(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Бүген Казанның иң зур югары уку йортларыннанберсе булган Казан милли тикшеренү технология университетының 125 еллык юбилее. Г.Камал исемендәге театр бинасында узган тантаналы чарада Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, башка рәсми затлар, галимнәр, укытучылар һәм студентлар университет галимнәрен юбилей белән котладылар.
Исегезгә төшерәбез, 25-нче июнь көнне Казан милли тикшеренү технологияуниверситетына нигез салынганга 125 ел тулды. Бу уңайдан Татарстан башкаласындатантаналы чаралар тулы бер атна – 19-нчы июньнән 25-нче июньгә кадәр дәвамитте. Казан урамнарында һәм мәйданчыкларда, халык ял итә торган урыннардабәйрәм иттеләр.
Төп тантана бүген Г.Камал исемендәге театр бинасында үтте. Биредә югары укуйортының галим-укытучылары өчен университетның иҗат төркемнәре, шәһәребезнең иңкүренекле артистлары катнашында бәйрәм концерты оештырылган иде. Шул ук вакытташәһәр халкы театр каршындагы мәйданчыкта та концерт карады.
Рөстәм Миңнеханов Казан химия технология университетының галим-укытучыларынһәм студентларны кайнар сәламләп, бәйрәм белән котлады. Ул университет 90еллардагы шактый болгавыр заманнарны лаеклы үтеп, үз позицияләрен саклап калаалды, алай гына да түгел, ныгытып, хәтта Милли тикшеренү университеты дигәнстатуска ия була алды диде. “Татарстан – ул нефть химиясе үзәге. Сезнеңуниверситеттан башка моны күз алдына китерү мөмкин түгел. Республикабыз үсешенәкерткән өлешегез өчен һәммәгезгә олы рәхмәтемне җиткерәм”, - дип мөрәҗәгатьитте залда утыручыларга Рөстәм Миңнеханов.
2030 елга кадәр кабул ителгән республика үсеше программасында нефть химиясетармагы - иң төп үсеш ноктасы булып тора диде ул. “Фән, гыйлемле галимнәр һәмтехнологлардан башка без көндәшлеккә сәләтле була алмыйбыз. Бары тик югарыбелемле, квалификацияле белгечләр булган очракта гына Татарстан әлеге тармакбуенча Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә көндәшлеккә сәләтле булачак”, - дипбилгеләп үтте Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы. Республика җитәкчелегеКХТИ-га һәрвакыт ярдәм итәчәк дип ышандырды ул.
Рөстәм Миңнеханов югары уку йортының галим-укытучыларына бүләкләр тапшырды.Шулай итеп, Казан милли тикшеренү технология университетының галиме Вильям Барабанов Россия Президентының Мактау Грамотасы беләнбүләкләнде. Казан милли тикшеренү технология университетының Югары икътисадмәктәбе директоры Сергей Киселевка ТатарстанРеспубликасының “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды. Казан милли тикшеренүтехнология университеты ректоры Герман Дьяконов һәм РФА Океанология институтыдиректоры, физика-математика фәннәре докторы Роберт Нигъмәтуллинга “ТатарстанРеспубликасының атказанган фән эшлеклесе” дигән Мактаулы исемнәр бирелде.
Илсур Метшин республика башлыгының сүзләренә кушылып, университетны юбилейбелән котлау минем өчен зур дәрәҗә диде. “Казан– улстудентлар башкаласы. Шәһәребезнең күркәм гадәтләре һәм тарихы югары укуйортлары ирешкән уңышлар белән бәйле”,- дип ассызыклады Казан Мэры. Ул Казанмилли тикшеренү технология университетының галим-укытучыларын шәһәр халкыисеменнән дә котлады. “Казан – студентлар шәһәре булуыбелән бергә, ул әле нефть химиясе башкаласы да. Белгечләр әзерләү буенча сезгәтиңнәр юк. Сезнең үзегезгә генә хас күркәм гадәтләрегез бар, студентларыгызискиткеч”, - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин Казан шәһәре ДумасыныңКазан милли тикшеренү технология университы – Казан химия технологияуниверситетын Казанның Мактау китабына кертү турында карар кабул иткәнлегенҗиткерде. Шәһәр башлыгы ректорга әлеге бүләкне һәм Татарстан башкаласының яңасимволының кечкенә копиясен – Казанны тапшырды.
Татарстан башкаласы җитәкчесе университет вәкилләренә шәһәр бүләкләрентапшырды. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Казан шәһәре мәгариф өлкәсе үсешенәшактый зур өлеш керткәне өчен органик булмаган матдәләр һәм материаллартехнологиясе кафедрасы галиме Ренат Сәйфуллин “Казан шәһәре файдасына башкарганфидакарь хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде. Моннан тыш, университетгалимнәре, кафедра мөдирләре Фәридә Гомәрова һәм Харлампий Харлампидига “Казаншәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләүбилгесе тапшырылды. Синтетик каучук технологиясе кафедрасы галиме РәисәӘхмәтҗанова Казан шәһәренең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бүләкләү тантанасы моның белән генәтәмамланмады. Россия һәм республика бүләкләрен Казан милли тикшеренү технологияуниверситы – Казан химия технология университетының галим-укытучыларына ТРмәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тапшырды.