Татарстан башкаласында соңгы фонтан комплексын – Г.Камал исемендәге элеккеге театр, хәзерге К.Тинчурин исемендәге театр бинасы каршындагы фонтаннарны эшләтеп җибәрделәр. Кыштан соң фонтаннар эшен торгызу чаралары апрель азагында башланып, шушы көннәрдә тәмамланды. Җәйге чорга шәһәрдә 31 фонтан әзер. Аларның иң борынгысы Ленин бакчасында 1894 елда, ә иң яңалары «Зилант» скверында 2025 елда ачылган. Илсур Метшинга җәйгә әзерлек эшләре турында хәбәр иттеләр.
Кыштан соң барлык шәһәр фонтаннарының эшен торгызу чаралары тәмамланды
Казанда Г.Камал исемендәге элеккеге театр бинасы каршындагы мәйданда фонтан комплексы эшли башлады. Ул Татарстан башкаласында җәйге чорга әзерлек буенча эшләтеп җибәрелгән соңгы фонтан иде. Шәһәрдә хәзер барлыгы 31 фонтан эшли, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Бу сезонда беренчеләрдән булып Казансу елгасы ярындагы һәм Зорге урамындагы Дан скверындагы фонтаннарны кышкы саклаудан чыгардылар. Аннары иң иске фонтаннарның берсе – Ленин бакчасындагы фонтан корылмасын (аны 1894 елда урнаштырганнар) эшләтеп җибәрделәр. Чираттагы торгызу чараларына Казанның иң яшь фонтаннары – «Елмай» балалар паркында һәм «Зилант» скверындагы (2025 елда яңартылган) су агу җайланмалары кушылды. Бауман урамындагы иң кечкенә фонтаннар – «Бака», «Күгәрченнәр» һәм «Су анасы» да эшли башлады.
Болак ермагындагы иң зур шәһәр фонтаны да җәйге чорга торгызылды. Йөзүче 56 фонтаннан торган корылма су каналының 1,5 чакрым озынлыктагы өлешендә урнашкан, бу Россиядә идарә итүнең бердәм системасы булган иң озын фонтаннар комплексы булып тора. Агымнарның биеклеге 15 метрга җитә һәм архитектур-сәнгати яктырту белән чагылдырыла.
Фонтаннар Казанның күп кенә паркларын һәм мәйданнарын: Белинский скверын, Балыкчы бакчасын, Петров исемендәге паркны, Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае каршындагы һәм Юдинодагы Тимер юлчылар мәдәният йорты янындагы мәйданнарны бизи.
Фонтаннарны кышкы саклаудан соң торгызу эшләре апрель ахырында башланды. Ремонт бригадалары эшләтеп җибәрер алдыннан һәр фонтанны тикшереп чыкты. Башта кыш көне касәләрне һәм җиһазларны каплый торган япмалар сүтелде. Аннары насослар урнаштырылды (аларны туңып ватылмасын өчен гадәттә кышка алып куялар). Чистартканнан һәм киптергәннән соң алар кыш буе складта саклана, һәм җәйге сезонга әзерлек башлану белән аларны яңадан коралар. Фильтрлар алыштырылды. Фонтаннар һәм яктырткычлар әйбәтләп юылды. Белгечләр электр эшен тикшерде, фонтан агымын тигезләү һәм дөрес сиптерү өчен җавап бирә торган детальләр урнаштырды һәм көйләде.
Фонтаннарны эшләтеп җибәргәннән соң белгечләр аларның эшен көн саен тикшереп торачак. Алар су өслегенең чисталыгын күзәтергә, фильтрларны чистартырга, суны алыштырырга, кирәк булганда касәләрне юарга, форсункаларны һәм яктырткычларны көйләргә тиеш. Куркынычсызлык максаты белән электр җиһазларын тикшереп торуга аерым игътибар бирелә.
«Иҗтимагый киңлекләр – шәһәрнең кунаклар каршы ала торган урыны, анда кешеләр очраша, бергә вакыт үткәрә. Парклар һәм фонтаннар шәһәрне яшәү өчен уңайлы мохиткә әверелдерә, шәһәрнең җанландыручы һәм ямьләндерүче өлеше булып тора. Моннан тыш, мөһим икътисадый күренешне билгеләп үтәргә кирәк – җәяүлеләр агымы күп булган җирдә кече бизнес таныла һәм үсә. Шуңа күрә без иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә зур игътибар бирәбез һәм ел саен уңайлылык, чисталык һәм куркынычсызлык таләпләрен арттырабыз. Быел да киңлекләрнең җиһазлары һәм инфраструктурасы торышын тиешле игътибар белән күзәтеп торуыгызны сорыйм», – дип йөкләмә бирде Казан мэры Илсур Метшин.
Парклар һәм скверлардагы балалар һәм спорт мәйданчыкларын яңарту
Парклар һәм скверлар дирекциясе 38 җәмәгать урынын карап тота. Хәзерге вакытта шуларның алтысында – «Континент» паркында, Мир урамындагы скверда, «Ак чәчәкләр» бульварында, Җиңү паркында, Лядский бакчасында һәм «Крылья Советов» паркында балалар һәм спорт мәйданчыкларын яңарту эшләре бара, дип хәбәр итте дирекция җитәкчесе Айгөл Латыйпова. Кайбер җиһазларның өлешләре ватылу сәбәпле, аларны җиңелчә төзәтү мөмкин түгел, ә тулысынча алмаштыру таләп итә.
Мир урамындагы паркта балалар мәйданчыгын торгызу төгәлләнде: биредә иске уен корылмасын яңасына алыштырдылар, шулай ук яңа барабанлы бизиборд, тирбәлмә, таган, комлык һәм таулы җиһаз урнаштырдылар.
Бу атнада «Континент»та, Җиңү паркында һәм «Ак чәчәкләр» бульварында җиһазларны сүтү һәм төзекләндерү эшләре башланачак. «Континент» паркында авария хәлендәге уен төзелешен сүтәләр һәм «Кремль» дигән яңа корылма төзиләр, шулай ук ике балалар тирбәлмәсен яңаларына алыштырачаклар.
Җиңү паркында ике ватык спорт тренажерлар корылмасы алыштырылачак – күкрәк мускулларын ныгытучы җайланма, эллипсоид, шулай ук яңа балалар тирбәлмәсе урнаштырылачак.
«Ак чәчәкләр» бульвары мәйданчыгында ватык батутлар һәм әйләнчек сүтелә, күшәк янында өч яңа батут пәйда булачак.
Төзекләндерү эшләре шәһәрнең башка территорияләрендә дә башкарылачак. «Крылья Советов» паркында ике таган куялар, ә Лядский бакчасының спорт мәйданчыгында ватылган тренажерлар урынына кулларны һәм аякларны күнектерү һәм мускулларны ныгыту өчен яңа җиһазлар урнаштырачаклар.
Барлык объектларда да эшләр дәвам итә.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Казан паркларындагы чараларда 2,3 миллион кеше булган.