Бүген төнлә Көньяк Африка дәүләте булган
ерак Намибиядән Казанга йөк ташый торган Ил-76 самолетында сигез жираф алып
кайттылар. Өч ата һәм биш анадан торган төркем алга таба үрчетү максаты
белән булдырылган. Казанның зооботаника бакчасы Россия тарихында беренче тапкыр
жирафлар кабул итә.
Жирафларны Татарстан башкаласына йөк ташый торган Ил-76 самолетында чартер
рейсы белән алып кайтканнар. Очыш вакытында Африка белгечләре дә булган команда
хайваннарның торышын һәм аларны алып кайту шартларын катгый контрольдә тоткан.
17 сентябрь төнендә Казан мэры Илсур Метшин аэропортта яңа хайваннарны
кайтаручы төнге бортны каршы алды. Хәзерге вакытта Африка хайваннары Казан
зооботаника бакчасының жирафлар өчен каралган аерым киңлегендә күзәтү уза.
Проект Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча
Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән төзелгән башкаланың туристлык стратегиясе
һәм Казан зооботаника бакчасын яңарту кысаларында гамәлгә ашырылган. Шәһәрнең
Туризмны үстерү комитеты рәисе Александр Шавлиашвили проектның әйдәп йөрүчесе һәм
мәсьәләне хәл итүче куратор булып тора. Ул Намибиягә әлеге эш процессын
тулысынча хәл итү өчен барган.
«Намибиядән Казанга жирафлар кайтарту – ул гаять әһәмиятле халыкара
проект. Без Намибиядәге хезмәттәшләребезнең, Россия ведомстволарының, йөк
ташучы оешманың, зооботаника бакчасының уртак тырышлыгы ярдәмендә жирафларны
Казанга исән-имин алып кайтып җиткердек. Бу шәһәр өчен генә түгел, илебез өчен
дә зур җиңү. Россиягә жирафлар 19 ел эчендә беренче тапкыр авиация юлы белән
кайтартылды. Хайваннар өчен бу бик озын юл иде, алар исән-сау кайтып җитте.
Хәзер инде аларның безнең шартларга җайлашуы бик мөһим. Африка хайваннарыннан
торган төркемнең барлыкка килүе – ул шәһәрнең туристлык стратегиясе өчен
Казанның сәяхәт юнәлеше буларак үсешен дәвам итү һәм кунакларның шәһәрдә уртача
булу вакытын арттыру мөмкинлеге», – дип билгеләп үтте Александр Шавлиашвили.
Жирафлар Татарстан башкаласына «Казан-Намибия» чартер рейсы буенча йөк
ташый торган «Идел-Днепр» авиакомпаниясенең Ил-76 очкычында кайтартылган.
Җирафларның барысы да озын юлны исән-имин узган. Сәяхәт вакытында аларга
хайваннарны алып кайту буенча халыкара таләпләр нигезендә уңайлы шартлар
тудырылган. «Казан» халыкара аэропортының җир өсте хезмәтләре исә хайваннарны
очкычтан төяп җибәрү эшен уңышлы башкарган.
Бүгенге көндә жирафлар Россиянең сигез
зооботаника бакчасында – Красноярскның «Роев Ручей» флора һәм фауна паркында,
Мәскәү, Түбән Новгородтагы «Лимпопо», Ялта, Бердянск зооботаника бакчаларында,
Краснодардагы «Сафари-Парк»та, Калининград һәм Санкт-Петербургтагы Ленинград
зообакчаларында яши. Казанның зооботаника бакчасы, үзендә жирафның ангола төрен
кабул итеп, бу исемлектә тугызынчы бакча санала. Совет чорында зооботаника
бакчасында Рига зоопаркыннан кайтартылган, тиресендәге таплары челтәрне
хәтерләтә торган Лимба кушаматлы жираф яшәгәне мәгълүм.