Татарстан башкаласында 1 ноябрьдән 7 ноябрьгә
кадәр Халыклар бердәмлеге көнен һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен
бәйрәм итүгә багышланган бик күп чаралар оештырылачак. Шәһәр халкы өчен концертлар,
лекцияләр, әңгәмәләр, остаханәләр, китап һәм сәнгать күргәзмәләре, әдәби-күңел
ачу чаралары уздырылачак. Аппарат киңәшмәсендә бәйрәм чаралары турында Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов сөйләде.
«Илебезнең мөстәкыйльлеккә хокукын һәм рухи кыйммәтләребезне
яклау өчен бүген безнең җәмгыятькә бердәмлек бик кирәк. Алда билгеләп үтелә
торган бу бәйрәм һәм күпсанлы чаралар ярдәмендә әлеге фикер кешеләргә, үсеп
килүче яшь буынга барып җитсә иде. Без барыбыз да игелек, гаделлек төшенчәләрен
аңлап яшәргә тиеш. Кешеләрне үз ватаныңа мәхәббәт хисләре берләштерергә тиеш. Шуңа
күрә, әйдәгез, нәкъ менә шушы кәеф дулкынында калыйк», - дип билгеләп үтте шәһәр
мэры Илсур Метшин.
Бәйрәм уңаеннан 3 һәм 4 ноябрьдә шәһәр музейларында «Сәнгать төне» акциясе көтелә.
Республиканың Милли музее 3 ноябрьдә «Мәдәни бердәмлек төне»нә чакыра. Музейда 10:00–20:00
вакыт аралыгында төрле остаханәләр эшләячәк, Каюм Насыйри турында «Дөньяларны
тоташтыручы» фильмы күрсәтеләчәк.
Чара музейның кышкы
бакчасында «РИВАЯТЬ» төрки-татар этно-төркеме чыгышы белән тәмамланачак.
4 ноябрьдә «Эрмитаж Казан» үзәге кунакларны һәм шәһәр
халкын Россия Эрмитажы җыелмасыннан «Йосыповлар. Гасырлар аша килеп җиткән зиннәтлелек»
күргәзмәсенә чакыра. Сәнгать сөючеләр күргәзмәдә кенәз Йосыповлар династиясенә
караган, илнең иң зур сәнгать коллекцияләренең берсе белән танышачак. Экспозициядә
антик чордан алып XX гасыр башына кадәрге 400 дән артык эшләнмә тәкъдим
ителәчәк. Күргәзмә 18:00 сәгатьтә эшли башлый.
Табигый тарих,
Благовещение соборы тарихы, ислам мәдәнияте музейларында каллиграфия
һәм декоратив иҗат буенча остаханәләр уздырыла.
4 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында
атнаның иң зур вакыйгасы – «Татарстан – уртак йортыбыз» республика этномәдәни
фестиваленең гала-концерты үтәчәк. Ул
Татарстанда яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм аларның рухи яктан баюын ныгытуга, күпмилләтле мәдәниятне үстерүгә һәм
популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы
Конституциясе көне алдыннан Татар халкы һәм Татарстан Республикасы
дәүләтчелеге тарихы музее эшләячәк. Музей кунаклары даими
экспозиция белән дә, бәйрәм уңаеннан төзелгән «Улус Мохши –
борынгы шәһәр археологиясе» күргәзмәсе белән дә таныша алачак.
Моннан тыш,
Казанда спорт сөючеләр өчен дә чаралар уздырылачак. 3 ноябрьдә «Локомотив» стадионында чаңгы роллерларында
«Без бердәм, без җиңелмәс!» дигән спорт чарасы үткәрелә. 4 ноябрьдә яшүсмерләр
арасында кече яшь төркемендә спорт көрәше буенча шәһәр ярышлары узачак.
Бәйрәм чаралары мәгариф учреждениеләрендә һәм яшьләр
сәясәте оешмаларында да уздырылачак. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында очрашулар,
концертлар, фотоконкурслар, рәсем бәйгеләре
үткәреләчәк. Шулай ук белем бирү оешмаларында Халыклар дуслыгы фестивальләрен
үткәрү күздә тотыла. Мондый чараларда укучылар төрле халыкларның мәдәниятен, йолаларын,
гореф-гадәтләрен, һәм һәр халыкның үзенә хас милли ризыкларын тәкъдим итәчәк. «ИнЯз» чит телләр фестивале моның
ачык мисалы булып тора. Бу ел аны Мәскәү районының 20 номерлы «Гармония» гимназиясендә
үткәрәчәкләр. Чарада шәһәр халкы да катнаша ала. Фестиваль кысаларында төрле ил
вәкилләре белән очрашулар, тел практикасы буенча дәресләр, әңгәмәләр, музыкаль
чыгышлар, шәһәрнең иң яхшы педагоглары катнашында лекцияләр, шулай ук
интерактив дәресләр, нейролингвистикага багышланган тренинглар оештырыла. Чара
15 ноябрьдә 10:00–14:00 вакыт аралыгында узачак.
«Казан дәүләт энергетика университеты»нда вузара «Мәдәниятләр призмасы» фестиваль-бәйгесе
узачак. Ул яшьләр арасында мәдәниятара багланышларның нәтиҗәлелеген арттыруга һәм
чит ил студентларының яңа тирәлеккә уңышлы җайлашуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
5 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Татарстан халыклары Ассамблеясы Казанга Россиянең ун төбәгеннән 250 катнашучы җыячак.
Алар очрашуда «Без россиялеләр. Яшь патриотлар карашы» төбәкара проект кысаларында
үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында
фикер алышачак. Ачылу тантанасы 5 ноябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында
уза.
Бәйрәм программасы кысаларында Казан халкы ике диктантта
катнаша ала..Бу елны 10 еллык юбилее билгеләп
үтелә торган «Зур этнографик диктант» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе 1
ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр уздырыла. Чара онлайн һәм офлайн форматларда оештырыла.
Диктантны онлайн режимда әлеге сылтама аша язарга була.
Казанда «Зур этнографик диктант»ка кушылырга теләүчеләр аны 3 ноябрь көнне
яза алачак. Бу көнне акция Халыклар дуслыгы йортында 11:00 сәгатьтә үткәрелә.
Ә 14-16 ноябрьдә татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча
диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Башкарма комитет хезмәткәрләре
дә 14 ноябрьдә әлеге акциядә катнашачак.