БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре ассоциациясенең мактаулы рәисе ярдәмчесе итеп штаттан тыш нигездә Радик Шәфигуллин билгеләнде. Моңа кадәр ул шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарды. Бүген яңа вазифага билгеләү турындагы хәбәрне Казан башлыгы Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының II сессиясендә хәбәр итте.
Утырышта Радик Шәфигуллинга «Казан шәһәре файдасына башкарган хезмәте һәм батырлыгы өчен» билгесен тапшырдылар.
«Радик Равил улының Башкарма комитетта эшләү этабы тәмамланды һәм ул бүгеннән Мэр ярдәмчесе статусында булачак. Ул миңа халыкара эшчәнлек буенча ярдәм итәчәк. БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре ассоциациясе, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасы буенча безнең алда зур бурычлар тора. Бу атнада Кытайда Бөтендөнья советы узачак. Радик Равил улы һәрвакыт үзгәрешләр ягында торучы зат, аңа һөнәри эшчәнлектә үз-үзен шәхес буларак ачу мөһим икәнлеген аңлыйбыз. Теләкләрен чынга ашыру өчен без аны яңа халыкара мәйданга тәкъдим итәбез», - дип фикерләрен белдерде Илсур Метшин.
Радик Шәфигуллин, үз чиратында, олы ярдәм күрсәткән һәм чын остазы булган шәһәр башлыгына рәхмәтен җиткерде: «Минем бу трибунага басып бик күп тапкыр чыгыш ясаганым булды, әмма бүгенге кебек беркайчан да болай дулкынланмадым. Сәбәбе нидә дисезме?! Моңа кадәр без башкарган эшләребез, уңышларыбыз хакында сөйләштек, алга таба хәл итәсе бурычларны билгеләдек. Бүген исә 48 еллык гомернең 24 елына – мэрия, шәһәр администрациясе белән бәйле эшчәнлегемә йомгак ясала. Шушы вакыт аралыгында мин икенче категорияле белгечтән башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасына кадәр юл үттем. Илсур Рәис улы, чын остаз булуыгыз, теләктәшлек белдерүегез өчен рәхмәт».
Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, ул Казанны уңай якка үзгәртергә мөмкинлек биргән үзгәрешләр шаһиты булган җитәкче. «Соңгы елларда студент чагымнан ук күңелемә якын эшчәнлек: муниципаль идарәне камилләштерү, цифрлаштыру белән шөгыльләндек. Һәм әлеге юнәлештә зур уңышларга ирештек дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Без акыллы шәһәрләр рейтингында Санкт-Петербургтан соң өченче урында торабыз. Тагын бер зур уңышыбыз: идарә итү эшчәнлегендә шәһәрнең тулы кыйммәтле 3d моделен һәм аның цифрлы игезәген кулланучылар буларак Мәскәүдән генә калышабыз. Илсур Рәис улы, сез хәзер Сергей Семеновичтан (искәрмә - Мәскәү мэры) соң икенче», - диде Радик Шәфигуллин.
Ул яңа вазифага билгеләүләренә шат булуын белдерде: «Илсур әфәнде, бу юнәлешне миңа ышанып тапшыруыгыз өчен зур рәхмәт. Тормыш китабымдагы муниципаль хезмәткәр битләрен ябам, ләкин Казан кешесе буларак ул минем өчен ачык калачак. Киләчәктә дә үз шәһәремә, кече Ватаным булган республикабызга һәм илебезгә файдалы шәхес булырмын дип ышанам», – дип сүзен тәмамлады Радик Шәфигуллин.
Белешмә
Шәфигуллин Радик Равил улы 1977 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Апас районының Әҗем авылында туа.
2000 елда Босфор университетының (Истанбул) икътисади һәм административ фәннәр факультетын тәмамлый.
2001 ел – «Сандугач» җаваплылыгы чикләнгән җәягыятенең коммерция директоры, Казан.
2001 елдан 2005 елга кадәр – 2 категорияле белгеч – эшләр идарәчесе, секретариат референты, баш белгеч – Казан администрациясе башлыгының референты.
2006 елдан 2009 елга кадәр – секретариат җитәкчесе – Казан Башкарма комитеты җитәкчесе эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы.
2009 елдан 2014 елга кадәр – Казан Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе аппараты җитәкчесе.
2014 елдан 2017 елга кадәр – Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы.
2017 елдан – Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең финанс-милек мәсьәләләре буенча урынбасары.