«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесендә кадрлар,
бигрәк тә эшче белгечлекләр җитми. Штатта, гомумән алганда, 3005 кеше булырга
тиеш, чынлыкта исә 2219 хезмәткәр эшли. Хәзерге вакытта вакантлы урыннар саны
786га җитә. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә предприятие директоры Рөстәм Габделхаков
сөйләде.
«Кадрлар мәсьәләсе бүген – иң җитди мәсьәләләрнең берсе. Элек эшчеләргә кытлык
булмаган, хәзер хәтта шәһәр үсеше өчен мөһим булган предприятиеләрдә дә белгечләр
җитми. Предприятиегә кадрлар мәсьәләсе белән системалы рәвештә шөгыльләнергә кирәк:
белгечләрне мәктәп эскәмиясеннән әзерләү, яшьләрне эшкә җәлеп итү мөһим һәм
кешеләргә хезмәт хакы белән бергә, аларның үсешенә һәм куркынычсызлыгына
игътибар аша кайгыртучанлык сиздерә торган шартлар тудырырга кирәк», – дип
ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
«Водоканал»
муниципаль унитар предприятиесенә эшкә урнашканда тулы социаль пакет тәкъдим
итәләр: тулай торак, авария бригадалары өчен бушлай туклану һәм тәҗрибәле
остазлар җитәкчелегендә һөнәри үсеш мөмкинлеге.
Яңа хезмәткәрләрне җәлеп итү өчен «Дустын алып килүчегә –
премия» акциясе булдырылган. Ел башыннан әлеге чара кысаларында 134 кеше
урнашкан. Предприятие шулай ук Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән
хезмәттәшлек итә һәм вакансияләр ярминкәсендә даими катнаша.
Яшьләргә
аерым игътибар бирелә: көллият һәм Казан дәүләт энергетика университеты студентлары
ел саен предприятиедә практика уза. Бу елны оешмада 85 кеше стажировка үткән,
шуларның 11е диплом алганнан соң бирегә эшкә урнашкан.