Татарстан башкаласы Мэры бүген Спортчылар авылындагы Халыкара мәгълүмати үзәктә шәһәрнең кунакчыллык өлкәсе вәкилләре белән очрашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин район администрацияләренә һәм башкала отельерларына отель янындагы территорияләрне тиешле дәрәҗәгә китерергә кушты. Шәһәр җитәкчесенең шәһәрнең кунакчыллык өлкәсе вәкилләре белән очрашуы бүген Спортчылар авылындагы Халыкара мәгълүмати үзәктә узды.
Эшлекле киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары Иван Кузнецов һәм Игорь Куляжев, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры урынбасары Азат Галиәхмәтов, Туризмны үстерүгә булышлык күрсәтү комитеты рәисе Евгения Лодвигова, шулай ук шәһәр районнары администрацияләре башлыклары ктанаштылар.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр отельерлары белән узган соңгы җыелышта Илсур Метшин отельләр янындагы территорияләрне рәткә салырга кушкан иде, биредә чемпионатның клиент төркемнәрен урнаштыру планлаштырыла. Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, Казан кунаклары чемпионат барышында шәһәребезне бөтен матурлыгында күререгә тиешләр.
Евгения Лодвигова сүзләре буенча, бүгенге көндә алда ачыкланган 50 төзекләндерелмәгән территориянең 33-е тәртипкә китерелгән. Ул шулай ук отельерлар очраша торган проблемаларны да атап үтте. Кунакханә тәрәзәләреннән караганда урам якны матур күренеш белән тәэмин итәр өчен, милекчеләр белән эшләргә кирәк. Алар үзләренең территорияләрен чүп-чар, төзелеш калдыклары һ.б.лар белән тутырганнар, территорияне тәртипкә салу буенча эшне җайга салу шуңа да авыр.
Шәһәр җитәкчесе тиешле ведомстволарга намуссыз милекчеләр белән эш алып барырга кушты. “Үзләренә тапшырылган территорияне тәртипкә китерер өчен әлеге объект милекчеләре барысын да эшләргә тиешләр”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Шулай ук дөнья чемпионатына әзерлек барышы турында Азат Галиәхмәтов та сөйләп үтте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта дөньяның 190 иле 2015 елгы дөнья чемпионатында катнашачакларын раслаган – катнашучыларның гомуми саны 3 меңләп кеше булачак. Чагыштыру өчен: Барселонадагы дөнья чемпионатында 177 илдән 2223 спортчы катнашкан булган.
Азат Галиәхмәтов 2015 елгы дөнья чемпионаты барышында Казанны бөтен дөнья күрәчәк дип ассызыклады, чемпионатны 4 миллиардтан артык тамашачы караячак – дөньяның 107 иленнән 81 телекомпания дөнья чемпионатына трансляциягә хокукын сатып алган.
Фаразлар буенча, 2015 елда Казанга 2,1 миллион турист киләчәк, бу исә 2014 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 15-18%-ка күбрәк дигән сүз.