Мирный торак массивының Новосельская
урамында урнашкан яңа ат спорты комплексын төзү эшләре дәвам итә. Әлеге спорт
инфраструктурасы сәламәтлеге чикле балалар шөгыльләнерлек итеп төзелә.
Проектның беренче этабындагы эшләр 85%-ка башкарылган. Биредә иппотерапия өчен
манеж ясала, алай гына да түгел, комплексны хайваннарны карау өчен алдынгы
җайланмалар белән җиһазландырырга, атлар өчен хәтта солярий алырга җыеналар.
Объекттагы эшләрнең барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.
Каршылыксыз манеж: киңлек сәламәтлеге
чикле балаларның мөмкинлекләрен исәпкә алып җайлаштырыла
Ат спорты комплексын төзү эшләре ике этапка бүлеп алып
барыла. Беренче чираттагы эшләр буенча иппотерапия өчен 3 мең квадрат метр
мәйданлы манеж төзелә. Аңа әле тагы 60 атка исәпләнгән ике ат абзары да
тоташтырыла. Шулай ук территориядә кирәкле инженерлык инфраструктурасы, азык
һәм инвентарь саклау урыннары булдырыла.
Илсур Метшин яңа комплексның спорт базасы булуы белән
бергә, туристларны җәлеп итәрдәй киңлек итеп эшләнүен дә ассызыклады. «Без
башкалабызга килергә теләүче туристлар санын 7 миллионга кадәр җиткерү бурычын
куябыз, моның өчен кунакларны җәлеп итәрдәй яңа нокталар кирәк. Мирный
бистәсендә без дөньякүләм әһәмияткә ия заманча ат спорты комплексы булдырырга
ниятлибез. Төзелеш эшләре план буенча бара, – диде мэр. – Үзәкнең Матюшино
урманына якын булуы төрле озынлыктагы җәяүлеләр юлын төзергә ярдәм итә. Бу
шәһәрнең туристлык тармагын сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк».
Илсур Метшин ат спорты комплексының Күчмә халык
уеннарына әзерлек чаралары вакытында кулланырлык итеп төзелүен, шул исәптән башкалага ярышлар
өчен алып киленгән атларны тоту өчен дә файдаланылачагын
билгеләп үтте.
Проектның инклюзия юнәлешен алга сөрүе аның төп
үзенчәлеге булып тора. Бина сәламәтлеге чикле балаларның мөмкинлекләрен исәпкә
алып проектланган: корылманың эчке ягына баскычлар куелмаган, чишенү
бүлмәләреннән манежга бару юллары каршылыксыз итеп уйланылган. Комплекста
чишенү һәм юыну бүлмәләре, җайлаштырылган санитар челтәрләр, белгечләр өчен
аерым кабинетлар каралган.
«Ат спорты безнең республика өчен аерым әһәмияткә ия
юнәлеш. Без спортның бу төрен үстерү ягында. Әмма бу очракта башка ат спорты
комплексларыннан аермалы буларак, инклюзиягә басым ясалды – балалар һәм
яшүсмерләр биредә башка яшьтәшләре белән бертигез дәрәҗәдә шөгыльләнә алачак»,
– дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Солярий, атларны юындыру
мәйданчыклары, туфрактагы дымны саклау системасы: комплекста хайваннарны заманча карау
мөмкинлекләре булдырыла
Беренче чираттагы төзелеш эшләре кысаларында комплекста
терлекләрне карау өчен алдынгы җайланмалар белән тәэмин итүгә аерым игътибар
бирелә. Аерым алганда, проект буенча атларны юу мәйданчыгы, дагалау
урыннары, печән һәм ашлык саклау җайланмалары булган азык цехы, хәтта
терлекләрне юындырганнан соң аларны киптерү өчен солярийлар әзерләнә.
Манеждагы күнекмәләр мәйданчыгына автомат рәвештә эшли
торган системасы булган профессиональ өслек җәелә. Әлеге система, ихтыяҗ булган
очракта, коры һава шартларында туфрактагы дымны саклау өчен су сиптерә,
яңгырдан яки сипкәннән соң туфракта артык су хасил булган очракта, махсус
дренаж насослары ярдәмендә аннан автомат рәвештә суны суырып ала. Әлеге
технология туфракның тыгызлануын булдырмый кала. Тигез һәм сыгылмалы өслек
дәресләр өчен уңай шартлар тудыру белән бергә, атның тоякларын да саклый.
Илсур Метшин араннарны да карап чыкты. Араннардагы
идәннәргә һәм стеналарга атларның имгәнү куркынычын киметә торган су үткәрмәүче
махсус капланма сайлаганнар. Әлегә идән буласы мәйданга бетон агызылган,
тәрәзәләр һәм аран ишекләре куелган, аерым бүлмәләргә плиткалар сыланган. Шулай
ук беренче тагараклар, су эчертү урыннары ясалган.
«Без илдә әйдәп баручы ат спорты
үзәкләренең берсе
булачакбыз»
Икенче чираттагы төзелеш эшләре буенча 5 мең квадрат
метр мәйданга исәпләнгән ике катлы ябык манеж төзергә җыеналар. Бу каршылыклары
булган мәйданны сикереп чыгу (конкур) һәм башка ат спорты төрләре буенча
күнекмәләр, ярышлар уздыру өчен күпфункцияле мәйданчык булачак. Шулай ук
территориядә атлар өчен махсус өч тренажер, ярышларда катнашучыларның үз
чыгышлары алдыннан аерым әзерләнү мәйданчыгы һәм комплекс кунаклары өчен
заманча үзәк булдырылачак. «Манеж – ул проектның үзәк звеносы. Аны файдалануга
тапшыру белән без биредә төбәк, округ әһәмиятендәге һәм Россия күләмендәге
турнирларны үткәрә алабыз, – дип ассызыклады ат спорты комплексы директоры
Илнур Гафиятов. – Уйланылган гамәлләребезне тулысынча тормышка ашыра алсак, без
илдә әйдәп баручы ат спорты үзәкләренең берсе булачакбыз. Бу Идел буе ат спортын сыйфат
ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк».
Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы
Марат Сәмигулин проект эшләре барышында архитектура зәвыге һәм гамәли
функциональлек арасында алтын урталык табылуын билгеләп үтте. «Без мондый
объектларны булдыруның иң яхшы тәҗрибәләрен җентекләп анализладык. Безнең
комплекс уңайлы һәм техник яктан бик отышлы булачак: биредә эшләүче
хезмәткәрләргә, кунакларга, иң мөһиме хайваннарга уңайлы шартлар булдыру
максатыннан планлаштыру эшендә вак-төяккә кадәр уйланылды», – дип сүзен
йомгаклады Марат Сәмигулин.
Мирный бистәсендәге ат спорты клубы 2007 елда ачылган. Хәзерге вакытта 26
гектардан артык мәйданда ат абзарларын, котельняны, азык саклау урыннарын,
заманча иппоүзәкне күрергә була. Хуҗалыкта төрле токымнан булган 64 ат яши.
Араларында чиста гарәп, инглиз, ганновер, голштин, Австрия токымлы атлар һәм
пони бар.
Клуб төп биш юнәлешне – каршылыклары булган мәйданны сикереп чыгу
(конкур), атта оста йөрү һәм спортның олимпия төре саналучы җигүле атта
йөрү, өч көрәш һәм ипповенция төрләрен үстерә. Комплекска көн саен 100дән 120гә
кадәр кеше килә, алар арасында профессиональ спортчылар да, хайваннар белән
аралашырга теләүчеләр дә бар. Клубта дәресләрне махсус квалификациясе булган
җиде инструктор алып бара. Ат спорты комплексы базасында мөмкинлекләре чикле
балалар өчен махсус программалар эшләнә. Үз селекция хуҗалыгын булдыру клуб
үсеше өчен тагы да әһәмиятле эш санала. Хәзерге вакытта биредә бияләр һәм
нәселле айгырлар төркеме булдырылган.