Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы үсешенә керткән зур өлешләре өчен халыкка республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырды. Бүләкләү тантанасы Ратушада бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының II сессиясендә узды.
«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы» дәүләтнеке булмаган коммерциячел булмаган оешманың Кулланучылар хокукларын яклау буенча адвокат консультациясе адвокаты Марат Фетюхин бүләкләнде.
«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятенең оештыру һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы урынбасары Алексей Гусаров бүләкләнде.
«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән Казан шәһәре Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең Инженерлык инфраструктурасын үстерү бүлеге баш белгече Александра Недопекина бүләкләнде.
«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Наталья Шәрипова бүләкләнде.
«Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемгә «Казан промстройпроекты» институты» ААҖ генераль планы бүлеге башлыгы Лилия Үзбәкова лаек булды.
«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә Казан шәһәре Яңа Савин районының «Ресурс» 146 нчы лицей» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең сынлы сәнгать укытучысы Эльмира
Әбдуллина лаек булды.
«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «Тәрбия һәм укытуның татар теле белән катнаш төрдәге 348 нче балалар бакчасы» муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең өлкән тәрбиячесе Резедә Әүхәдиева лаек булды.
«Казанның намуслы хезмәте өчен» билгесе белән «Казанның дезинфекция станциясе» МБУнең Йомгаклау дезинфекциясе һәм санитар эшкәртү бүлегенең медицина дезинфекторы Валентина Стрелкова бүләкләнде.
«Казанга намуслы хезмәте өчен» билгесе белән «Радиоприбор АҖ» үзәк конструкторлык бюросының өченче категорияле инженер-конструкторы Надежда Данилова бүләкләнде.
«Казанга намуслы хезмәте өчен» билгесе белән Казанның «Органик синтез» ГАҖ полиэтилен заводының компрессор җайланмалары машинисты Мөнирә Сафина бүләкләнде.
«Казан горурлыгы һәм даны» билгесе белән хәрби хезмәткәр Раил Җәләлов бүләкләнде.
«Казан хакына хезмәт һәм фидакарьлек өчен» билгесе белән Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин бүләкләнде.
«Казан хакына хезмәт һәм фидакарьлек өчен» билгесе белән Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы киңәшчесе Наил Минвәлиев бүләкләнде.
«Казан волонтеры» мактау билгесенә «За мирное небо» ХФ рәисе Тимур Эткеев лаек булды.
Казанның Мактау грамоталары «Унистрой» идарәче компаниясе» АҖ генераль директоры Радик Сәлимгәрәевка һәм Казанның Контроль-хисап палатасы Рәисе урынбасары Рушания Фәйзрахмановага тапшырылды,
«Гринстан» Ландшафт компаниясе» ҖЧҖ башкарма директоры Зөфәр Шәмсетдиновка, «Татинвестгражданпроект» Баш территориаль проект-эзләү фәнни-җитештерү фирмасы» ТР ДУП 7 нче Архитектура-планлаштыру инженерлык остаханәсе башлыгы Владимир Вилковка һәм «Татинвестгражданпроект» «Баш территориаль проект-эзләнү фәнни-җитештерү фирмасы» ТР Дәүләт унитар предприятиесенең 2 нче номерлы остаханәсе архитектура-планлаштыру инженериясе башлыгы Григорий Руденкога Казан Мэрының Рәхмәт хатлары тапшырылды.