
Бүген Казан Ратушасында медицина өлкәсендә үрнәк булган табиблар нәселләрен олылау тантанасы узды. Казан мэры Илсур Метшин берничә буын буе гомерләрен фәнгә һәм сәламәтлек саклауга багышлаган тугыз гаиләгә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле сынташлар тапшырды.
Шәһәр башлыгы залда җыелган кунакларга мөрәҗәгать итте һәм Казанда табиблар нәселләрен олылауның күркәм бер гадәткә әверелүен ассызыклады. «Бүген без үз эшенә тугры булган һөнәр ияләрен генә түгел, ә медицинаны чын мәгънәсендә гаилә эшенә, буыннар хезмәтенә әйләндергән кешеләрне хөрмәтлибез. Нәкъ менә шушы сыйфат сезне аерып тора да инде. Нәтиҗәдә, Казан – халкының сәламәтлеге һәм иминлеге турында чын күңелдән кайгыртучы шәһәр булып кала. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, буыннардан килгән тәҗрибәгез һәм заманча дәвалау ысулларын куллануыгыз аркасында шәһәрнең сәламәтлек саклау системасы өзлексез үсә һәм елдан-ел нәтиҗәлерәк була бара», – диде Илсур Метшин.
Мэр шулай ук медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшырту һәм табиблык учреждениеләрен үстерү юнәлешендә башкарылган эшләргә дә тукталды. Казанда яңа медицина үзәкләре, хастаханәләр һәм сырхауханәләр төзелә, ә эшләп килгәннәре төзекләндерелә. Илкүләм проектлар, Татарстан Хөкүмәте һәм республика рәисе ярдәме белән, 2025 елда шәһәрдәге иң зур сырхауханә – «Салават Күпере» торак комплексындагы клиника, шулай ук «Весна» һәм «Идел буе киңлекләре» комплексларында яңа сырхауханәләр ачылды. Моннан тыш, Вишневка бистәсендә гомуми гамәлият табибы һәм педиатр үзәге үз ишекләрен ачты.
«Казанда барлык кирәкле шартлар тудырыла, ләкин иң заманча җиһазландырылган хастаханә яки сырхауханә дә кеше гомерен һәм сәламәтлеген һәммәсеннән өстен куючы медицина хезмәткәрләре килгәч кенә тулы куәткә эшли һәм файда китерә башлый», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Мэр табиблар гаиләсендә буыннар чылбырының никадәр мөһим булуына аерым тукталды. Ул кайбер гаиләләрнең уртак хезмәт стажы берничә йөз елга җитүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта, һөнәри осталык белән бергә, буыннан-буынга шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек һәм сабырлык кебек сыйфатлар да күчә. Метшин сүзләренчә, мондый сыйфатларга институтта өйрәнеп булмый – алар иң элек гаиләдә сеңдерелә.
«Һәркайсыгыз яшьләр, эшкә яңа керешкән табиблар өчен үрнәк булып тора. Сез яшь буын өчен кешеләр күңелендә тирән һәм күркәм эз калдыру үрнәге булып торасыз; сезгә карап, алар һөнәри тугрылыкны һәм осталыкны буыннардан-буынга иң кыйммәтле мирас итеп тапшыруның асылын аңлый», – диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы үзенең чыгышын тәмамлап, медицина хезмәткәрләренә кешелеккә фидакарьләрчә хезмәт иткәннәре, сәламәтлек саклау системасын ныгытуга һәм Казан медицина мәктәбенең күркәм гадәтләрен саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Ул бүгенге яшь белгечләрнең дә вакыт узу белән әлеге гаилә традициясен дәвам итәрләр һәм табиб һөнәрен сайлаган балаларын, оныкларын да шундый тантаналарга алып килерләр, дигән өметен җиткерде.
Бүләкләү тантанасында шулай ук Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев та катнашты.
«Бу залда шулкадәр таныш, хәтта үз туганнарыбыз кебек якын белгечләрне күрү бик куанычлы. Бүген биредә тугыз нәсел җыелган: алар арасында сәламәтлек саклау өлкәсенең атказанган хезмәткәрләре, тармак ветераннары һәм, әлбәттә, якын киләчәктә безнең сафларга басачак балалар һәм яшүсмерләр бар. Без моңа бик өметләнәбез», – дип билгеләп үтте Альмир Абашев.
Ул шулай ук шәһәр мэрына һәм Казан командасына шушындый олы бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәт әйтте.
«Бүген мин табиблар нәселенең тарихын өйрәндем һәм кайбер гаиләләрнең гомуми эш стажы 500 елдан артып китүен күрдем. Күз алдына китерәсезме, никадәр табиб үз кулларының һәм йөрәкләренең җылысын Казанда һәм Татарстанда яшәүче кешеләргә бирә? 500 ел – бу әле тарихчылар төгәл өйрәнә һәм исәпли алган өлеше генә. Алдагы буыннарда да безнең җирдә кешеләрне дәвалауга гомерен багышлап, аларга күңел җылысын өләшкән табиблар тагын да күбрәк булгандыр, мөгаен», – дип сүзен тәмамлады министр һәм җыелучыларны бүгенге вакыйга белән котлап, яңа җиңүләр теләде.
«Бу бүләк бер кешенеке генә түгел, ул – бөтен команданыкы – көне-төне авыруның караваты янында булганнарга, өйрәткән һәм ярдәм иткәннәргә, тәҗрибә уртаклашкан һәм бер-берсенә рухи терәк булган табибларныкы»
Казан мэрының Рәхмәт хатларына һәм истәлекле сынташларына Гатиннар, Салиховлар, Курочкиннар-Ерзиннар, Шәйхразиевлар, Табакчи–Акчурин–Попков–Поповлар, Пикуза, Мельников–Марченко–Маненковлар, Ивановлар, шулай ук Федотов–Казаринов–Девятовлар нәселе лаек булды.
Иң озын буыннар тарихы арасында Гатиннар гаиләсенең табиблар нәселе бар. Аларның гомуми медицина стажы 585 елдан артып китә. Бу нәселгә нигез салучы – гаиләдә барысы да ихтирам белән «бабай» дип йөрткән Фәтыйх Нуруллин. Ул 1949 елдан 1979 елга кадәр Чирмешән районында фельдшер-акушерлык пункты җитәкчесе булып эшләгән. Сугыштан соңгы авыр еллар булганга, бер белгечкә берьюлы берничә эшне башкарырга туры килгән: Фәтыйх Нуруллин авыл халкына фельдшер да, гомуми белгеч табибы да, теш врачы һәм акушер да булып ярдәм иткән. Соңрак ул Яшел Үзән районына күчкән һәм 1991 елга кадәр ашыгыч ярдәм фельдшеры булып хезмәт иткән.
Әлеге нәселнең икенче буынын аның балалары, шул исәптән Фоат Гатин дәвам итә. Ул үз юлын Яшел Үзән үзәк хастаханәсендә табиб-уролог булып башлаган һәм медицина учреждениеләре җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. 1999 елдан 2010 елга кадәр Республика клиник психиатрия хастаханәсенең баш табибы булган.
Аның эшчәнлегендәге иң мөһим юнәлешләрнең берсе – Татарстанда психиатрия белемен үстерү. Фоат Гатин Казан дәүләт медицина академиясендә психиатрия һәм суд-психиатрия экспертизасы кафедрасын оештыру башлангычында торган. Шуның нәтиҗәсендә Казан шәһәрендә суд-психиатрия экспертларын әзерли башлаганнар (элек мондый укулар Мәскәүдә генә уздырылган). Фидакарь хезмәте өчен Фоат Гатинга Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы исемнәре бирелгән.
Табиблар нәселен аның хәләл җефете Дилбәр Гатина да дәвам итә – ул табиб-невролог, Татарстанның атказанган табибы. Сәламәтлек саклау системасында эшләгәннән соң, ул «Наратлык» шифаханәсен җитәкли башлый һәм бүгенге көндә дә әлеге урынны уңышлы алып бара. Шифаханә Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре халкына үз сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итә.
Өченче буын вәкиле булып аларның улы Эльмир Гатин тора. Ул Республика психиатрия хастаханәсендә баш табиб урынбасары һәм суд-психиатрия эксперты булып хезмәт итә. Аның иптәше дә әлеге учреждениедә эшли, ул бүлекчә мөдире вазыйфасын башкара.
Бүләкләнүчеләр арасында уртак һөнәри стажлары 400 елдан артып киткән Салиховлар нәселе вәкилләре бар. Гаилә тарихы 1938 елда Саратов медицина институтын тәмамлаган Сәгыйдә Салиховадан башланып китә. Ул озак еллар Казан кардиология диспансерының кардиология бүлеген җитәкләгән һәм «Атказанган табиб» исеменә лаек булган.
Аның туганнары медицина һөнәрен дәвам иткән. Сәгыйдә Салихованың бертуган сеңлесе озак еллар «Татарстан-курорт» идарәчесе урынбасары вазыйфасын башкарган. Республика сәламәтлек саклау өлкәсенә Сәгыйдә улы – Илдар Салихов зур өлеш керткән. 1970 нче елларда ул Яр Чаллының медицина хезмәтен аякка бастыруда катнашкан. Соңрак госпиталь терапиясе кафедрасын җитәкләгән һәм Республика клиник хастаханәсенең терапия хезмәтен булдыруда катнашкан. Илдар Салихов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-хәбәрчесе, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы, Россия Ревматологлар ассоциациясе вице-президенты, фән өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, шулай ук берничә буын табибларның остазы булган.
Аның хатыны да табиб булып эшләгән. Һөнәри эстафетаны аларның балалары дәвам итә. Өченче буын вәкиле Диана Абдулганиева Казан дәүләт медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасын җитәкли, профессор һәм медицина фәннәре докторы булып тора, Республика клиник хастаханәсенең терапия клиникасы белән җитәкчелек итә.
Аның бертуган сеңлесе Ләйсән Мясоутова да үз тормышын медицина белән бәйли. Ул – Татарстан Республикасының атказанган табибы һәм 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасындагы И.Г.Салихов исемендәге Казан ревматология үзәгенең амбулатория хезмәтен җитәкли.
Бүгенге көндә нәселнең инде дүртенче буын вәкилләре әлеге һөнәрдә хезмәтне дәвам итә: алар арасында гамәли табиблар, шулай ук медицина югары уку йортлары студентлары бар.
Тантанада билгеләп үтелгән тагын бер гаилә тарихы – 300 елга барып тоташкан Шәйхразиевлар нәселе. Аңа нигез салучы дип Бөек Ватан сугышы елларында санитар булып хезмәт иткән Шәйхри Шәйхразиевны саныйлар. Фронтта ул офицерның гомерен саклап калган һәм орден белән бүләкләнгән.
Нәселне аның улы Мизхәт Шәйхразиев дәвам иткән. Ул Казан университетын тәмамлаган һәм табиб-уролог булып киткән. Юллама буенча һөнәри эшчәнлеген Чистайда табиб-хирург булып башлаган һәм анда өч ел эшләгән. Соңрак Казанга күченгән, урология юнәлеше буенча ординатура тәмамлаган һәм Баку, Киев, Минск шәһәрләрендә укып, квалификациясен күтәрүне дәвам иткән.
Казанда Мизхәт Шәйхразиев озак еллар Вишневский клиникасының урология бүлеген җитәкләгән, аннары Тимер юл хастаханәсенең урология бүлеге мөдире булып эшләгән. Соңрак ул 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә табиб-уролог булып хезмәт иткән.
Аның хатыны Венера Исмәгыйл кызы Түбән Кама һәм Чистай тире-венерология диспансерларының баш табибы булып эшләгән, аннары Республика клиник хастаханәсенең тире-венерология диспансерында бүлек җитәкләгән. Озак вакыт дерматовенерология кафедрасында укыткан, ә соңрак поликлиника мөдире һәм табиб-дерматолог булып эшләгән.
Өченче буынны Булат Шәйхразиев тәкъдим итә – ул югары квалификация категорияле табиб-уролог, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штабтан тыш урологы. 2003 елдан 2013 елга кадәр ул бөер күчереп утырту бүлегендә табиб-уролог булып эшләгән, ә 2013 елдан урология бүлегендә эшчәнлеген дәвам итә. Бүген ул клиник практиканы республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штабтан тыш белгече сыйфатындагы оештыру эше белән бергә алып бара.
«Бу бүләк – һөнәребезгә, хезмәтебезгә һәм гаилә традицияләренә хезмәттәшләребез тарафыннан күрсәтелгән зур хөрмәт. Ул бер кешегә генә түгел, ә бөтен командага – көне-төне авыруның караваты янында булганнарга, өйрәткән һәм ярдәм иткәннәргә, тәҗрибә уртаклашкан һәм бер-берсенә рухи терәк булганнарга бирелә. Табиб – бу һөнәр генә түгел, бу яшәү рәвеше, безнең гаиләләрдә буыннан-буынга күчә торган hөнәри бурыч. Без һәрвакыт үз традицияләребез белән горурланабыз һәм аларны саклыйбыз: эштә намуслылык һәм авыруларга хөрмәт, гел белемгә омтылу һәм бер-береңә ярдәм итәргә әзер булу. Һәм иң мөһиме, балаларыбыз, без кайчандыр әти-әниләребезгә карап адым ясаган кебек, безнең эзебездән бара», – дип билгеләп үтте үз чыгышында Булат Шәйхразиев.
Бүген нәселне дүртенче буын дәвам итә. Булат Шәйхразиевның өлкән кызы Алинә медицина институтын кызыл дипломга тәмамлаган һәм хәзерге вакытта терапия буенча ординатурада укый. Икенче кызы Диана стоматология факультетының беренче курсында белем ала.