(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь, Әдилә Галиева). Ел ярымнан Татарстанда милли шоколад бренды барлыккакиләчәк. “Икмәк-кондитер эшләнмәләр комбинаты” ачык акционерлык җәмгыятеКазанда шоколад кондитер эшләнмәләрен җитештерү буенча дөнья дәрәҗәсендәге фабрикаачарга ниятли. “Икмәк-кондитер эшләнмәләр комбинаты”на эшлекле сәфәрекысаларында шәһәр башлыгына әлеге проектны тәкъдим иттеләр. Казан Мэры ИлсурМетшин бәясе 4 млрд. сумны тәшкил итә торган әлеге инвестицияле проектныхуплады.
Предприятиедә шәһәр башлыгын Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсешбуенча урынбасары Иван Кузнецов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыныңадминистрациясе башлыгы Тимур Алибаев, “Икмәк-кондитер эшләнмәләр комбинаты”ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Булат Котдусов озата йөрделәр.
Булат Котдусов очрашу барышында җитештерү процессының үзенчәлекле яклары,компаниянең соңгы вакытта ирешкән уңышлары турында сөйләде. Җитәкче сүзләренчә,хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакы үсә бара. 2015 елның гыйнвар аенда хезмәтхакы 24522 сумны тәшкил иткән. “Бәягә өстәлгән салымнан кергән табыш берхезмәткәргә 1,5 млн. сумнан артып китә. Менә бу без горурлана торган күрсәткеч.Татарстанда бу иң югары күрсәткеч!”, - дип билгеләп үтте комбинат директоры.
Казан Мэры иң беренче итеп икмәк-күмәк җитештерү цехын карады. Биредәтәүлегенә 80 тоннадан артык икмәк ризыклары җитештерелә, комплекслымеханикалаштырылган җиде линиядә икмәкнең 30 төре эшләнелә. Шулай ук ул әзерризыкларга экспертиза үткәрелә торган җитештерү-технология лабораториясендә булды. Сыйфат хезмәтеҗитәкчесе Резеда Фәррахова сүзләренчә, әзер ризыкларның һәр партиясе дәзаводтан куркынычсызлык һәм сыйфат буенча тикшерелеп чыга. “Бездә җитештерүчималы бик сыйфатлы булганга, кулланылышка яраксыз ризыклар булмый диярлек”, - дидеул.
Компаниянең генераль директоры ризыкларның сыйфатлы икәнен саннар аша дабелергә була, диде. Комбинат җитештергән икмәк ризыкларын 300 мең кеше сатыпала. “Иң төп контроль – ул сатып алучылар ихтыяҗы!”, - диде Мэр, шәһәр халкыныңәлеге комбинат ризыкларын сайлавын хуплап.
Шәһәр башлыгы табигый чүпрә эшләү цехы белән дә кызыксынды. “Без моныңбелән башкалардан аерылып торабыз. Икмәк җитештергәндә арыш оеткысынкулланабыз. Оеткы махсус чүпрә культураларыннан һәм ризыкка тәм бирә торган сөтәчетү бактерияләреннән - лактобактерияләрдән барлыккакитерелә. Без ясалма юл белән җитештерелгән химик чүпрә кулланмыйбыз, икмәкпешерә торган табигый чүпрәне махсус институттан алабыз. Аннан соң аныүстерәбез, карыйбыз һәм җитештерүдә кулланабыз. Барысы да иске гадәт буенча”,-дип сөйләде Резеда Фәррахова.
Кондитер эшләнмәләре цехында Илсур Метшин биредә эшләүчеләр белән аралашты,хезмәт шартлары, хезмәт хакының күләме белән кызыксынды, баллы эшләнмәләрҗитештерүдә иҗади якын килеп эшләүне бәяләде. Шунысын да әйтергә кирәк, әлегецехның тәүлегенә 100 төрле 12 тонна кондитер эшләнмәләре җитештерергәмөмкинлеге бар.
Булат Котдусов кунакларга тәкъдим иткән шоколад кондитер эшләнмәләренҗитештерү буенча фабрика төзү турындагы зур масштабтагы инвестицияле проектИлсур Метшинны ныграк җәлеп итте.
Директор сөйләве буенча, шоколад фабрикасы төзеләчәк 2 га яки 20 мең кв. метр җиркомбинат милкендә исәпләнә. “Татарстан халкы елына 16 мең тонна конфет сатып ала! “Заря” фабрикасы ябылганнан соңәлеге эш тукталып калды”, - диде комбинат җитәкчесе. Компания белгечләре Россиядәбарлык кондитер фабрикалары җитештерә торган кондитер эшләнмәләре төренөйрәнгәннәр. Аннан соң үз продукцияләрен уйлап тапканнар, җитештерүҗайланмалары линияләрен һәм бинаны проеклаштырганнар. Проект буенча, бинанытөзү өчен бер ел вакыт кирәк булачак. Фабрика исә ел ярымнан эшли башлаячак.
Татарстан шоколады “Селам” бренды белән чыгачак.
Илсур Метшин фабрика җитәкчелегеннән проектның икътисади күрсәткечләретурында аерым кызыксынды. “Фабрика эшләп киткән очракта елына 5-7 миллиард сумтабыш керергә мөмкин. Чагыштырып карау өчен, хәзер комбинат елына бер миллиард табышкитерә. Фабрика ачылган очракта 600 эш урыны барлыкка киләчәк”, - диде“Икмәк-кондитер эшләнмәләр комбинаты” ачык акционерлык җәмгыятенең генеральдиректоры. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, проект хәзерге вакытта дәүләтэкспертизасын үткән һәм өч банкта яклау тапкан. Проектның гомуми инвестицияләркүләме якынча 4 млрд. сум тирәсе, документацияләр һәм мәйданчык әзерләү эшенәбүгенге көндә 200 млн. сум тирәсе акча тотылган.
“7 тапкыр үсү – искиткеч алга китеш. Мондый планнар белән бөтен предприятиедә мактана алмый дип уйлыйм мин. Без Икмәк-кондитер эшләнмәләр комбинатыныңуңышларын күзәтеп барабыз. Сез кулланучылар базарында һәрвакыт лидерларисемлегендә. Сез моның белән генә тукталып калмыйча, ризыкларның яңа линейкасынбулдырасыз. Конфет җитештерү – үсештә яңа адымнар! Бу - яңа эш урыннары, яңакулланучылар базары, яңа дәрәҗә дигән сүз” – диде И.Метшин, Казан үсеше өченәлеге проектның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен ассызыклап.