(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь, Альберт Мортазин). Бүген Казанның Теннис
академиясендә Татарстан Президенты постына кандидатлар сайлау буенча партия
эчендә якынча тавыш бирү бара. Чарада сайлаучы буларак Казан Мэры Илсур Метшин
да катнаша.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, беренче президент праймеризында барлыгы 1636 сайлаучы катнаша.
Сайлаучыларның яртысы - “Бердәм Россия” партиясеннән, яртысы - иҗтимагый
оешмалардан. Сайлаучылар арасында төрле яшьтәгеләр һәм төрле һөнәр ияләре -
яшьләр, пенсионерлар, укытучылар, табиблар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бар.
Алар Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгәннәр. Исегезгә төшерәбез,
республиканың 12 иҗтимагый оешмасы президент праймеризында катнашу өчен Рөстәм
Миңнехановны тәкъдим иткән иде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат
Әхмәтов, Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм РФ Президенты
администрациясенең эчке сәясәт идарәсе экс-җитәкчесе Олег Морозов - праймеризга
шулай ук җәмәгатьчелек вәкилләре тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатлар.
Кандидатлар белән очрашканнан соң, рейтинглы тавыш бирү нәтиҗәсендә, дүрт
кандидат арасыннан өчесен сайлап алачаклар. Праймериз нәтиҗәләрен исәпкә алып,
“Бердәм Россия”нең 4-нче июль көнне узачак конференциясендә партия вәкилләре ТР
Президенты постына кандидат тәкъдим итәчәкләр.
Илсур Метшин, тавыш бирү яшерен рәвештә барса да, үзенең сайлавын яшермәде.
“Мин Татарстанның көчле киләчәге өчен
тавыш бирәм. Беренче чиратта, көчле илебез минем өчен Рөстәм Миңнеханов
исеме белән бәйле. Әлеге шәхес безнең беренче Президентыбыздан калган иң яхшы
традицияләрне саклап, аларны арттырып, республикабыз данын, дәрәҗәсен еракларга
танытты. Без бик күп күрсәткечләр буенча Россия Федерациясендә беренчеләрдән
булып барабыз”, - диде шәһәр башлыгы. “Мин казанлылар да теләктәшлек белдерерләр, безгә кушылырлар дип
ышанам. Чөнки шәһәр киңлекләрендә Президент тарафыннан тәкъдим ителгән 30 якын
социаль программа гамәлгә ашырыла. Алар шәһәр һәм Казанда яшәүчеләрнең тормышын
уңай якка үзгәртү өчен кабул ителгән. Шуңа күрә без хәзерге вакытта Президент
вазифаларын башкаручы кеше янында бергә берләшергә тиеш. Чөнки әлеге адым –
тотрыклылыкка ышаныч, Татарстанның уңышлы үсешенә ышаныч дигән сүз”, - диде
Казан Мэры һәм Татарстан халкын Рөстәм Миңнехановны сайларга чакырды.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, төбәк башлыгы вазифасына кандидатлар тәкъдим
итү өчен праймериз үткәрү фикерен Россиядә беренчеләрдән булып җәмәгатьчелек
белдерде. Партия эчендәге тавыш бирүне алмаштырып, әлеге чара ачык форматта
үтә. Праймеризның ачыктан-ачык узуы үтә күренмәлекне тәэмин итә.