергә ярдәм итүчеләргә һәм
уңышка ирешү юлында иңнәребезгә канат куючыларга аерым бер хөрмәт, үзгә бер
җылылык белән рәхмәт белдерәбез.
Сезнең өчен укытучы һөнәре ул үз-үзен аямыйча, хәләл көчен кызганмыйча
фидакарьләрчә хезмәт итә торган эшкә әйләнгән. Үсеп килүче яшь буынны укытуга
һәм тәрбияләүгә керткән өлешегез, шәһәребезнең чәчәк атуы имтихан нәтиҗәләре,
олимпиадаларда җиңүчеләр саны белән генә бәяләнми – сезнең һәр дәресегез,
укучыларыгызга биргән киңәшләрегез баланың хәтеренә, йөрәк түренә мәңгегә
уелып, укытучы эшенә карата чын мәхәббәт һәм иртәгесе көн турында кайгырту
күрсәткече булып тора.
Казан үзенең укытучылары белән ихластан горурлана һәм һөнәри, шәхси үсеш
юлында уңайлы шартлар булдырырга омтыла. Сүз төзелгән һәм төзекләндерелгән
мәктәпләр турында гына бармый. Бу очракта үзенә тиңнәре булмаган Укытучылар
йорты, аерым бер мәгънә белән баетылган сквер һәм сезнең хезмәтегезнең лаеклы
танылуына дәлил булып тора торган Укытучыга һәйкәл дә гаять әһәмиятле эшләрдән
санала.
Мондый авыр һәм үтә җаваплы хезмәтегез, сабырлыгыгыз, битараф булмавыгыз,
зирәклегегез, һөнәрегезгә тугрылыгыгыз, шәһәр, республика һәм илебез
мәнфәгатьләрен кайгыртып кылган барлык гамәлләрегез өчен чиксез рәхмәтемне җиткерәм!
Хөрмәтле укытучылар, сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, рух ныклыгы,
илһам чишмәләрегезнең саекмавын телим! Тормышыгыз шатлыклы мизгелләргә,
хис-кичерешләргә бай булсын, укучыларның һәм ата-аналарның шат елмаюларын күреп
эшләргә язсын. Сезгә һәм якыннарыгызга имин көннәр, тынычлык телим!», – диелә
котлауда.