Казанда «Ярдәм» сәламәтләндерү-тернәкләндерү үзәге төзелеше төгәлләнеп килә. Аның үзәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, шул исәптән сукырлар, начар күрүчеләр һәм коляскада йөрүчеләр өчен, имин һәм уңайлы махсус проектлаштырылган 25 метрлы бассейн булачак. Казан мэры Илсур Метшин Су спорт төрләре федерациясе президенты Дмитрий Мазепинга шәхси иганәләргә төзелүче уникаль объект турында сөйләде.
Илсур Метшин Дмитрий Мазепинга Серов урамындагы инклюзив тупланмалар буйлап экскурсия үткәрде. Башта ул кунакка мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен «Дан» спорт үзәген тәкъдир итте. 1200 квадрат метр мәйданлы ике катлы спорт үзәгендә көн саен 500гә якын кеше флорбол (коляскадагы хоккей), бочча, футбол, кече футбол, волейбол һәм баскетбол кебек 15 спорт төре белән шөгыльләнә. Аннары алар янәшәдә төзелә торган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бассейнлы сәламәтләндерү-тернәкләндерү үзәген карады.
«Универсиадага кадәр Казанда бассейннар санын бармак белән санап була иде, бүген аларның саны 84 кә җитте. Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруны безгә ышанып тапшырулары очраклы түгел. Ләкин без моның белән генә тукталып калмадык. Элегрәк без башта гадәти бассейнны төзи идек, ә аннары аны сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен җайлаштырырга тырыша идек. Әмма бу объект – башкача. Монда баштан ук үзенчәлекле кешеләр өчен бинаның һәр өлеше уйланылган. Бу сукырлар, начар күрүчеләр, коляскалылар өчен тулысынча җайлаштырылган беренче бассейн. Без барыбыз да спорт белән, шул исәптән йөзү белән дә шөгыльләнергә тиеш дип саныйбыз. Шуңа күрә мин сезгә, Су спорт төрләре федерациясе рәисе буларак, эшләрнең йомгаклау этабына җитүен һәм тиздән бу искиткеч бассейнны эшләтеп җибәрәчәгебезне хәбәр итәргә шатмын», – дип сөйләде Илсур Метшин Дмитрий Мазепинга.
Бассейн касәсе корылмасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең барлык кирәкле ихтыяҗларын исәпкә алып проектлаштырылган. Аз хәрәкәтләнүчеләргә уңайлы булсын өчен суга төшү өчен пандус каралган, ә идәннең тирәнлеге үзгәрүчән – 1,2 дән 1,8 метрга кадәр. Бассейнның озынлыгы 25 метрлы, дүрт юлы бар.
Бассейн янында сәламәтләндерү массажы, гидромассаж, әзерлек дәресләре, шулай ук дежур шәфкать туташлары һәм тренерлар кабинетлары ачылачак. Шулай ук үзәк бинасына уку сыйныфлары, процедура кабинетлары булган медицина бүлеге һәм инвалидларны тернәкләндерү өчен башка бүлмәләр керә.
Объектның төзелеше тәмамлану этабына килеп җитте. Үзәк шәхси хәйриячеләр кертемнәре хисабына корыла. Бина эчендә бизәү эшләре тәмамлана: түшәмнәрне каплыйлар, диварларны буяу өчен әзерлиләр. Бассейн касәсе гидравлик сынау уза. Шуннан соң эшчеләр йомгаклау эшенә керешәчәк: бассейн төбен мозаика белән, ә тирә-юньне таймый торган керамогранит плитә белән түшәячәк. Тышкы яктан фасадны тышлау һәм култыкса каплавычларын урнаштыру тәмамлана. Якын арада төзүчеләр фирәзә төсендәге декоратив алюминий панельләр коруга керешәчәк. Объектта көн саен 50 гә якын эшче һәм 5 берәмлек техника эшли. Гомумән алганда, объектта төзелеш эшләре 91% ка башкарылган. Төзелеш эшләрен көз башына тәмамлау планлаштырыла.
Бинаның ишегалдында фонтан каркасы коелган һәм яңгыр сулары канализациясе системасы төзелгән. Юл өслеген ясау өчен туфракны эшкәртәләр.
Үзәк ай саен Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә 800гә кадәр кеше килүгә исәпләнгән. «Дан» үзәге белән беррәттән эшләү мәйданчыкларга аена якынча 1,3 мең кешене, ягъни елына 15,6 меңнән артык кешене кабул итәргә мөмкинчелек бирәчәк.
«Илсур Рәисович, Россиянең су спорт төрләрен үстерүгә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт. Казанда уздырылган Суга сикерү буенча Россия чемпионаты өчен аерым рәхмәт. Быел җәен без Казанда төп турнирны – Озын суда йөзү буенча Россия чемпионатын уздыру өчен сезнең янга килергә телибез. Безгә Казан кунаклары һәм дуслары булу – зур шатлык. Сезнең профессиональ спортны гына түгел, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә спортны үстерүдә мөмкинчелек табуыгыз зур хөрмәткә лаек, алга таба да максатларыгызны гамәлгә ашыруны дәвам итегез, уңышлар телибез сезгә. Казанга һәм өлешчә су спорт төрләрен үстерүгә багышланган махсус объектны күрергә чакырганыгыз өчен рәхмәт. Минемчә, бу Татарстан өчен дә, бөтен Россия өчен дә уникаль проект, биредә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләрен уңайлы хис итсен һәм гади тормышка яраклашсын өчен бөтен кирәкле әйберләр бар», – диде Дмитрий Мазепин.
Исегезгә төшерәбез, уникаль үзәкне төзү 2024 елның июлендә башланды. Ул «Ярдәм» бердәм комплексына керә, анда 2022 елдан башлап сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен «Дан» спорт үзәге эшли. Ә тернәкләндерү һәм укыту үзәгендә 2013 елдан башлап Луи Брайль системасы буенча язу һәм укуга, компьютер дәресләренә, төрле һөнәрләр өйрәнүгә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 22,7 меңнән артык кеше – сукырлар, саңгырау һәм телсезләр, шулай ук коляскада йөрүчеләр, Даун синдромы, БЦП булган авыручылар һ.б. катнаша.
2024 елда «Ярдәм» үзәге янында Серов урамында республикада һәм Россиядә беренче булган 3,9 гектар мәйданлы инклюзив бульвар ачылды, ул тулысынча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган. Иҗтимагый киңлекне «Дан» инклюзив спорт комплексы тернәкләнүчеләре һәм үзенчәлекле яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып әзерләгәннәр.
Серов урамындагы паркта махсус җиһазлар белән балалар һәм спорт мәйданчыклары, сәхнә, тойгылы бакча, җәяү йөрү зоналары, Бочча уйнау мәйданчыгы һәм көйләүле утыргычлы шахмат өстәлләре бар. «Игелекле сувенир» кибетендә инклюзив остаханәләрдә эшләнгән товарлар сатыла.
Бульварда тулысынча яшелләндерү эшләре үткәрелгән, ә янәшәдә 100 дән артык машина кую урыны, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен дә, оештырылган.