Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы итеп
Алия Заһидуллина билгеләнде. Моңа кадәр ул Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты
рәисе вазифасын башкарды. Яңа вазифага билгеләнү турындагы хәбәр бүген шәһәр
Башкарма комитетында үткән аппарат киңәшмәсендә билгеле булды.
«Башкарма
комитетта ул белгечтән җитәкчегә кадәр үсә алды. Аның хезмәт юлы А.Алиш
исемендәге өстәмә белем бирү оешмасында башланган иде. Башка мондый әзерлектәге
белгечне күз алдына китерүе дә кыен. Аңа җитәкчелек эшендә уңышлар телибез», - диде Казан мэры Илсур Метшин.
Алия Заһидуллина 2022 елда Балалар һәм яшьләр эшләре
комитеты рәисе итеп билгеләнгән. Ул җитәкчелек иткән вакытта Казанда яшьләрне
социаль яклауга, яшь гаиләләргә һәм сәләтле яшьләргә ярдәм итүгә, шулай ук
студентларның үзешчән иҗатын үстерүгә зур игътибар бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Мәдәният идарәсе башлыгы
вазифасын Азат Абзалов үтәде. 17 октябрьдән ул Казан Башкарма комитеты
җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп билгеләнде.
Белешмә
Заһидуллина Алия Рөстәм кызы 1986 елның 20 октябрендә Брежнев шәһәрендә (ТАССР) туа.
2008 елда Казан дәүләт мәдәният
һәм сәнгать университетын (актерлык сәнгате, эстрада артисты) тәмамлый.
2007 елның октябреннән 2012 елның апреленә кадәр –
Казанның А.Алиш исемендәге балалар иҗат сараенда өстәмә белем бирү педагогы.
2012 елның апреленнән майга кадәр – «Стрела»
балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (Казан) инструктор-методист.
2012 елның маеннан 2015 елның
мартына кадәр – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Балалар
һәм яшьләр эшләре комитеты» муниципаль казна учреждениесенең яшьләр өчен иҗади һәм имидж проектлары бүлеге баш белгече.
2015 елның мартыннан 2016 елның
июленә кадәр – «Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре
комитеты» муниципаль казна учреждениесенең өстәмә белем бирү һәм социаль
программалар бүлеге башлыгы.
2016 елның июленнән сентябрь аена
кадәр – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Балалар һәм
яшьләр эшләре комитеты» муниципаль казна учреждениесенең яшьләр сәясәте һәм
социаль программалар бүлеге башлыгы.
2016 елның сентябреннән 2017 елның
июненә кадәр – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәдәният
идарәсе» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе урынбасары.
2017 елның июненнән 2022 елның
августына кадәр – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Киров
һәм Мәскәү районнары администрациясе» муниципаль казна учреждениесе башлыгы
урынбасары.
2022 елның 12 нче августыннан –
«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр
эшләре комитеты» муниципаль казна учреждениесе рәисе.
2025 елның 27 октябреннән – Казан шәһәре Башкарма
комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы.