Бүген Минск шәһәрендәге Җиңү мәйданында Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Җиңү һәйкәленә чәчәкләр салды. Татарстан делегациясе Минскта 26 майга кадәр дәвам итәчәк «Казан көннәре»н уздыруда катнаша.
Һәйкәл 1954 елда Җиңү мәйданында куелган. Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган Совет армиясе сугышчылары, партизаннар һәм яшеренчеләр истәлегенә корылган.
Исегезгә төшерәбез, Илсур Метшин бу көннәрдә Минск шәһәрендә эш сәфәре белән йөри. Беларусь башкаласында «Казан көннәре» уза, программада бизнес форумын уздыру, «Тәмле Казан» гастрономия фестивале, яшь хоккейчыларның иптәшләрчә матчы, шулай ук хезмәттәшлек турында берничә килешүне имзалау каралган.
Бизнес өлкәсенә кагылышлы «Минск һәм Казан: үзара хезмәттәшлекне үстерүдә кардәшлекнең әһәмияте» икътисади форумы сәфәрнең төп эшлекле чарасы булачак. Ул бүген «Виктория Олимп» кунакханәсендә уза.
26 майга кадәр Спорт сарае каршындагы мәйданда «Тәмле Казан» гастрономия фестивалендә Беларусь халкы һәм кунаклары татар милли ризыкларыннан – өчпочмак, кыстыбый, әлеш, Казан пылавы, бәлеш, Казан сырларыннан, казылык һәм каклаган каз, чәк-чәк, кош теле, ширбәт кебек затлы ризыклардан авыз итә, шулай ук сөт һәм хуш исле үләннәр салынган кайнар татар чәен эчә ала. Фестивальдә Казанның алдынгы кафе һәм рестораннары катнашачак. Шунда ук Гастрономия ярминкәсе һәм Һөнәрчеләр ярминкәсе дә җәелдереләчәк.
Өч көн рәттән Казан артистлары һәм иҗат төркемнәре чыгышлары булачак. Кичә Минск халкы алдында Татарстан Республикасының атказанган артистлары Айрат Ганиев, Илүсә Хуҗина, Марина Карпова, Gauga, «Ямьле» төркемнәре һәм кичәнең хэдлайнеры «Волга-Волга» төркеме чыгыш ясады.
25 майда 12:00 сәгатьтән тамашачылар DJ Малси Мьюзик һәм DJ BubbleGum, Татарстан Республикасының халык артисты Эльмира Кәлимуллина, Казан филармониясе җырчылары һәм Yummy Music Band проекты вокалчысы Илгиз Шәһриев чыгышларын күрәчәк. 26 майда DJ Малси Мьюзик чыгышы белән өч көнлек бәйрәм концерты тәмамлана.
Бүген боз сараенда 2013 елгы яшүсмерләр арасында иптәшләрчә хоккей матчы узачак – Казан командасы Минск яшьтәшләре белән очрашачак.
Исегезгә төшерәбез, Казан белән Минск арасындагы хезмәттәшлек турында беренче килешү 1997 елда имзаланган иде. Татарстан башкаласы Беларусь башкаласыннан автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар сатып ала. Шәһәрләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа дәрәҗәсенә 2024 елның декабрендә чыкты – Татарстан һәм Беларуссия башкалалары рәсми рәвештә кардәш шәһәрләргә әверелде. Килешүне Минск Ратушасында Казан мэры Илсур Метшин һәм Минск шәһәре Башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев икътисадта, шәһәр планлаштыруында, транспортта, медицинада, мәгарифтә һәм мәдәнияттә хезмәттәшлекне ныгыту өчен имзалады.