Парковкалар эшенә реаль трафикны исәпкә алып төзәтмәләр кертелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). Казанда 1-нче августтан түләүле муниципаль машина калдыру урыннары эш һәм шимбә көннәрендә 7.00 сәгатьтән алып 21.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Шулай итеп, парковкада машинаны якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә, шулай ук төнге сәгатьләрдә калдырган өчен акча алынмаячак.
Мондый карар муниципаль машиналар кую урыннары челтәре эшенең беренче айларына анализ ясау нәтиҗәләре буенча кабул ителде.
“Шәһәр хакимияте алдында торган бурыч – автомобильләрне тоткарлыксыз хәрәкәт һәм хәтта иң “җанлы” урыннарда да машинаны калдыру өчен урын белән тәэмин итү мөмкинлекләре булдыру, - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин. - Әле күптән түгел генә үзәк урамнарда нинди авырлык булганлыгын без барыбыз да хәтерли. Бүгенге көндә ситуация тамырдан үзгәрде”.
Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, ташламалар кертү белән шәһәрдәге эшмәкәрлек-ширкәтләрнең фикере дә исәпкә алынды. “Барлык хәлләрне игътибарга алып, шулай ук халыкны җәлеп итү максаты белән кичке сәгатьләрдә һәм ял көннәрендә кафе һәм ресторан хуҗаларының бушлай машина кую урыннары булдыру турындагы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, минем тарафтан бәйрәм, ял көннәрендә һәм төнге вакытларда ташламалар кертү карары кабул ителде. Әлеге карарны көтелмәгән диеп булмый, чөнки без алдан ук муниципаль машиналар кую урыннары эшенә реаль трафикны исәпкә алып төзәтмәләр кертелү мөмкинлеге турында әйткән идек”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.
Казан шәһәренең Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, ташламалы режим кертү нәтиҗәсендә парковкалар эшчәнлегеннән кергән керемнәр күләме 10-12%-ка төшәчәк.