Казанның Идел
буе районында урнашкан 33 нче хәрби шәһәрчектә, төзелеш эшләре тәмамланганнан
соң, блок-модуль төрендәге яңа котельня (БМК) файдалануга тапшырылды. Ул 3,3
меңнән артык кеше яши торган күпфатирлы 11 йортны, тулай торакны җылылык һәм
кайнар су белән тәэмин итәчәк. Әлеге корылма 25 ел эшләрлек итеп төзелгән. Сафка
бастырылган яңа котельняны Казан мэры Илсур Метшин карап кайтты.
«1988 елда төзелгән иске ведомство котельнясына
алмашка яңа, югары нәтиҗәләр күрсәтергә сәләтле блок-модуль төрендәге котельня
сафка бастырылды. Ул инде файдалануга тапшырылган һәм 11 торак йортны, тулай
торакны – 3,3 мең кешене җылылык белән тәэмин итә. Шунысы мөһим, проектны
уйлаганда без биредә алып барылачак төзелеш эшләрен исәпкә алып, корылманың
куәтлелеген 50%-ка арттырдык, – диде Казан мэры. – Башкала халкының
фатирларында җылы булсын өчен көчтән килгәннең барын да эшләдек. Җылылык
белән тәэмин итә торган оешмалар ягып җылыту сезонына ныклап әзерләнде –
Казанда җылылык белән тәэмин итү эшчәнлеге аварияләрсез узсын өчен, кисәтүләрне
булдырмый калу максатыннан зур әзерлек эшләре башкарылды, челтәрләр капиталь
төзекләндерелде, яңа торбалар сузылды».
Моңа кадәр әлеге микрорайонны
хәрби частьтәге ведомство котельнясы җылылык белән тәэмин иткән. 38 ел эшләү
дәверендә пар казаннары шактый тузган, алар авария хәлендә дип табылган.
Кыш көннәрендә корылманың сафтан чыгу куркынычы зур булганга, яңасын төзү
турында карар кабул ителгән. Ул «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте балансына
куелган.
Котельняның егәрлеге – 10,5 МВт
(9,0 Гкал/сәг), хәзерге вакытта ул 5,04 МВт йөкләнеш белән эшли, ягъни корылманың
тулы егәрлегенең 48% тирәсе кулланыла. Алдан уйлап тиешеннән көчлерәк итеп
эшләнгәнгә күрә, киләчәктә яңа объектларны, аерым алганда, төзелергә тиешле ике
балалар бакчасын әлеге котельняга тоташтырып булачак.
Яңа җылылык челтәрләренең
озынлыгы 800 метр тирәсе. Җылылык тарата торган җайланмаларның максималь
температурасы – 95 градус.
Пар казаннары бинасы йомык цикл принцибы буенча автомат рәвештә эшли: һава
температурасын билгели торган тышкы җайланма температураны ачыклаганнан соң,
үзәк тикшергеч мәгълүматларны эшкәртә һәм командаларны, җайланманың эшенә
төзәтмәләр кертә торган башкарма механизмнарга тапшыра. Әлеге күренеш,
операторның даими катнашыннан башка, кирәкле температураны һәм басымны
сакларга, куркынычсызлыкны тәэмин итәргә, ягулыкны тиешенчә генә кулланырга
ярдәм итә. Казанда 153 объектның 78е шундый система белән җиһазландырылган.
Челтәрнең автомат рәвештә эшләвенә карамастан, «Казэнерго» акционерлык
җәмгыяте предприятиесе белгечләре җайланмаларның торышын даими күзәтеп һәм
күрсәткечләрне чагыштырып тора.
Яңа котельнядагы җайланмаларның 95%ка якыны – үзебездә җитештерелгән эшләнмәләр. Соңгы елларда Россия
җитештерүчеләре кирәкле эшләнмәләр ясау эшен оста итеп оештыра алган –
элегрәк пар казаннары бинасында файдаланыла торган җайланмаларның якынча 60%-ы
гына безнең илдә ясалган булган.
Казанда җылылык белән тәэмин итә торган 153 объект: 126 котельня һәм 27
үзәк-җылылык пункты «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте карамагында санала.
«Казэнерго» оешмасы уртача алганда елына берәр яңа котельня төзи. Агымдагы елда
Октябрьнең 10 еллыгы урамында блок-модуль төрендәге корылма сафка бастырылган.
Хәзерге вакытта яңа котельня Бутлеров урамында төзелә, эшләрне Яңа елга кадәр
тәмамларга ниятлиләр.
Казанда ягу сезоны 1 октябрьдә башланды. 49 социаль
учреждениегә: 41 мәгариф оешмасына һәм сигез дәвалау учреждениесенә вакытыннан
алда җылылык бирелгән. Хәзерге вакытта 5 574 йортның 5 054е (91%), 878 социаль
учреждениенең 833е (95%) җылылык белән тәэмин ителгән.
Ягып җылыту сезонына әзерлек кысаларында казаннарны
алыштыру эшчәнлеге буенча «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте тарафыннан җиде
котельня төзекләндерелгән, 14 чакрым озынлыктагы челтәр яңартылган. «Татэнерго»
акционерлык җәмгыяте филиалы булган Казан җылылык челтәрләре тарафыннан 22,8
чакрым озынлыктагы үзәк торбаүткәргечләр үзгәртелгән һәм капиталь
төзекләндерелгән.