Казан Мэры социаль ипотека программасы кысаларында төзелә торган торак йортның төзелеш мәйданчыгында эшлекле киңәшмә уздырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нчы июнь). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Киров районындагы “Салават күпере” яңа торак микрорайонының төзелеш барышын карап кайтты. Шәһәр җитәкчесе 30-нчы август көненә 255 фатирлы өч подъездлы беренче йортны тапшырырга кушты. Шәһәр көнендә кешеләр, яңа фатирлардан ачкыч алып, өй туен бәйрәм итәргә тиешләр.
Төзелеш мәйданчыгында узган эшлекле киңәшмәдә шулай ук ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры Тәлгат Абдуллин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов катнашты.
Беренче чират кысаларындагы төзелеш мәйданчыгында бер үк вакытта дүрт торак квартал төзелә, алар үз эчләренә гомуми мәйданы 384 мең кв.метрны тәшкил иткән 6426 фатирлы 22 йортны алалар.
Барлык коммуникацияләрне вакытында үткәргән очракта беренче 6 йортны эксплуатацияләү 2015 елның өченче кварталында башланачак. Шуның белән беррәттән, Мэрга хәбәр иткәнчә, челтәрләрне урнаштыру буенча эшләрдә катнашкан оешмалар әлегә графиктан калышып бара икән.
Илсур Метшин йортларга челтәрләр үткәрү өчен җавап бирә торган төзелеш оешмаларына эшләрне активлаштырырга кушты. “Беренче йортлар төзелешен вакытында тәмамлау турындагы вәгъдәне вакытында башкарырга кирәк”, - дип билгеләп үтте ул, подрядчыларга мөрәҗәгать итеп.
Йортларны төзү белән беррәттән “Каздорстрой” компаниясе юллар һәм яңгыр сулары канализацияләре төзү эшләрен дә алып бара. Бүгенге көндә планлаштырылган юлларның 20%-ы инде салынган. Яңа юлларны салудан тыш, гамәлдәге юлларны киңәйтү дә каралган.
Социаль инфраструктура объектлары төзелеше дә актив алып барыла, 260 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы стратегик булып тора, алар шулай ук 1-нче сентябрьгә ачылырга тиешләр.
Эшлекле киңәшмә нәтиҗәләре буенча Илсур Метшин төзүчеләр алдына бурыч куйды: темпларны киметмәскә һәм шәһәр өчен зур әһәмияткә ия булган социаль объектны вәгъдә ителгән вакытка тапшырырга. “Шәһәр көненә яшәүчеләр яңа фатир ачкычларын ала алсыннар өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк”, - дип билгеләп үтте Мэр.