Бүген Казан Ратушасында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына кандидатларны сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Ачык конкурска өч кандидаттан гариза алынган. Комиссия карары нигезендә финалга өч дәгъвачының барысы да кертелгән. Алар үзләренең шәһәр үсешенә кагылышлы программаларын Казан шәһәре Думасының II сессиясе утырышында тәкъдим итәчәкләр.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына ачык конкурс 22 сентябрьдә узган бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының беренче сессиясендә игълан ителгән иде. Конкурста Россия Федерациясе гражданины булган, югары белеме һәм кимендә ике ел муниципаль хезмәт стажына ия яки белгечлек буенча кимендә дүрт ел эшләгән, шулай ук җитәкче буларак эш тәҗрибәсе туплаган затлар катнаша алуы хакында хәбәр ителде.
Конкурска документларны түбәндәге өч кандидат: «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директорының матди-техник яктан тәэмин итү буенча урынбасары Марат Мәхмүтов, Казан Башкарма комитетының гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Гафаров, «Шәһәр күперләре» муниципаль унитар предприятиесе директоры Станислав Сорокин тапшырган.
Комиссия составына алты рәсми зат – Казан шәһәре Думасыннан өч депутат һәм Татарстан Республикасы рәисе тәкъдим иткән өч вәкил билгеләнгән. Республика җитәкчелегеннән комиссия составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаровны, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтыновны, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәровны күрергә була.
Казан шәһәре Думасыннан комиссия составындагы затлар исемлегенә Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова кертелгән.
Бәяләү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе финалга өч кандидатның барысын да керткән. Бүген Казан шәһәре Думасының икенче сессиясендә алар шәһәр үсешенә кагылышлы үз концепцияләрен тәкъдим итәчәк.
«Комиссия әгъзалары документлар белән танышты, дәгъвачылар белән фикер алышты һәм барлык кандидатларны Казан шәһәре Думасы сессиясендә тәкъдим итәргә дигән карар кабул итте. Аларга утырышта чыгыш ясарга һәм шәһәрне үстерү программаларын тәкъдим итәргә туры киләчәк. Бәйгедә катнашкан һәр кандидатка рәхмәтемне белдерәм», - диде Казан мэры Илсур Метшин.