(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы июнь, Әдилә Галиева). Казан Мэры Илсур Метшин “Татнефть-Арена”ның
спортчыларны һәм кунакларны кабул итү әзерлеген тикшерде һәм “Пилигрим”
тамашасы репетициясендә артистлар белән аралашып алды. Шәһәр җитәкчесе
тамашаның бөтен серләрен дә ачып бетермәде, әмма миллиардлы телеаудитория
Казанны лаеклы рәвештә танытачак дип ышандырды.
Казан Мэры
белән берлектә сәхнә мәйданчыгына монтаж буенча эшләр барышын шәһәр Башкарма
комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, 2015 елгы дөнья чемпионатының ачылыш
һәм ябылыш тантаналарының баш режиссеры Алексей Сеченов, “Спорт проектлары
дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Азат
Кадыйров, директор урынбасары Михаил Зотов һәм башкалар карадылар.
Илсур Метшин
оештыручылардан чемпионатка әзерлек барышы турында кызыксынды. “Барысы да план
буенча бара, өзеклекләрсез, хәтта төп графиктан бер 3 көнгә алдарак барабыз”, -
дип сөйләде Казан җитәкчесенә Алексей Сеченов.
Режиссер сүзләре
буенча, тамаша сәхнә өстендә генә түгел, һавада да, “Татнефть-Арена” гөмбәзендә
дә, шулай ук сәхнәдән түбәнрәк дәрәҗәдә дә куелачак. Шулай итеп, тамашада балет
биючеләре, һава гимнастлары һәм синхрон йөзү буенча артистлар катнашачак.
“Без
журналистларга әлеге тамашаның хәтта өзеген дә күрсәтә алмыйбыз, барысын да сер
итеп саклыйбыз. Шуны гына әйтә алам: тамаша масштабы ягыннан гына түгел,
эксклюзив номерлары буенча да зур сюрприз булачак”, - диде шәһәр башлыгы.
Соңыннан Казан
Мэры режиссер белән бергә сәхнә артына юнәлде, биредә алар биючеләрнең
репетициясен карады һәм чыгыш ясаучылар белән аралашып алды.
Илсур Метшин әлеге
дөнья чемпионатының төп аудиториясе шәһәрнең үз халкы булуын билгеләп үтте.
И.Метшин
чемпионат ачылыш тантанасының һәм уеннарның Казанны дөньякүләм аренада танытуда
зур роль уйнаганлыгын ассызыклап үтте. “Без 190-нан артык катнашучы-ил көтәбез.
Бу – рекордлы сан. ФИНА тарихында беркайчан да мондый күрсәткеч булганы юк иде.
4 миллиардтан артык кеше, ягъни җир шарының яртысыннан күбесе безнең караячак. Казан
өчен үзе турында бөтен дөньяга ишеттерергә уникаль мөмкинлек бу”, – дип белдерде
шәһәр башлыгы.
Мэр эшлекле сәфәр ахырында шәһәр инфраструктурасы
кунакларны кабул итәргә әзер диярлек дип билгеләп үтте.