Бүген Минск шәһәрендә «Казан
көннәре» кысаларында Казанның һәм Беларусь башкаласының яшүсмерләр командалары
арасында иптәшләрчә хоккей матчы узды. Уен олимпия резервындагы махсус
балалар-яшүсмерләр мәктәбе базасында уйналды. Казан мэры Илсур Метшин һәм Минск
шәһәр Башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев матчта шәрәфле кунаклар буларак
катнашты.
«Бүген безнең белән бергә Минск
шәһәренә хакимият, бизнес вәкилләре генә килмәде. Яшь хоккейчыларыбызның,
«Ак Барс» хоккей клубының булачак уенчыларының бирегә килүенә мин бик шат.
Җыелма командабыз безнең өчен дус булган Минск хоккейчылары белән кардәшләрчә
уен уйнаячак. Президентларыбыз Владимир Владимирович Путин белән Александр
Григорьевич Лукашенконың үрнәк булуына чиксез шатмын. Бүген дә хоккей һәм
дуслык җиңсен!» – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Чарада катнашучыларга Минск шәһәре Башкарма комитеты рәисе Владимир
Кухарев шулай ук үзенең сәламләү сүзләрен җиткерде.
«Яшьләр – безнең илләребезнең өметле киләчәге ул. «Казан көннәре»
кысаларында Минскта күп санлы чаралар уза. Һәм, әлбәттә, спорт читтә кала
алмый, чөнки ул – сәламәтлек чыганагы, якты киләчәк. Мондый спорт чаралары
һәрвакыт сөендерә. Яшь хоккейчыларга уңышлар юлдаш булсын, мин аларның осталыкларын
алга таба да камилләштерүләрен телим», – дип билгеләп үтте Владимир Кухарев.
Уен алдыннан күркәм гадәт буенча алканы бер үк вакытта Казан мэры Илсур
Метшин һәм Минск шәһәр Башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев өскә ыргытты.
Уенда 2013 елгы яшүсмерләр катнаша. Казанны ярышларда составына
башкаланың спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче 21 бала кергән шәһәр җыелма
командасы тәкъдим итә. Руслан Салей исемендәге алкалы хоккей буенча олимпия
резервы махсус балалар-яшүсмерләр мәктәбе хоккейчылары – Казан командасының
көндәшләре. Минск командасы составында бозга 20 гә якын уенчы чыкты.
Матч Казан командасы файдасына 9:3 исәбе белән тәмамланды.
Дусларча очрашу дустанә мөнәсәбәтләрдә узды һәм Минск шәһәрендәге «Казан
көннәре»нә кагылышлы спорт программасының тагын бер күркәм вакыйгасы булды.
Исегезгә
төшерәбез, Казан мэры Илсур Метшин эш сәфәре белән Белоруссия башкаласына
килде. 24–26 майда «Казан көннәре» үтә, шунлыктан Татарстан делегациясе дә
биредә.
Чара кысаларында иртән Җиңү һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Шулай ук ике
шәһәрнең хакимият вәкилләре, эшлекле даирәләре катнашында бизнес-форум узды. Моннан тыш, Спорт сарае
каршында «Тәмле Казан» гастрономия фестивале башланды. Чарада Татарстанның милли
ашлары, җирле җитештерүчеләр продукциясе һәм мәдәни программа тәкъдим ителә.