Казан Кытайның Powerchina International Group Limited корпорациясе тарафыннан Россиядә беренче булып гамәлгә ашырылачак проектына – күпфункцияле «ЯрПарк» комплексын булдыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер. Проект Казанда Kravt hotels & homes инвестиция-девелопер компаниясе тәкъдиме белән гамәлгә ашырылачак. Илсур Метшин җитәкчелегендәге Казан делегациясе Кытайда PowerChina эре төзелеш корпорациясенең генераль директоры Тан Юйхуа белән эшлекле сөйләшүләр уздырды. Татарстан башкаласында әһәмиятле проектны – күпфункцияле «ЯрПарк» комплексын гамәлгә ашыру буенча килешүләрне ныгыту очрашуның төп максаты иде.
«Без Kravt hotels & homes генераль директоры Валерий Кравцуннан әлеге проектны нәкъ менә Казанда гамәлгә ашырырга теләвегез турындагы хәбәрне зур дулкынлану белән кабул иттек. Минем сәфәрем – сезгә хөрмәт күрсәтүдә җавап ишарәсе ул. Без әлеге зур проектны – күпфункцияле «ЯрПарк» торак комплексын гамәлгә ашыру өчен сезнең тарафтан Казанның төп мәйданчык буларак сайлануына чиксез шатбыз. Бу проектны барысы да зур кызыксыну белән көтә, чөнки ул заманча шәһәрнең яңа үрнәге булырга вәгъдә итә», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
PowerChina компаниясе өчен бу Россиядә беренче проект, һәм ул торак төзелеше өлкәсендә яңа дәрәҗәдәге халыкара хезмәттәшлек үрнәге булачак.
«Башкалабызда әлеге комплексны булдыру торак һәм коммерцияле күчемсез милек базарында – архитектура, сыйфат һәм инфраструктура юнәлешендә чын мәгънәсендә алга китеш булыр дип ышанам. Уңайлылык, заманча архитектура һәм шәһәребезгә хас энергия. «ЯрПарк» – әлеге өчлек бергә кушылып, тормыш өчен яңа мохит булдыруда кыю адым Биредә гаиләләр, эшмәкәрләр үсәчәк, кешеләр өчен яңа тартылу нокталары барлыкка киләчәк. Без партнерларыбызның чын профессионал булуларын һәм озак вакытлы максатларны, аларга ирешү юлларын билгеләү мөмкинлекләрен югары бәялибез. Проектны гамәлгә ашыруның барлык өлкәләрендә дә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер», - диде Илсур Метшин.
Мэр билгеләп үткәнчә, Казан Россиянең әйдәп баручы икътисади һәм мәдәни үзәкләренең берсе булып тора. Күптән түгел башкалада уздырылган БРИКС саммиты исә шәһәр үсешенә яңа юнәлеш биргән. Илсур Метшин чара хуҗаларына Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның алдагы хезмәттәшлек турында фикер алышу өчен шәхси чакыруын җиткерде.
«Сезнең Казанга килүегез һәм республика башлыгы, безнең сәнәгать компанияләре җитәкчеләре белән шәхси аралашуыгыз PowerChina һәм Татарстан Республикасы, Казан белән үзара хезмәттәшлек итүдә яңа мөмкинлекләр бирәчәк», - диде Казан мэры.
PowerChina компанияләр төркеме генераль директоры Тан Юйхуа озак вакытлы һәм үзара файдалы хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде. Ул компаниянең Казан өчен «ЯрПарк» проектының ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын тулысынча аңлавын раслады.
«Хезмәттәшлегебезнең озак вакытлы һәм үзара файдалы булачагына ышанам. Без әлеге проектның Казанда төп инвестиция проекты булуын тулысынча аңлыйбыз. Сезнең игътибарыгызны һәм ярдәмегезне тоеп, без Kravt hotels & homes компаниясе белән бергә әлеге проектны Россия-Кытай хезмәттәшлегенең үрнәк проекты буларак гамәлгә ашыра алачагыбызга ышанабыз. Ул Казанда яңа архитектура объекты булачак», – диде Тан Юйхуа.
PowerChina корпорациясе энергетика төзелеше өлкәсендә дөнья лидеры санала. Ул Кытайның берничә илдә җитештерү бүлекчәләре булган иң эре 100 компаниясе рейтингында 14 нче урынны һәм дөньядагы иң эре 250 подрядчы оешма арасында 7 нче урынны алып тора. Компаниянең еллык кереме 108 миллиард доллар дип исәпләнә, аларның 80 проценты Кытай проектларына һәм 20 проценты чит илләрдәге проектларга туры килә. Хәзерге вакытта төзелгән контрактлар портфеле 200 миллиард доллар дип бәяләнә. Абруйлы халыкара рейтинглар буенча, компания дөньяның иң эре 100 тотрыклы компаниясе исемлегенә керә.
Чит илдә проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә Powerchina зур тәҗрибә туплаган корпорация санала. Соңгы ун елда ул дөньяның 138 илендә 150 миллиард долларлык проектларны уңышлы тәмамлаган. Энергетика секторында Powerchina аерым урын алып тора: компания энергетика өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру күләме буенча дөньяда беренче урында.
Энергетика юнәлешендәге эшчәнлектән тыш, PowerChina технология өлкәсендә дә лидер булып кала: ул диңгез суын төчеләндерү технологияләре буенча дөньяда беренче урында тора. Компания төзелеш сегментында шулай ук әйдәп баручылар рәтендә: PowerChina тарафыннан ел саен 3 миллион квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырыла, компания тарихында төзелгән торакның гомуми күләме 500 миллион квадрат метрга җиткән, шуның 9 миллион квадрат метры чит ил проектларына туры килә. Агымдагы заказлар буенча чит илләрдә 3 миллион квадрат метрдан артык торак төзелә.
Хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган мегапроектлар арасында Гонконгта чүп яндыру заводы төзелешен аерым билгеләп үтәргә мөмкин. 10 миллиард долларга исәпләнә торган әлеге проект тәүлегенә 6 мең тонна чүп эшкәртергә сәләтле объект булачак.
Компаниянең Якын Көнчыгышны, Үзәк һәм Көнбатыш Африканы, Азия-Тын океан төбәген, Америка һәм Евразияне колачлаган алты төбәк штаб-квартирасы бар. 2024 елның декабрендәге мәгълүматлар буенча, дөньяның 122 илендә РowerСhinaның 531 чит ил офисы эшләгән. Ул дәүләт компаниясе булып санала, Кытай Дәүләт советы тарафыннан идарә ителә, штаб-квартирасы Пекинда урнашкан.
Киләчәктә төзеләчәк күпфункцияле «ЯрПарк» комплексы гомуми мәйданы 302 мең квадрат метр булган 13 корпустан торачак. Территориянең 28 проценты яшеллеккә күмеләчәк. Биредә җәяүлеләр өчен ял урыннары, парк зоналары барлыкка киләчәк.
Архитектура идеясе Sergey Skuratov Architects бюросы тарафыннан эшләнгән. Авторлар фикеренчә, «ЯрПарк» концепциясе архитектура, табигать белән кеше мөнәсәбәте, алар арасында гармониягә ирешү принцибына нигезләнгән. Проектның исеме юкка гына Казансу яры белән бәйләнмәгән, ди белгечләр.
Комплекста биш йолдызлы кунакханә, бизнес һәм премиум-класслы апартаментларның 10 корпусы, офис үзәге, конгресс үзәге, фитнес үзәге, күргәзмә мәйданнары һәм рестораннары булган сәүдә моллы булачак. Биналарны ландшафт киңлекләре һәм шәһәр чараларын, фестивальләр, концертлар уздыру мәйданчыгы булган зур территория берләштерәчәк.
«ЯрПарк» төзелә торган территориянең шәһәр өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын исәпкә алып, 2021 елда булачак объектның иң яхшы концепциясенә халыкара архитектура бәйгесе игълан ителгән иде. Конкурсны оештыручылар аерым архитекторларныкы белән бергә дөньяның 24 илендәге консорциумнардан 188 гариза кабул иткән. Нәтиҗәдә проект Мәскәүнең Sergey Skuratov Architects архитектура бюросына ышанып тапшырылган.
Әлеге очрашуда ике як вәкилләре икенчел чималны эшкәртү, су секторында заманча инфраструктураны үстерү, шулай ук энергетика өлкәсендә әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча төп бурычларны билгеләп, хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышты.
Исегезгә төшерәбез, Казан мэры эшлекле сәфәр кысаларында Кытайга китте. Ул Пекин үзәгендә урнашкан күпфункцияле комплекс белән танышты. Әлеге проект заманча инфраструктураны һәм җир асты дәрәҗәсендәге корылмаларны үз эченә алган торак һәм эшлекле киңлекләр бергәлеген булдыруның яңа үрнәге булып тора. Хәзерге вакытта комплексның сату офисында булачак проектның масштаблы макеты тәкъдим ителә. Әлеге макетта шоурумнарны, арт-объектлары һәм су өслекләре булган ял итү зоналарын күрергә була.
Эшлекле сәфәр кысаларында Илсур Метшин шулай ук «Шоуган» Индустриаль паркы белән танышты. 1919 елда нигез салынган әлеге объект озак вакытлар дәвамында Кытайдагы иң эре корыч кою заводларының берсе булган, анда 200 меңгә якын кеше эшләгән. Комбинатны ябу турындагы карар 1998 елда кабул ителә, 2003 елда исә җитештерү тулысынча туктатыла. Хәзерге вакытта ул сәнәгать территорияләрен уңышлы торгызу үрнәге буларак карала. Пекин үзәгеннән нибары 18 чакрым ераклыкта урнашкан элеккеге металлургия гиганты заманча кластерга әверелгән. Аның территориясендә бүгенге көндә 1 меңнән артык компания эшли. Аларның 70 проценты, Baidu кебек гигантларны да кертеп, югары технологияле предприятиеләрдән санала. Биредә шулай ук робот техникасын җитештерүдә махсуслашкан компанияләрне дә күрергә була.
Иртәгә Илсур Метшин Сиань шәһәрендә Евразия – Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр бөтендөнья оешмасы советы утырышында чыгыш ясаячак. Әлеге утырышта башкала мэры Казанны цифрлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Моннан тыш, шул ук көнне Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр бөтендөнья советының сәяси дебатлары уздырылачак.