Бу елны Казанда
«Бергә» өстәмә белем бирү үзәге һәм үзенчәлекле балалар өчен балта
эше остаханәсе ачылды. Киләсе ай башында балалар өчен инклюзив
типография ачылачак. Эшлекле дүшәмбедә үзенчәлекле ихтыяҗлары булган
кешеләргә ярдәм итү инфраструктурасын үстерү турында «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова сөйләде.
«Игелекле
Казан» – хәйрия
фондларын,
меценатларны
һәм битараф булмаган кешеләрне бергә берләштереп, барыбызның да тырышлыгы белән башланып киткән эш ул. Бүген «Игелекле Казан» автоном коммерцияле
булмаган оешмасы яңа проектлар белән тулылана, «Игелекле Татарстан» моның ачык
мисалы. Башка шәһәрләрдәге хезмәттәшләребез безнең тәҗрибәләрне үзләштерә. Бүгенге
көндә без үзебезне, заманча Казанны һәм тормышыбызны күңелдә җылы хисләр уята
торган «Игелекле Казан»нан башка күз алдына да китерә алмыйбыз», - дип
фикерләре белән уртаклашты шәһәр мэры Илсур Метшин.
«Бергә» үзәге, балта эше остаханәсе
һәм типография – үзенчәлекле балаларга һөнәри юнәлеш бирү һәм аларның җәмгыятькә
җайлашуы ничек уза
«Игелекле Казан» тырышлыгы белән
Татарстан башкаласында махсус ихтыяҗлары булган кешеләргә ярдәм итү
инфраструктурасы актив үсә: яңа инклюзия үзәкләре, остаханәләр һәм белем бирү
мәйданчыклары ачыла. Шуның нәтиҗәсендә менталь тайпылышлары булган балаларның,
яшүсмерләрнең һәм өлкәннәрнең һөнәри күнекмәләргә ия булу, эшкә урнашу һәм
җәмгыятькә җайлашу мөмкинлеге арта.
Балаларга өстәмә белем бирү буенча
«Бергә» инклюзия үзәге ачылу бу елның төп вакыйгасы булды. Әлеге киңлектә
бүгенге көндә сәламәтлеге чикле һәм менталь тайпылышлары булган 116 бала шөгыльләнә.
Үзәктә шаяннар һәм тапкырлар клубын, шахмат, рәсем сәнгате, робот техникасы,
театр, музыка дәресләрен һәм башкаларны җитәкли торган 11 белгеч эшли.
Татьяна Мерзлякова хәбәр иткәнчә,
1 октябрьдә инклюзив балта эше остаханәсе ачылган. Анда үзенчәлекләре булган 38
бала шөгыльләнә икән. 11 ноябрьдә исә инклюзия типографиясен ачу көтелә. «Анда
үзенчәлекләре булган ир балалар һөнәри күнекмәләр үзләштерәчәк. Бәлки киләчәктә
бу аларның эш урыны булыр», - диде чыгыш ясаучы.
Шәһәрнең Серов бульварында икенче
чираттагы төзелеш эшләре тәмамлану белән бергә инвалидлар өчен махсус велосипед
биреп тору һәм инклюзив осталарның «Игелекле сувенир» эшләнмәләрен сату нокталары
эшли башлаган.
«Монда шулай ук менталь
үзенчәлекләре булган балалар эшли, бу аларга кеше арасында булу һәм үзеңнең кирәклегеңне
тою мөмкинлеге бирә», - дип өстәде Татьяна Мерзлякова.
Моннан тыш, хәйрия оешмасының
тотрыклы проектлары да үсешен дәвам итә. «Татнефть» хәйрия фонды грантын откан «Луч»
инклюзия үзәге Юдино бистәсендә яшәүчеләр өчен уңайлы социаль инфраструктура
булдыруда мөһим адым булган. 2025 елның 1 октябреннән әлеге киңлек үз
хезмәтләрен киңәйткән. Биредә 13 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен яңа
төркемнәр ачылган. Элек үзәк 13 яшькә кадәрге балалар белән генә эшләгән булган.
Бу елны Татарстан Республикасы рәисе
грантын откан, төрле юнәлештәге эшчәнлек өчен каралган «Канатлар» үзәге, көн
саен менталь тайпылышлары булган 100 дән артык яшүсмерне кабул итә. Биредә «Җанлы
картиналар» күргәзмәсе, һөнәр сайлауга юнәлдерелгән «Кем булырга?» темасына экскурсияләр
һәм яшүсмерләрнең иҗади, шәхси үсешенә ярдәм итә торган чаралар, төрле проектлар
гамәлгә ашырыла.
«Тылсым» балалар инклюзив үзәге «Яңа
мөмкинлекләр үзәге» грант бәйгесендә җиңеп, Россиянең иң яхшы 19 көндезге үзәк
исемлегенә кергән. Бу елны биредә «Логооратор», ике яшьтән олырак балалар өчен иртә
үсеш мәктәбе һәм өч-дүрт яшьлек балалар өчен кыска көн тәртибендә эшли торган нейроклуб
кебек яңа юнәлешләр ачылган. Үзәккә көн саен 60 тан артык бала йөри, аларның 40
проценты тьюторлар ярдәменнән башка уңышлы шөгыльләнә, дип билгеләп үтте
Татьяна Мерзлякова.
Инклюзив үзәкләр базасында эшли
торган җәйге лагерь сменалары бик популярлык казанган: 2025 елда 404 бала өчен
19 смена уздырылган. «Восток» лагеренда менталь тайпылышлары булган 60 бала
өчен стационар смена, Биектау районында гаиләләр өчен алты ял көне сменасы
оештырылган. «Программага балык тоту, саф һавадагы уеннар, махсус сайлап
алынган һәм өйрәтелгән этләр белән терапия дәресләре һәм башкалар кертелгән иде»,
- дип ачыклык кертте «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы
директоры.
«Игелекле Казан» коворкингында сәламәтлекләре
чикле олылар өчен көндезге төркемнәрдә шөгыльләнү мөмкинлекләре булдырылган. Биредә
алар эш тәҗрибәсе туплап, билгеле бер тирәлеккә җайлашу этабын узалар. Хәзерге
вакытта 37 кешенең 12 се төрле оешмаларда эшли, диде оешма вәкилләре.
Үзәкләр һәм проектлар турында
тулырак мәгълүматны «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасының
рәсми сайтында «Инклюзия» һәм «Игелекле навигатор» бүлегендә табарга була.
Фондка ярдәм итәргә әзер 853
волонтер
Инклюзив программаларны оештыруда,
әлбәттә, волонтерлар ярдәм итә. Фонд проектларын гамәлгә ашыруда 853 волонтер
катнаша, диде оешма вәкилләре. «Игелек» лагерендә алар өчен «Игелекле Казан
волонтерлары – 2025» өченче инклюзив иреклеләр сменасы оештырылган. Сменада 60
катнашучы, берничә проект төркемен булдырып, үз проектларын гамәлгә ашыра башлаган.
18 августтан 10 сентябрьгә кадәр
«Инклюзив волонтерлык мәктәбе» чарасы узган, анда гамәлгә ашырылырга тиешле проектлар
сайлап алынган. Шундыйларның берсе – «Инклюзив эшкә урнашу» проекты. Аның
кысаларында 10 инвалид бала киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлеге белән стажировка уза
алачак.
Уку елы башыннан мәктәп укучылары
һәм студентлар өчен «Игелек дәресләре» үткәрелә, аларда уен форматында
волонтерлык һәм инклюзиянең әһәмияте турында сөйлиләр. Ике ай эчендә әлеге
дәресләрне 860 бала һәм яшүсмер тыңлаган.
«Игелекле Казан», көн саен төрле
социаль төркем кешеләрен берләштереп, хәйрия проектлары санын арттырып, алга
баруын дәвам итә. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, без Казан мэриясе һәм
Башкарма комитетның барлык структур бүлекчәләре белән тыгыз хезмәттәшлек
нәтиҗәсендә алга атлыйбыз, үсәбез», - дип сүзен тәмамлады Татьяна Мерзлякова.