(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь). Бүгенбашкала Ратушасында Илсур Метшин ТР башкаласының яшьләр сәясәте өлкәсенә зурөлеш кертүчеләргә шәһәр бүләкләре тапшырды. Рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләрбелән 50-дән артык шәһәрле билгеләнеп үтте.
Тантанада шулай ук Башкарма комитетҗитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Балаларһәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов, Киров һәм Мәскәү районнарыадминистрациясе башлыгы Дамир Фәттахов катнаштылар.
Илсур Метшин бәйрәм тантанасындакатнашучыларны Яшьләр көне белән котлады. Ул бүгенге көндә яшьләр сәясәтенә күптөрлесәяси һәм социаль мәсьәләләр керүен билгеләп үтте.
Бүләкләү тантанасы кысаларында яшьләрсәясәтенә өлеш кертүләре өчен 50-дән артык казанлы бүләклрәгә ия булды. Шәһәрҗитәкчесе 16 рәхмәт, 27 рәхмәт хатлары һәм 3 мактау кәгазьләре тапшырды. Бүләкләүтантанасы барышында кунаклар өчен шәһәрнең танылган артистлары һәм яшьләр иҗатколлективлары катнашлыгында концерт программасы тәкъдим ителде.
Шәһәр җитәкчесе, намуслары хезмәтләре,тәрбия бирү системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә җаваплы һәм иҗади якынкилүләре, Татарстан башкаласы – меңъеллык Казанның киләчәге өчен әйтепбетергесез зур өлеш кертүләре өчен, барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерде. “Үзегезнеңэшегез белән сез киләчәктә дә яшь шәһәрлеләргә дөрес юнәлеш биреп торыргатиешсез”, - диде шәһәр Мэры.
Аның фикеренчә, шәһәрдә хәзергевакытта көчле һәм нәтиҗәле яшьләр сәясәте тормышка ашырыла, ул яшь буын тормышыныңиң әһәмиятле аспектларына кагыла. “Яшь казанлылар алга таба ышанычлы адымнарбелән хәрәкәт итәр, интеллектуаль һәм физик яктан үсәр, шәхес буларак камилләшерһәм үз һөнәрләренең остасы булсын өчен, без төгәл механизм булдыра алугаирештек”, - дип бәяләде Илсур Метшин яшьләр сәясәте өлкәсендәге профессионалларэшен.