«Казэнерго» 2027 елда 10 чакрымга якын җылылык челтәрен яңартырга, биш казанны алыштырырга һәм системаның башка җиһазларын яңатырга ниятли. Бу эшләр оешманың инвестиция һәм ремонт программасы нигезендә башкарылачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә предприятиенең генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов белдерде.
«Казэнерго» Казан халкының дүрттән бер өлешенә диярлек хезмәт күрсәтә – җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итә. Биредә коммуналь өлкә хезмәткәрләренең алтын кагыйдәсе эшли: әгәр дә без аларның хезмәтен сизмибез икән, димәк, эш гадәттән тыш хәлләрсез, сыйфатлы һәм һөнәри дәрәҗәдә башкарыла. Безнең өчен бу – аларның осталыгын күрсәтүче төп билге. Шул ук вакытта, туксанынчы еллардан калган катлаулы җиһазлар һәм еллар дәвамында таушалган, искергән, төзәтү-төзекләндерү эшләре тимәгән урыннар күп. Бу мәсьәләне «Казэнерго» да, шәһәр дә, башка төбәкләр дә аерым хәл итә алмый дип берничә тапкыр әйтеп үттек инде. Монда федераль программа кирәк. Шулай да «Казэнерго» кул кушырып утырмый: казанлыклар даими рәвештә яңартыла, тузган торбалар алыштырыла», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Оешма планнарында 10 казанлык бинасын, бер үзәк җылылык пунктын һәм биш төтен торбасын үзгәртеп кору бар. Моннан тыш, 38 төрле энергетика җиһазын, казаннарның ике автоматлаштырылган системасын, ике газ көйләү җайланмасын һәм суны химик ысул белән чистарта торган ике корылманы яңасына алыштыру күздә тотыла.
Эшнең аерым бер юнәлеше җылылык бирү объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле. Программада «Казэнерго» инфраструктурасының сакланышын һәм физик куркынычсызлыгын арттыру чаралары күздә тотылган.
Яңарту планнары предприятиенең җылылык-энергетика инфраструктурасы нык тузуына нигезләнгән. 705 чакрым җылылык челтәренең яртысы 25 елдан артык кулланыла. Бу очракта, торбаларның алга таба тагын да тузуына юл куймас өчен, ел саен аларның гомуми озынлыгының ким дигәндә 4 процентын, ә җыелган техник кимчелекләрен киметү өчен 7–9 процентын алмаштырып торырга кирәк.
Казанлык җиһазлары да искерә. «Казэнерго» карамагындагы 365 казанның 70 процентка якыны 15 елдан артык хезмәт итә, ә 60ка якын казанны кичекмәстән яңасына алыштырырга кирәк.
«Казэнерго» коммуналь инфраструктураны яңарту программасында катнашуга гариза тапшырган. Әлеге проект җылылык челтәрләрен, казанлык җиһазларын һәм кайнар су белән тәэмин итү системасын яңарту буенча кичекмәстән башкарылырга тиешле тугыз чараны үз эченә ала.
Аерым алганда, оешма үз карамагындагы 5 чакрымга якын тузган җылылык челтәрен һәм муниципаль милектә булган тагын 7 чакрымлап торбаны алыштырырга планлаштыра. Шулай ук Сыртланова урамындагы 27 нче йорт адресы буенча урнашкан казанлыкта ике казанны яңасына алыштыру ниятләнә.
Кайнар су белән тәэмин итү системасын заманчалаштыру кысаларында, кулланучылар биналарында 33 аерым җылылык пункты урнаштыру каралган. Бу исә 9 чакрымлык кайнар су челтәрен һәм алты үзәк җылылык пунктын кулланудан чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.