Татарстан башкаласы Мэры шәһәр зооботаника бакчасын үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь). Урта Кабан күле яр буенда Казан зооботаника бакчасының яңа мәйданчыгында субай сугу буенча эшләр бара. Эшләр барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин да танышып кайтты, биредә ул территорияне планлаштыру проекты буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов катнаштылар.
Проектны ясаучылар сүзләренә караганда, Казанның яңа зооботаника бакчасы ике тематик зонадан торачак. Зоопаркка киңәйтелергә бирелгән яңа территориядә “Река Замбези” проекты тормышка ашырылачак. Мәйданчык ниндидер конкрет зоналарга бүленмәячәк, аның буенча жираф, импала, антилопа, зебралар иркенләп йөри алачаклар. Ерак түгел бегемот вольеры урнашачак.
“Река Замбези” проекты кысаларында территориядә 32 төр җәнлекләрнең 231 токымын урнаштыру планлаштырыла. Зооботаника бакчасы җитәкчелеге җәнлекләрне башка зоопарклардан махсус программа кысаларында күчерергә ниятли. Вольерларның гомуми мәйданы 11 мең кв.метрдан артып китәчәк. Шулай ук паркның әлеге өлешендәге территориясендә 200 кешелек кафе, якты керү төркеме, велосипед юллары, күз явын алырлык яр буе линиясе төзү планлаштырыла.
Киңәшмә барышында очрашуда катнашучылар зооботаника бакчасын үстерү перспективалары буенча фикер алыштылар: экспертлар фикеренчә, балалар һәм аларның ата-аналары өчен интерактив мәйданчык булдыру, Урта Кабан күле яр буена чыгуны оештыру, суда төрле активлык төрләрен ачу яңа туристик магнитка әйләнергә булышачак.
Казан Мэры, экспертларның фикерен исәпкә алып, шәһәрнең әлеге өлешендәге бөтен матурлыкны, шул исәптән су көзгесен дә максималь кулланып, проектны эшләп бетерү тәкъдиме белән чыкты. И.Метшин белгечләрнең бердәм эшчәнлеге аркасында проект барлык заманча таләпләргә җавап бирәчәклегенә ышанычын белдерде. “Иң мөһиме җәнлекләрнең яшәү шартлары яхшыра. Казанда шәһәрлеләр алдында да, шәһәр кунаклары алдында да оят булмаслык зоопарк барлыкка киләчәк”, - диде шәһәр җитәкчесе.