Бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының II сессиясе утырышында Рөстәм Гафаров күпчелек тавыш белән кабат Казан Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды. Казан мэры Илсур Метшин шәхсән үзе Рөстәм Гафаровны әлеге вазифага сайлануы белән ихластан котлады һәм бу аның профессиональ җитәкче булуын, шәһәргә хезмәт итү эшенә тугрылыгын тану, диде.
Башкарма комитет җитәкчесе, шәһәр уставы нигезендә, конкурс комиссиясе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан Казан шәһәре Думасы тарафыннан билгеләнә, дип искәртте Илсур Метшин. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына ачык конкурс 22 сентябрьдә узган бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының беренче сессиясендә игълан ителгән иде. Конкурска документларны түбәндәге өч кандидат: «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директорының матди-техник тәэмин итү буенча урынбасары Марат Мәхмүтов, Казан Башкарма комитетының гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Гафаров, «Шәһәр күперләре» муниципаль унитар предприятиесе директоры Станислав Сорокин тапшырган.
Бүген конкурс комиссиясе, бәяләү нәтиҗәләре буенча финалга өч кандидатның барысын да керткән.
Утырышта кандидатлар шәһәр инфраструктурасын үстерү һәм аеруча кискен мәсьәләләрне хәл итү буенча үз тәкъдимнәрен белдергән.
Марат Мәхмүтов тәкъдим иткән программада җылылык белән тәэмин итү системаларының торышына басым ясала, аларның аяныч хәлдә булуы искәртелә. Аның сүзләренчә, җылылык челтәрләренең 60 проценты тузган хәлдә. Гамәлдәге 127 котельняның һәм 27 үзәк җылылык пунктының яртысын кичекмәстән төзекләндерергә кирәк дип саный ул. Моннан тыш, Мәхмүтов бу өлкәдә квалификацияле кадрлар җитмәү мәсьәләсен дә билгеләп үтте. Әлеге юнәлештә шәһәрнең укыту һәм стажировка программасын эшләргә, шулай ук илнең башка төбәкләреннән белгечләр җәлеп итү өчен шартлар булдырырга тәкъдим итте.
Станислав Сорокин программасында тротуарларны карап тоту һәм урамнарны җыештыру мәсьәләләренә басым ясала. Аның сүзләренчә, бу елда республика ярдәме белән шәһәргә вакуумлы 8 җыештыру машинасы кайтартылган. Әмма шәһәр өчен әлеге машиналар гына җитәрлек түгел. Тротуарларны тиешле дәрәҗәдә карап тоту өчен шәһәргә өстәмә рәвештә 118 берәмлек кече машина һәм юлларны карап тоту өчен катнаш төрдәге 28 юл машинасы таләп ителә. Кандидат кышкы чорда юлларны карап тоту мәсьәләсенә аеруча игътибарлы булырга кирәклегенә басым ясады: ул яңгыр сулары канализациясенә ком утырганлыктан, ком-тоз катнашмасыннан баш тартып, юлларга сибә торган заманча катнашмалар кулланырга киңәш итте.
Рөстәм Гафаров үз чыгышында муниципаль сектор белән нәтиҗәле идарә итү, салым базасын үстерү һәм барлык республика, федераль программаларда актив катнашу очрагында гына шәһәр хуҗалыгын үстерү темпларын тизләтергә һәм саклап калырга мөмкин булуын билгеләп үтте.
Киләчәк турында сөйләгәндә, Гафаров Казанның баланслы үсештә булырга тиешлегенә басым ясады: торак төзелеше, яңа эш урыннары, шулай ук социаль, юл һәм инженер-техник инфраструктура берьюлы үскән очракта гына шәһәр зур уңышларга ирешә алачак. Башкарма комитет алдына шундый бурыч куелган: 2030 елга тулаем җирле продукт күләме, ел саен 2,5% ка артып, 2 триллион сумга җитәргә тиеш.
Аның сүзләренчә, шәһәрнең озак вакытка исәпләнгән үсеш планына метрополитенның икенче линиясен төзеп бетерү, яшелләндерелгән территорияләр мәйданын 40% ка кадәр арттыру, яңа юллар һәм социаль объектлар (мәктәпләр, поликлиникалар, физик тәрбия бирү комплекслары) төзү, шулай ук бульварлар һәм яр буйларын булдыру исәбенә җәяүлеләр инфраструктурасын яхшырту мәсьәләләре керергә тиеш. Алдагы биш елда ул экологик автобусларга күчүне һәм трамвай юлларын яңартуны күздә тотып, җәмәгать транспорты торышын яхшыртырга тәкъдим итте.
Гафаров Казан өчен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә капиталь төзекләндерү үткәрү буенча бишьеллык программа кирәклеген аерым билгеләп үтте. Әлеге программа кысаларында башкалада елына кимендә 11 балалар бакчасы төзекләндерелергә тиеш дип саный җитәкче. «Бүген 186 балалар бакчасы бинасы комплекслы төзекләндерүгә мохтаҗ, шуларның 54 енә кичектергесез игътибар таләп итә», - диде ул.
Ул шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләренең 30 бинасын төзекләндерүгә әзерлек эшләре белән таныштырды.
«Азино» торак массивында мәдәни үзәк, «Теплоконтроль» микрорайонында балалар иҗаты үзәген төзү һәм Казанның иске зооботаника бакчасы территориясен үстерү күздә тотыла.
Аның фикеренчә, креатив индустрияләрне, IT-инфраструктураны үстерү һәм проектлар белән идарә итү, аларга мониторинг үткәрү өчен цифрлы технологияләрне кертү аерым игътибар таләп итә.
«Без кече эшмәкәрлекне алга таба үстерергә телибез. Уенның тотрыклы, аңлаешлы кагыйдәләрен булдыру, уңайлы эшлекле климат формалаштыру һәм икътисадның әлеге тармагына мөмкин булганча ярдәм итү – безнең мөһим бурычыбыз», – дип белдерде Рөстәм Гафаров.
Ул шәһәр тарафыннан зур өметләр баглана торган «Казан – судагы шәһәр» программасын гамәлгә ашыруга аерым тукталды. Әлеге проект кысаларында Иделдә Локомотив ярымутравында су-туризм кластеры булдыру күздә тотыла. «Кластерга яңартылган парклар, остаханәләр, саклагычлар, сәяхәтчеләр өчен су трамвайлары причалы, экстремаль су спорты төрләре үзәге, иҗтимагый зоналар, күзәтү мәйданчыгы һәм чаралар уздыру мәйданчыклары керәчәк», – диде Гафаров.
Әлеге проект кысаларында хәзерге йөк портының урыны башка җиргә күчереләчәк, шулай ук дүрт биек бина: бизнес-үзәк, апартаментлар, торак һәм кунакханә комплекслары төзү күздә тотыла.
«Соңгы биш елда су белән тәэмин итү һәм агынты сулар чыгып китү челтәрләренең озынлыгы 10 процентка арттырылды, әмма аларның күбесе яңартуны таләп итә – челтәрләрнең 70 проценты тузган хәлдә», - дип, әлеге мәсьәләгә шәһәр Думасы депутатларының игътибарын юнәлтте ул. Табигый тузуны төп сәбәп дип атады. Аның сүзләренчә, агымдагы елның 9 аенда су белән тәэмин итү челтәрләрендә 862 авария очрагы, агынты сулар чыгып китү челтәрләрендә 133 авария очрагы җайга салынган.
Торак фонды өлкәсендә 2010 елдан соң капиталь төзекләндерелгән йортларда подъездларны төзекләндерү буенча бишьеллык программа проекты әзерләнгән. Программага 3,5 мең подъездлы 1230 йорт кертелгән. 2023 елдан әлеге программа кысаларында 317 күпфатирлы йортта 900 подъезд төзекләндерелгән һәм әлеге эшләр ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Казан уставы нигезендә Башкарма комитет җитәкчесен билгеләү турындагы карар ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителә, дип искәртте Мэр. Тавыш бирү процедурасын уздырганнан соң Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына күпчелек тавыш белән Рөстәм Гафаров билгеләнде.
Казан мэры Илсур Метшин шәхсән үзе Рөстәм Гафаровны әлеге вазифага сайлануы белән ихластан котлады: «Әлеге җиңү сезнең киңкырлы профессиональ җитәкче булуыгызны, шәһәргә хезмәт итү эшенә тугрылыгыгызны дәлилли торган күрсәткеч. Сезнең алда бик зур бурычлар тора: икътисадны ныгыту, шәһәр инфраструктурасын үстерү, тарихи мирасны саклау, халыкның тормыш сыйфатын арттыру өчен бөтен тырышлыгыгызны куеп эшләргә кирәк. Бу очракта Татарстан Республикасы рәисе җитәкчелегендәге тулы команданың бердәм эшләве таләп ителә. Мин Сез җитәкчелек иткәндә Башкарма комитетның тотрыклы үсештә булачагына, нәтиҗәле эшчәнлеккә, шәһәр халкы белән үзара аңлаешлы мөнәсәбәтләр булачагына ышанам», – диде шәһәр башлыгы.
Белешмә
Гафаров Рөстәм Гыйльфан улы 1965 елның 11 октябрендә Казанда туа.
1988 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтын тәмамлый.
1988 елның августыннан 1991 елның августына кадәр Казан сөт комбинатының компрессор цехы инженер-механигы, җитәкчесе булып эшли.
1991 елның сентябреннән 1993 елның маена кадәр – «ИТ-проект» МП төзекләндерү-монтаж участогы җитәкчесе.
1993 елның маеннан 2001 елның гыйнварына кадәр – «Кипер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры.
2001 елның гыйнварыннан 2006 елның мартына кадәр – шәхси эшмәкәр.
2006 елның мартыннан сентябренә кадәр – Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясенең торак-коммуналь хуҗалыгы, тышкы төзекләндерү һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе.
2006 елның сентябреннән 2010 елның маена кадәр – Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары.
2010 елның маеннан 2018 елның октябренә кадәр – Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы.
2018 елның 11 октябреннән 2020 елның 20 октябренә кадәр – Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
2020 елның 21 октябреннән – Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе.
2025 елның 13 октябреннән – Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе.
Бүләкләре:
«Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел); Казанның Мактау грамотасы (2010 ел); Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2012, 2018 ел); Казан шәһәре Мэры Рәхмәте (2013 ел); «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2014 ел); Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2015, 2016 ел); «Казан файдасына башкарган хезмәте һәм батырлыгы өчен» мактау билгесе (2015 ел); Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты (2016 ел); «Ватан алдындагы казанышлар өчен» II дәрәҗә ордены медале (2016 ел); «Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале (2014 ел); «Сочи шәһәрендә 2014 елгы ХХII Олимпия кышкы уеннары һәм ХI Паралимпия кышкы уеннары» истәлекле медале (2015 ел); «Казан шәһәрендә 2015 елгы XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты» истәлекле медале (2016 ел); «2010 елда Бөтенроссия халык санын алуны уздыруда керткән өлеше өчен» медале (2012 ел); Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты (2015, 2017 ел); «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасына 85 ел» юбилей медале (2017 ел), «Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе һәм Флотына 100 ел» истәлекле юбилей медале (2018 ел); «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале (2022 ел); Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте (2023 ел); Дуслык ордены (2024 ел); Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең Рәхмәт хаты (2025 ел); «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале (2025 ел).
Өйләнгән, ике бала тәрбияли.