Казан мэры Илсур Метшин эш сәфәре белән Кытайга китте. Сәфәр кысаларында шәһәр башлыгы эшлекле программа нигезендә әһәмиятле инфраструктура объектларында булачак. Делегация составында шулай ук Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм Казанның халыкара элемтәләр идарәсе башлыгы, БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре ассоциациясенең генераль секретаре Арсений Карякин һәм башкалар бар.
Илсур Метшин Пекин үзәгендә урнашкан күпфункцияле комплекс белән танышачак. Әлеге проект заманча инфраструктураны һәм җир асты дәрәҗәсендәге корылмаларны үз эченә алган торак һәм эшлекле киңлекләр бергәлеген булдыруның яңа үрнәге булып тора. Хәзерге вакытта комплексның сату офисында булачак проектның масштаблы макеты тәкъдим ителә. Әлеге макетта шоурумнарны, арт-объектлары һәм су өслекләре булган ял итү зоналарын күрергә була.
Алга таба программа кысаларында PowerChina компаниясе җитәкчелеге белән очрашу каралган. Бүгенге көндә әлеге оешма Кытайның иң эре проект һәм төзелеш компанияләренең берсе булып тора. PowerChina берләшмәсенең Якын Көнчыгышны, Африка, Азия-Тын океан төбәген, Америка һәм Евразияне колачлаган алты төбәк штаб-квартирасы бар. Пекиндагы «Дасин» халыкара аэропорты, Доха шәһәрендәге (Катар) яңа халыкара аэропорт, шулай ук Конго, Эквадор һәм Ангола Республикасындагы объектлар компаниянең иң әһәмиятле проектларыннан санала.
Эшлекле сәфәр кысаларында Илсур Метшин шулай ук Шоуган Индустриаль паркы белән танышачак. 1919 елда нигез салынган әлеге объект озак вакытлар дәвамында Кытайдагы иң эре корыч кою заводларының берсе булган. Хәзерге вакытта ул сәнәгать территорияләрен уңышлы торгызу үрнәге буларак карала.
Сиань шәһәрендә Евразия – Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр бөтендөнья оешмасы советы утырышында чыгыш ясау эшлекле сәфәрнең соңгы чарасы булачак.
Әлеге утырышта Илсур Метшин доклад белән чыгыш ясаячак. Чарада башкала мэры Казанны цифрлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Моннан тыш, шул ук көнне Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр бөтендөнья советының сәяси дебатлары уздырылачак.