Минск шәһәрендә «Минск һәм Казан:
үзара хезмәттәшлекне үстерүдә кардәшлекнең әһәмияте» форумы башланды. Чара
Белоруссия башкаласында 26 майга кадәр дәвам итәчәк «Казан көннәре» кысаларында
уза. Форум башланыр алдыннан матбугат чарасы үткәрелде. Анда Казан мэры Илсур
Метшин һәм Белоруссия башкаласының шәһәр Башкарма комитеты рәисе Владимир
Кухарев чараның әһәмияте, хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләде.
Казан һәм Минск 2024 елда тугандаш шәһәрләргә әйләнде. Шуннан бирле
башкалаларның хезмәттәшлеге һәрьяклап үсә бара. 2025 елның 9–10 июнь көннәрендә
Казанда «Минск көннәре» үткәрелгән. Моңа җавап итеп Татарстан делегациясе
Минскка эш сәфәре белән китте.
И.Метшин:
«Бүгенге форум һәм бүгенге «Минск шәһәрендә Казан көннәре» ике як өчен дә
файдалы хезмәттәшлеккә хезмәт итә»
«Хезмәттәшлек турындагы
килешүебезнең көннән-көн ныгуына мин бик шат. Без Владимир Евгеньевич белән тагын да яхшырак итеп
эшләргә килештек. Хезмәттәшлегебез эшмәкәрлек өлкәсендә, яшьләр сәясәтендә,
аерым бер эшләрдә чагылырга тиеш. Бүген зур делегация белән бирегә килүебезгә
мин бик шат», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Минскның үзәк мәйданында оештырылган ярминкә «Казан
көннәре»нең якты вакыйгасы санала. Анда күпмилләтле Казан тарихы һәм Татарстан
җитештерүчеләренең продукциясе тәкъдим ителгән. Казан мэры сүзләренчә,
экспозицияне Белоруссия халкы зур кызыксыну белән караган.
«Минскның үзәк мәйданында үткәрелгән кичәге ярминкә
Татарстанның, күпмилләтле Казанның бай тарихын чагылдыра алды. Белоруссия халкы
боларның барысын да зур кызыксыну белән карады, без алып килгән продукциягә дә
Минск халкы битараф кала алмады», – дип ассызыклады ул.
Икътисади хезмәттәшлектә җәмәгать транспорты аерым
урын алып тора: «Казандагы җәмәгать транспортының яртысы – Минск шәһәрендә
җитештерелгән автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар. Әлеге продукция безгә
бик ошый: ул ышанычлы һәм файдалану күрсәткече буенча бик уңайлы», – дип
сөйләде Илсур Метшин.
Форум кысаларында ике шәһәр компанияләре арасында
берничә килешү имзаланырга тиеш. Шәһәр башлыгы мондый очрашуларның
багланышларны ныгыту белән бергә, үзара файдалы хезмәттәшлектә дә ярдәм
итүен аңлатты. «Бүгенге форум һәм Минск шәһәрендә бүген уздырыла торган Казан
көннәре, киләчәктә безнең элемтәләрне ныгыту белән бергә, үзара файдалы
хезмәттәшлеккә хезмәт итәчәгенә бер дә шигем юк», – диде ул.
Химия, нефть химиясе, IT-технологияләр, төзелеш,
транспорт, машина төзелеше һәм авыл хуҗалыгы тармагы муниципаль берәмлекләр
арасындагы хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре итеп билгеләнгән. Мэр шулай ук
үзенең шәхси мисалында Белоруссия продукциясенең югары сыйфатлы итеп
җитештерелгән булуын ассызыклады: «Безнең өебездә табын түренә сыйфатлы, тәмле
һәм без бик яраткан Белоруссия ризыклары куела», – дип өстәде мэр.
Владимир Кухарев: «Казан көннәре»
шәһәребездә яшәүчеләрнең күпчелеген җәлеп итте, алар Татарстан мәдәнияте белән
бик теләп таныша»
Владимир Кухарев, үз чиратында Татарстанның – Россия
икътисадында зур роль уйный торган, югары тизлектә үсүче төбәк булуын билгеләп
үтте.
«Безнең өчен хезмәттәшлек бик мөһим. Товар әйләнеше
үсеше, башка юнәлешләр буенча да бик яхшы динамика күрәбез. Бу безнең дөрес
юнәлештә баруыбыз турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә», – диде ул.
Минск мэры Татарстан делегациясенә Минск халкында уңай тәэсирләр калдырган
«Казан көннәре»н оештырулары өчен рәхмәт белдерде: «Кичә Минск шәһәрендә
яшәүчеләрнең күбесе әлеге чараларда катнашты, барысына да бик ошады, дип
уйлыйм. Минемчә, без бу юнәлештә эшне дәвам итәрбез».
Владимир Кухарев тугандаш шәһәрләр белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген
ассызыклады: «Мондый очрашулар – чыннан да, үзара яңа файдалы мөнәсәбәтләр
булдырырга мөмкинлек бирә торган турыдан-туры багланышлар ул. Һәм без форум
уздырганнан соң багланышлар санының артачагын күрәбез».
«Казан көннәре» шәһәребездә яшәүчеләрнең күпчелеген җәлеп итте, алар
Татарстанның мәдәнияте һәм социаль юнәлешләре белән бик теләп танышты. Шуңа
күрә мин әлеге юнәлеш буенча бик җитди эш алып барырга кирәк дип саныйм», – дип
сүзен йомгаклады Минск шәһәр Башкарма комитеты рәисе.
Исегезгә төшерәбез, Казан мэры Илсур Метшин эш сәфәре белән Белоруссия
башкаласына килде. Биредә 24–26 май көннәрендә «Казан көннәре» үтә. Чара
кысаларында Минскта Җиңү һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.
Моннан тыш, бүген эшмәкәрлеккә кагылышлы «Минск һәм Казан: үзара
хезмәттәшлекне үстерүдә кардәшлекнең әһәмияте» форумы, «Тәмле Казан»
гастрономия фестивале, яшь хоккейчыларның иптәшләрчә матчы оештырыла, шулай ук
хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланачак.