Казан паркларында һәм скверларында тугызынчы җәйге сезон тәмамланды.
Җәмәгать киңлекләрендә җәй буена 2160 чара үткәрелгән, аларны 1,5 миллионга
якын кеше караган. Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова
аппарат киңәшмәсендә җәйге эшчәнлеккә нәтиҗә ясады.
«Башкалабызда
төзекләндерелгән киңлекләр, парклар, скверлар, яр буйлары саны ел саен арта
бара. Болар барысы да Казанны, халыкның уңайлы мохиттә яшәвен яңа дәрәҗәгә
күтәрә. Без Казанда яшәүчеләрнең үзәктәге ял урыннары белән генә чикләнмичә,
башкалабызның төрле почмакларында табигать һәм төзекләндерелгән парклар,
скверлар белән хозурланып яшәве өчен шартлар булдыру максатын күздә тотып
эшлибез», – диде Казан мэры Илсур Метшин җәмәгать киңлекләрендә башкарыла
торган эшләр турында.
Шәһәр башлыгы шулай ук яңа һәм яңартылган паркларның,
скверларның төрле яшьтәге кешеләр белергә тиешле җәмәгать байлыгы булуын
билгеләп үтте.
«Парклар һәм скверлар дирекциясе гаять зур эш башкара
– һәм моның өчен без республика җитәкчелегенә, шул исәптән Рөстәм Нургали улы
Миңнехановка, хөкүмәтебезгә рәхмәт белдерәбез. Ел саен җәмәгать киңлекләре саны
арта бара: башкалабызда яңа парклар, скверлар булдырыла, яр буйлары заманча
итеп төзекләндерелә. Бу эштә дирекциянең Айгөл Фәрит кызы җитәкчелегендәге
командасы аеруча мөһим роль уйный – мин аларны искиткеч креатив команда дияр
идем. Ул даими эзләнү юлында, уртак максатка ирешү өчен музей бергәлекләре,
бизнес көчен берләштереп, үзара файдалы хезмәттәшлек төзи, кызыклы чаралар
уйлап таба. Бу эшнең халык белән бергә алып барылуы мөһим: ял итүнең яңа
төрләрен нәкъ менә алар тәкъдим итә ала. Шул ук вакытта паркларда иртәдән кичкә
кадәр шау-шу булмасын өчен тынычлык һәм активлык арасында алтын урталыкны табу
да бик мөһим. Дирекция моны уңышлы хәл итә. Шуңа күрә ирешелгәннәрне саклап
калырга, аларны алга таба арттырырга кирәк», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Аннары шәһәр башлыгы яшел киңлекләрдә кешеләр белән
бергә, җирле фауна вәкилләренә дә куркынычсыз һәм имин булырга тиешлегенә басым
ясады. «Алар барысы да без кыш көне елмаеп искә алачак үзгә бер җылы мохит
тудыра. Һәм без алар аркасында җәйге яңа сезонны зур түземсезлек белән көтеп
алачакбыз», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Бу елгы җәйге сезон 23 май көнне Горки-Әмәт урманында
10 мең кунак җыелган зур фестивальдән башланып киткән.
Җәй буе паркларда җанлы аралашу мәйданчыклары эшләгән.
Черек күл паркында Казан мәдәнияте һәм сәнгате белән бәйле лекцияләр
уздырылган, шулай ук җирле режиссерлар катнашында кинолар күрсәтелгән. «Галим
шәһәр кешесе» проектына лекцияләр, экскурсияләр һәм хәтта «исән калу көне»
кертелгән. «Парк каһарманнары» проекты волонтерлары биологлар, гидрологлар,
экологлар белән аралашкан. Кошларны күзәтү экскурсияләренең саны таң
калдырырлык: быел шундый 11 очрашу үткәрелгән. Шәһәр бакчачысы мәктәбе эшләгән,
«Зәңгәр күлләрне саклаучылар» проекты волонтерлары табигатьне саклау
мәсьәләләренә кагылышлы 28 чара үткәргән.
Ярдәм бульварындагы җайлаштырылган махсус чаралар
мөһим юнәлеш булып тора. Анда концертлар, бәйгенамәләр, тифлоаңлатмалар буенча
лаборатория һәм «Язмышка рәхмәтлеләр» фестивале уздырылган.
Кабан күле буенда «Тынычлык көзгесе» дип аталган аерым
концепция гамәлгә ашырылган. Биредә психологик очрашулар, музыка кичәләре
үткәрелгән. Г.Камал театры янында халык биюләренә, уеннарына багышланган «Хәрәкәттә
– бәрәкәт» остаханәләре гөрләгән, әлеге урында җәйге сезон 2500 кунак килгән
каһвә фестивале белән тәмамланган.
Парклар командасы чараларның яңа төрләрен сынап
караган. Мәсәлән, «Балыкчы бакчасы» паркында җәйге программаны кино кичәсе
форматында тәкъдим иткәннәр. «Черек күл» паркында беренче тапкыр «Хорлы
караоке» чарасы уздырылган: анда 3 мең шәһәр кешесе Миләүшә Тәминдарова
җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хорына кушылып яраткан
җырларын җырлаган. Фукс бакчасында 2 мең кеше диджей Саша Спилберг көйләрен
тыңлап, җәйге табигатьтәге иң матур күренешләрнең берсен – кояш баешын
күзәткән.
Горький исемендәге паркның 90 еллыгы тарих битләренә
җәйнең зур чарасы буларак кереп калган. Юбилей уңаеннан архитекторлар һәм
экспертлар очрашулар уздырган, истәлекле газета чыгарылган, тарихи күргәзмә
ачылган. Шулай ук биредә парк стиленә охшатып юл күрсәткечләре яңартылган,
арт-эшләнмә урнаштырылган һәм «Мәхәббәт» инсталляциясе янында күзәтү мәйданчыгы
ачылган.
Казан парклары һәм скверлары зур халыкара
фестивальләр уздыру мәйданчыгына әйләнгән
Май аенда «Нур» медиасәнгать фестивале «Черек күл»
паркында үз эшләнмәсен тәкъдим иткән, июньдә VK Fest «Казан» гаилә үзәге янына
заманча музыка сөючеләрне җыйган. Август аенда «Черек күл» паркында узган «Базарның
базары» фестиваленә ике көн эчендә 60 мең кеше килеп киткән. «Елмай» балалар
паркында җыр сәнгате белән бәйле «Яңа дулкын» яшь башкаручылар бәйгесенә
багышланган истәлекле стела һәм барельеф ачылган.
«Июль аенда «Черек күл» паркында һәм Казан Кирмәне
территориясендә өч көнлек урам театрлары фестивале узды, анда Россиянең төрле
шәһәрләреннән сигез коллектив катнашты. Фестиваль Казан урамнарында төрле
костюмнар киеп әкияти күренешләр тудырган актерлар йөрешеннән башланып китте.
Бушлай тәкъдим ителгән урам тамашаларын барлыгы 8 мең олы кеше һәм балалар
караган», – дип искә төшерде чыгыш ясаучы.
Идел буе халыкларының мәдәниятенә багышланган алтынчы
фестиваль кунакларны җирле аш-су осталары тарафыннан әзерләнгән милли ризыклар,
һөнәрчелек һәм заманча яңгыраштагы музыка белән таныштырган. Чарада махсус чакырылган кунак – җырчы Элли чыгыш ясаган.
Җәй көннәрендә җәмәгать
киңлекләрендә 220 концерт уздырылган
Җәмәгать киңлекләре сәнгать сөючеләрне үзенә җәлеп итү
ноктасына әйләнгән. Сезон дәвамында 29 хедлайнер катнашында 220 музыка
кичәсе үткәрелгән. Алар арасында Лядской бакчасында TERELYA чыгышы белән истә
калган «Октава» проекты һәм оркестрларны, күп төрле уен коралларында
уйнаучыларны берләштергән «Аксеновның джаз галәме» фестивале аеруча әһәмиятле
санала.
«Крылья Советов», «Балыкчы бакчасы» паркларында һәм
Салават күпере торак комплексы янындагы мәйданда 60 кино күрсәтелгән. Киноларны
16 мең тамашачы караган. Уңайлылык буенча әйдәп баручылар рәтендә «Елмай» паркы
кала. Биредә тамашачыларга йомшак пледлар һәм уңайлы урындыклар бирелгән.
Үз тәкъдимнәре булган шәһәр кешеләре белән
хезмәттәшлек итү дирекция эшенең мөһим өлешенә әйләнә бара. «Елмай» паркында
халык соравы буенча иҗади лабораторияләр (театр, хор, анимация юнәлешләре) һәм
тулысынча Яшүсмерләр дирекциясе катнашучылары тарафыннан оештырылган
«Каникулларның тәмен белеп кал!» фестивале уздырылган.
«Архидети» проекты кысаларында 51 гаилә өч көн эчендә «Балачак хәзинәләре»
темасына кагылышлы дүрт архитектура эшләнмәсе ясаган. Алар җәй ахырына кадәр
паркны бизәп торган.
«Стрит-арт фест»та балалар рәссам Тимур Микулишный
белән бергә 16 барельеф ясаган. Аларны хәзер шәһәрнең 10 паркында табарга була.
Горки-Әмәт урманында «Урман дуслары» проекты кысаларында рәссамнар Аделина
Габдрәшитова һәм Аделина Абдуллина агачларга 10 керамик «душ» урнаштырган.
Горький исемендәге паркта шәһәр халкы остаханәләрдә
пыяла мозаика ярдәмендә үз куллары белән арт-объектны бизәгән. Проект Күрше.
Мирас гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылган.
Җәй буена паркларда 1000нән артык бушлай күнекмәләр:
йога, йөгерү, паркур, кроссфит, зумба кебек халык арасында аеруча популяр спорт
чаралары үткәрелгән.
Җәйге чорга дип алты парктагы
җиһазлар алыштырылган
Лядской бакчасына һәм Җиңү паркына яңа тренажерлар
куелган, Мир урамындагы паркка һәм «Континент» паркына яңа уен комплекслары
урнаштырылган, «Ак Чәчәкләр» бульварында өч яңа батутта сикерергә, «Крылья
Советов» паркында ике таганда атынырга була. Горки-Әмәт урманына түгәрәк
таганлы, «Крестики-нолики» модуле һәм интерактив элементлары булган яңа уен
комплексы урнаштырылган.
Ленин бакчасына керү юлында да күптән көтелгән яңалыклар: биредә агачлар һәм куаклар утыртылган, кече
архитектура үрнәкләре урнаштырылган, заманча яктырта торган утлар өстәлгән,
шулай ук паркка керү юлын уңайлы һәм имин итү өчен транспорт схемасы
үзгәртелгән.
«Ярдәм» бульварын төзекләндерү буенча өченче чираттагы
эшләр тәмамланган: анда агач түшәмә җәелгән, күзәтү мәйданчыклары,
аз хәрәкәтләнүчеләр өчен киң велосипед юлы ясалган, шулай ук сулык
чистартылган.
Кабан күле буенда – Нурсолтан Назарбаев урамыннан
Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәленә кадәрге киңлекне үзгәртеп яңарту чаралары күл
тирәсендә бердәм җәяүлеләр юлын булдыру эше белән тәмамланган.
Кабан күле буендагы яңа павильонда камера чаралары бара: биредә Г.Камал
театрының архив спектакльләре күрсәтелә, аралашу клублары, винил кичәләре
оештырыла. Павильонда күл тарихы белән таныштыра торган «Тарих көзгесе»
аудиогидын алырга була.
«Без миллион дус таптык. Алар безне паркларда шат елмаюлары белән
сөендерде, – диде Айгөл Латыйпова. – Бу елгы җәйне матур иткән шәһәр халкына,
башкала кунакларына, партнерларга һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерәбез».