2026 елның 24–26 май көннәрендә Белоруссия башкаласында беренче тапкыр
«Казан көннәре» уза. Минск шәһәренә Татарстаннан да рәсми делегация китте.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Минск көннәре» 2025 елның 9–10 июнендә узган иде.
Минскта уздырыла торган «Казан көннәре» программасына эшмәкәрлек форумы, аш-су
өлкәсенә кагылышлы «Тәмле Казан» фестивале, яшь хоккейчыларның иптәшләрчә
матчы, шулай ук хезмәттәшлек турында берничә килешүне имзалау эше кертелгән.
Казан делегациясен шәһәр мэры Илсур Метшин җитәкли.
Бизнес өлкәсенә кагылышлы «Минск һәм Казан: үзара хезмәттәшлекне үстерүдә
кардәшлекнең әһәмияте» икътисади форумы сәфәрнең төп эшлекле чарасы итеп
билгеләнгән. Ул бүген «Виктория Олимп» кунакханәсендә узачак. Татарстан
башкаласыннан Минскка икътисадның төрле тармаклары – сәнәгать, югары
технологияләр, җәмәгать туклануы һәм халык кәсепчелеге белән шөгыльләнүче 40 ка
якын бизнес вәкиле килгән. Кабул итүче як төркемендә инновацияле технологияләр,
машина төзелеше, сәламәтлек саклау, туризм һәм башка өлкәләрдә эшләүче 100 дән
артык предприятие вәкиле катнашыр дип көтелә. Пленар өлештән соң ике яклы
очрашулар билгеләнгән. Форум кысаларында берничә килешүгә, контрактларга имза
куелачак.
26 майга кадәр Спорт сарае каршындагы мәйданда «Тәмле Казан» аш-су
фестивалендә Белоруссия халкы һәм кунаклары татар милли ризыклары – өчпочмак,
кыстыбый, өлеш, Казан пылавы, бәлеш, Казан сырлары, казы, каклаган каз,
чәк-чәк, кош теле, ширбәт кебек затлы ризыклар, шулай ук сөт һәм хуш исле
үләннәр салынган кайнар татар чәе белән сыйлана ала. Фестивальдә Казанның
алдынгы кафе, рестораннары катнаша.
Шунда ук Гастрономия һәм һөнәрчелек ярминкәләре гөрләячәк. Гадәти татар
көнкүреше үрнәкләрен чагылдырган декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, шул
исәптән милли костюмнар тәкъдим ителә. Теләге булган һәр кеше акча сугу, милли
бизәнү әйберләре ясау, халык биюләре, витражлар һәм открыткалар, күннән магнитлар
ясау остаханәләрендә катнаша ала.
Ярминкәләрдә мамык яулыклар, бияләйләр, шәлләр, кулдан чигелгән күн
әйберләр («Казан җөе» эшләнмәләре), ювелир сумаладан бизәнү әйберләре, кулдан
эшләнгән керамика һәм сабыннар, татар милли бизәкләре төшерелгән заманча эшләнмәләр
(яулыклар, сумкалар, түбәтәйләр) тәкъдим ителә.
Фестивальгә килүчеләр арасында Казан рестораннарыннан бүләкләр уйнатыла,
Казанга сәяхәт төп бүләк булып тора. Яшь кунаклар өчен аерым балалар зонасы
эшләячәк.
Өч көн дәвамында Казан артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Кичә Минск халкы алдында Татарстан Республикасының атказанган артистлары Айрат
Ганиев, Илүсә Хуҗина, Марина Карпова, Gauga, «Ямьле» төркемнәре һәм кичәнең
хэдлайнеры «Волга-Волга» төркеме чыгыш ясаган. Әлеге төркем үзенең бер сәгатькә
дип әзерләнгән үзенчәлекле «СКАраоке» программасын тәкъдим иткән. Төркемдәге
артистлар үзләре иҗат иткән җырларны, халык тарафыннан яратып кабул
ителгән «Белые розы», «Седая ночь», «Знаешь ли ты» җырларына махсус аранжировка
ясалган каверларны башкарган. Концерт программасын Илнур Фәсхетдинов һәм
Сөмбел Билалова алып барган.
25 майда, дүшәмбе көнне, 12:00 сәгатьтә тамашачылар DJ Малси Мюзик һәм DJ
BubbleGum, Татарстан Республикасының халык артисты Эльмира Кәлимуллина, Казан
филармониясе җырчылары, Yummy Music Band проекты җырчысы Илгиз Шәйхразиев
чыгышын күрә ала. Өч көнлек бәйрәм концерты 26 майда DJ Малси Мюзик тәкъдим
итәчәк программа белән тәмамлана.
Бүген Боз сараенда 2013 елгы яшүсмерләр арасында иптәшләрчә хоккей матчы
көтелә – Казан командасы Минск яшьтәшләре белән очрашачак.
Исегезгә төшерәбез, Казан белән Минск арасында хезмәттәшлек турында
беренче килешү 1997 елда имзаланган булган. Татарстан башкаласы Белоруссия
башкаласыннан автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар сатып ала. 2024 елның
декабрендә Татарстан һәм Белоруссия башкалалары рәсми рәвештә кардәшләр
булганнан соң шәһәрләр арасында яңа мөнәсәбәтләр урнаштырылган. Икътисад,
шәһәрне планлаштыру, транспорт, медицина, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә
хезмәттәшлекне ныгыту хакындагы килешүне Минск Ратушасында Казан мэры Илсур
Метшин һәм Минск шәһәр Башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев имзалаган.