Татарстанда беренче тавыш бирү көне «Казан» гаилә үзәге янында узган зур
«Яшьләр вакыты» фестивале белән тәмамланды. Шәһәр халкы өчен дистәләгән
интерактив мәйданчыклар, остаханәләр, спорт уеннары әзерләнгән иде. Кичен
фестивальгә килүчеләр Татарстан артистларын һәм махсус чакырылган кунак – The
Hatters төркемен тыңлап ял итте. Әлеге киңлеккә җыелган яшьләр алдында
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.
«Сезне
символик мәгънәгә ия «Яшьләр вакыты» фестивалендә сәламләвемә чиксез шатмын. Ул
республикабызның төрле шәһәрләре һәм районнары мәйданчыгында җәмгыятебезнең иң
актив өлешен – дистәләгән мең студентны, укучыларны берләштерде. Бүген бөтен
Татарстанда студент елларының күркәм башлангычы булган Беренче курс студенты
көне кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Бу һәр кеше тормышында иң якты
хатирәләргә бай вакыт – студент еллары үзенең кыю фикерләре, чын дуслары һәм
беренче зур җиңүләре белән кадерле», – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында
Рөстәм Миңнеханов.
Ул студентларны бәйрәм белән котлады һәм аларның
күбесе өчен бу көннең сайлауларда катнашу буенча беренче тәҗрибәсе булуын
билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан яшьләренең бердәм булуына
һәм актив тормыш алып баруына аерым басым ясады.
«Татарстан яшьләренең мондый авыр вакытларда бердәм
булуы һәм актив тормыш алып баруы сөендерә. Сезнең энергиягез, талантыгыз һәм
кыю фикерләрегез инде бүген үк туган Татарстаныбыз, бөек Россия үсешенә ярдәм
итә, аның ныклы нигезен булдыра. Алда сезне яңа үрләр, кызыклы ачышлар, шәхси
җиңүләр көтә. Сез һәрвакыт безнең ярдәмгә таяна аласыз. Һәркайсыгызга бәхет,
сәламәтлек һәм уңышлар телим!» – дип сүзен йомгаклады республика башлыгы.
Сәхнәгә чыгар алдыннан Казан мэры шәһәрнең актив
яшьләре белән аралашты һәм студент елларындагы хатирәләре белән уртаклашты.
«Казан 30 мең яңа беренче курс студентын каршылый.
Аларның күбесе өчен башкалабыз икенче туган йортына әйләнә. Кадерле яшьләр, без
сезне кайнар сәламлибез. Сезнең хәзер иң күркәм чорыгыз – студент, яшьлек
еллары башлана. Сез туган шәһәрләрегездән киттегез, мәктәп белән саубуллаштыгыз
һәм сезне шундый матур кояшлы Казан каршы ала. Ул сезнең өчен икенче туган
йортыгыз булсын», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Беренче курс студентларына мөрәҗәгать итеп, шәһәр
башлыгы аларны вакытны бушка уздырмаска, үзләре сайлаган өлкәдә чын һөнәр иясе
булырга чакырды. Ул студент елларының уку һәм сессияләр белән бергә әле тагы
аралашу, яңа танышулар, шатлыклы мизгелләр, үз хыялларыңны тормышка ашыру
вакыты булуын да ассызыклады.
«Мин Казанга килгәннән соң 18 елдан башкала мэры
булдым. Туган шәһәрем Түбән Камага кайтып, анда сигез ел эшләргә өлгердем. Шуңа
күрә сезнең алда да бөтен ишекләр ачык, үз максатларыгызга тугры калып, биек
үрләр яуларга тырышыгыз. Яхшылап укыгыз, студент елларыгыз истәлекле
мизгелләргә бай булсын», – дип матур теләкләрен җиткерде шәһәр башлыгы.
Казан мэры шәһәр җитәкчелегенең студентлар өчен уңайлы
һәм имин шартлар тудырачагын, төзекләндерү чараларын, талантларны ачу мөмкинлекләрен
үстерәчәген билгеләп үтте. Казан иң зур студентлар шәһәренең берсе булып кала:
биредә яшәүче 1,3 миллион кешенең якынча 165 меңен студентлар тәшкил итә. Мэр
нәкъ менә яшьләр ярдәмендә Казанның мәңгегә яшь һәм һәрчак үсештә булуын
ассызыклады.
Студент еллары – ул әле уку гына
түгел
Фестивальнең
төп темасы буларак «Татарстанның студентлар тормышына рәхим итегез» шигаре
сайлап алынган. Шуңа күрә фестивальдә студент тормышының бер ягы белән бәйле
мәйданчыклар – иҗат һәм яңа танышулар киңлеге, эш урыннары ярминкәсе,
волонтерлык юнәлеше, спорт, сәламәтлек һәм һөнәри үсеш юллары тәкъдим ителгән.
«Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк
яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган «Студент елларын матур итеп
үткәр» мәйданчыгы үзәк зоналарның берсе булган. Биредә кунакларга студент
тормышының университетта күнегелгән дәресләр белән генә чикләнмәвен аңларга
ярдәм иткәннәр. Катнашучылар интерактив чараларга кушылды, махсус
уеннарда ярышты, иҗади остаханәләрдә яңа күнекмәләр үзләштерде, тематик
бәйгенамә вакытында белемнәрен тикшерде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы
Яшьләр эшләре министрлыгы.
Студент тормышын башлап җибәрүчеләр өчен әлеге
мәйданчык университеттан читтә нинди проектлар һәм актив чаралар булуын белү
мөмкинлеге иде. Тәҗрибәлерәк студентлар үз белемнәре белән уртаклашып, үз
юнәлешен эзләүчеләр белән танышты.
Яңа танышулар һәм үз сәләтләреңне күрсәтү өчен аерым
киңлек каралган иде. «Оялма – үз сәләтеңне күрсәт» мәйданчыгын «Идел» журналы
һәм YASHLK медиасы оештырган.
Көн дәвамында «Киләчәккә әйтелгән сүзләр» күчмә
студиясе эшләгән. Катнашучылар чатырга кереп, камераны кабызып, үз-үзләренә
кыска гына мөрәҗәгать яздырган. Кемдер киләсе ел өчен теләк теләгән,
кайберәүләр үз хыяллары турында фикер калдырган, кемдер киләчәктә үзен ничек
күрүе турында берничә сүз бәян иткән.
Яшьләргә аерым бер формат буларак тиз танышу төре дә тәкъдим ителгән.
Берничә минут дәвамында катнашучылар бер-берсе белән аралашып, үзләре, үз
кызыксынулары турында сөйләгән, шуннан соң алар алдагы әңгәмәдәшкә күчкән.
Татар чәе белән сыйланудан алып «электрон сәяхәт» картасына кадәр
Аерым бер мәйданчык Татарстанның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм күпмилләтлелегенә багышланган иде. «Гадәтләрне хөрмәт ит, бердәмлекне омтыл» дип аталган әлеге киңлекне Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе оештырды. Килүчеләр монда спорт ярышлары яки һөнәри үсеш мөмкинллекләре буенча тестлар урынына гаилә кыйммәтләре, милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр турындагы җылы сөйләшүләргә чумды.
Кунаклар татар халкының чәй эчү мәдәнияте белән танышты, милли гореф-гадәтләр турында белде һәм татарча сый-хөрмәтләрдән авыз итте. Биредә интерактив карта бар иде – һәр теләүче анда үзенең туган шәһәрен яисә илен билгеләде.
Үз мәйданчыгын «РЕАКТОР» арт-резиденциясе дә тәкъдим итте. Аларның «Һәркемдә иҗат очкыны» дип аталган мәйданчыгы сәнгатьне читтән генә күзәтергә түгел, ә үз куллары белән берәр нәрсәне ясап карарга теләүчеләр өчен иде. Кунакларга заманча иҗат техникаларын күрсәттеләр, ә теләүчеләр келәм сугу белән шөгыльләнеп яки мулине җепләреннән панно ясап карады.
Кунакларны аеруча рәссам эшләгән фотографиягә төшү күшәге үзенә җәлеп итте. Биредә гади генә фотосурәт тә авторлык сәнгать эшләнмәсенә әверелде. Шуңа күрә һәр кунак фестивальдән телефондагы фоторәсемнәр белән генә түгел, ә үзенең гадәти булмаган үзенчәлекле портретын алып китте.
Фестивальдә үк беренче һөнәри адымнар
Россия студентлар отрядлары оештырган «Һөнәргә адым яса» мәйданчыгы вакытлыча һәм сезонлы эшкә урнашу мәсьәләләренә багышланды. Биредә төрле юнәлешләр буенча буш эш урыннары базары эшләде, ә белгечләр бүгенге көндә иң кирәкле һөнәрләр, эш бирүчеләрнең таләпләре һәм студентлар отрядлары аша эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләде.
Студентлар өчен бу – укуны эш белән ничек бергә алып барырга икәнен белү, беренче һөнәри тәҗрибә туплау һәм хәзердән үк кулланып була торган эш вариантларын сайлау мөмкинлеге.
Үзенең һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыгын «Россия хезмәте» кадрлар үзәге дә оештырды. Биредә һөнәрләр турындагы гади сөйләшүне җанлы уен-ярышка әйләндерделәр: яшьләр виртуаль чынбарлык җайланмаларын кулланып карады, уен рәвешендә үзләрен төрле һөнәрләрдә сынады һәм заманча һөнәрләр белән танышты.
«Казан яшьләре» автобуста килде
Фестивальдә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты үз киңлеген оештырды. Биредә һәркемнең игътибарын «Казан яшьләре» проектының махсус бизәлгән автобусы җәлеп итте. Гадәттә бу автобус күчмә яшьләр мәйданчыгы булып хезмәт итә.
Көн ахырына иҗат киңлекләрендәге хәрәкәт баш сәхнә тирәсенә күчте. Биредә концерт өлеше башлану сәбәпле, сәхнә алдындагы һәр урын тиз арада халык белән тулды.
Җирле артистларның музыкаль программасын DJ Сулейман үзенең чыгышы белән ачып җибәрде. Аннары сәхнәгә заманча татар эстрадасы башкаручысы АлияНур чыкты, аны «Хулиганс бэнд» төркеме алыштырды. Тамашачылар каршында шулай ук җырчы, җырлар авторы һәм профессиональ хор дирижеры Илгиз Шәйхрәзиев чыгыш ясады. Аның иҗатында татар халык музыкасының тирәнлеге заманча эстрада, R'n'B һәм хисле соул агымнары белән аһәңле берләшә.
Программаны җырчы һәм актер Марат Яруллин дәвам итте. Аның чыгышы концертның иң үзәк һәм истәлекле мизгелләрнең берсенә әверелде. Фестивальнең рәсми өлеше тәмамлангач, сәхнәне яңадан DJ Антон Абрамов биләде.
Кичке чараның иң зур һәм көтеп алынган музыкаль вакыйгасы – The Hatters төркеменең чыгышы булды.
«Яшьләр вакыты» фестивале Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Яшьләр эшләре буенча министрлык һәм «Студентлар лигасы» республика яшьләр иҗтимагый оешмасы ярдәмендә уздырыла. Әлеге вакыйганы оештыру «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына тулысынча җавап бирә.