«Хөрмәтле казанлылар!
Сезне чын күңелемнән Корбан гаете белән тәбрик итәм!
Тирән мәгънәгә ия әлеге олуг бәйрәм күп гасырлар дәвамында кешеләрне берләштерә, күңелләрне һәм йөрәкләрне сафландыра, яхшылыкка һәм гаделлеккә ышанычны арттыра. Ул җәмгыятьтә мәңгелек әхлакый кыйммәтләрне, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек һәм үзара ярдәмләшү кебек күркәм сыйфатларны тагын да ныгыта, дини кануннарга карата хөрмәт тәрбияли.
Буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләргә тугрылыкны гәүдәләндергән Корбан гаете халкыбыз тарихының һәм мәдәни кодының мөһим өлеше булып тора. Аллаһы Тәгалә кушканнарны һәм ата-бабаларыбыз васыятьләрен үтәп, без бу мирасны аеруча кадерләп саклыйбыз һәм төрле милләт һәм дин вәкилләренең дустанә яшәве өчен җирлек булдырабыз.
Һәр казанлының диндәге әдәп-әхлак принципларына бирелгәнлеге, халкыбызның рухи казанышларына олы хөрмәте һәм игътибарлы мөнәсәбәте белән тынычлыкны ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертүе нәтиҗәсендә башкалабызда конфессияара бердәмлекнең уникаль мохите формалашты. Нәкъ менә сезнең һәрдаим теләктәшлеккә омтылуыгыз һәм тирә-юньдәгеләргә карата кайгыртучанлык күрсәтүегез мегаполисыбызга чын мәгънәсендә толерантлык, тигез хокуклылык һәм татулык үрнәге булып калырга ярдәм итә.
Әлеге бәйрәм көнендә сезгә җан тынычлыгы, нык сәламәтлек һәм иминлек телим! Аллаһы Тәгалә кылган догаларыгызны кабул итсен, ә Корбан гаете, барыбызны да изге уй-ниятләр, игелекле гамәлләр белән берләштереп, һәр гаиләгә бәрәкәт һәм бәхет алып килсен!
Корбан гаете мөбарәк булсын!» – диелә котлауда.