Бүген Кытайның Сиань шәһәрендә БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре ассоциациясе һәм «Берләшкән шәһәрләр, җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы вәкилләре үзара аңлашу турында меморандумны имзалады. Документка БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре ассоциациясенең Мактаулы рәисе Илсур Метшин һәм Берләшкән шәһәрләр, җирле хакимиятләр бөтендөнья оешмасы генераль секретаре Эмилия Сайз имза куйды. Килешү Казан мэрының Кытайга эшлекле сәфәре барышында, Евразия – Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр бөтендөнья оешмасы утырышы вакытында төзелде.
Меморандум БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре ассоциациясе һәм Берләшкән шәһәрләр, җирле хакимиятләр бөтендөнья оешмасы тарафыннан үзара хезмәттәшлек белән кызыксынуны көчәйтү, муниципальара хезмәттәшлекне үстерү һәм шәһәрләр үсешенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан имзаланды.
Үзара аңлашу турындагы килешү төрле илләрнең муниципаль берәмлекләре арасында хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен көчәйтүне һәм халыкара багланышларны үстерүне, муниципальара халыкара проектларны һәм мәдәни-агарту программаларын бергәләп оештыруны һәм уздыруны, шулай ук дәүләтләр арасындагы ышанычны һәм үзара аңлашуны ныгытуда җирле хакимиятләрнең ролен үстерүне күздә тота.
Оешмалар, меморандум нигезендә төрле яклы муниципальара багланышларны үстерүгә, дустанә элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәк. Халыкара дәрәҗәдәге уртак форумнар, фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, шулай ук тематик очрашулар, семинарлар һәм башка чаралар уздырачак.
Аларны үткәрү өчен БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре ассоциациясе һәм Берләшкән шәһәрләр, җирле хакимиятләр бөтендөнья оешмасы халыкара программаларны, чараларны эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда хезмәттәшлекне көчәйтергә, шулай ук аларны оештыру һәм мәгълүмати яктан яктырту мәсьәләләрендә үзара ярдәм итәргә сүз куешты.
Килешү нигезендә даими эшлекле очрашулар да каралган, аларда оешмалар, хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттырып, билгеләнгән бурычларны бергәләп хәл итәчәк һәм планлаштырылган чаралар турында фикер алышачак.
Исегезгә төшерәбез, Казан мэры эшлекле сәфәр кысаларында Кытайга китте. Ул Пекин үзәгендә урнашкан күпфункцияле комплекс белән танышты. Эшлекле очрашулар барышында шулай ук «Шоуган» Индустрия паркын карады. Моннан тыш, Илсур Метшин дөньядагы эре төзелеш корпорацияләренең берсе булган PowerChina оешмасының генераль директоры Тан Юйхуа белән эшлекле сөйләшүләр уздырды. Татарстан башкаласында әһәмиятле проектны – күпфункцияле «ЯрПарк» комплексын гамәлгә ашыру буенча килешүләрне ныгыту очрашуның төп максаты иде.
Бүген Илсур Метшин шулай ук Евразия – Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр бөтендөнья оешмасы утырышын уздырды. Башкала мэры чарада шәһәрнең цифрлы игезәге концепциясен тәкъдим итте. Шуннан соң ул сәяси дебатларда катнашты. Сәяси очрашуда Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр бөтендөнья оешмасының киләчәге хакында фикер алыштылар.