(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). Казан Мэры
Илсур Метшин “Ярдәм” мәчетенә барып кайтты, биредә ул мөселманнар белән
берлектә авыз ачу чарасында катнашты.
Ифтар мәҗлесе
башланыр алдыннан шәһәр җитәкчесе “Ярдәм” мәчете имамы һәм шул ук исемдәге
хәйрия фонды советының рәисе Илдар Баязитов белән мәчет каршында ачылган
күрмәүче мөселманнарның укыту-тернәкләндерү үзәгендә булды.
Исегезгә
төшерәбез, әлеге үзәк үз эшен 2002 елда “Сөләйман” мәчете каршында башлап
җибәргән иде. 2008 елда Илсур Метшин үзәктә булды. Ул биредә алып барылучы зур
социаль эш белән танышты һәм тернәкләндерү үзәге өчен яңа бина төзү кирәклеге
турында карар кабул ителде. Шул рәвешле 2013 елда Серов һәм Коләхмәтов урамнары
киселешендә мәчет һәм тернәкләндерү үзәгеннән торган яңа комплекс ачылды, ул
“Ярдәм” исемен алды.
Комплекс үз
эченә намаз уку залын, читтән килүчеләр өчен тулай торак, ашханә, компьютер
класслары, китапханә, кечкенә басмаханәсен ала. Биредә барлык уңайлыклар да
күрмәүче мөселманнар һәм инвалид кешеләрне исәпкә алып эшләнелгән.
Уңышлы гына
эшләп килүче үзәк эше белән танышканнан соң И.Метшин ифтар мәҗлесендә катнашты.
Билгеләп
үтәбез, ифтар мәҗлесләре “Ярдәм” мәчетендә ай дәвамында үткәрелә. Биредә 1000
кешене авыз ачтыра алырлык махсус чатыр уранштырылган. Ифтар мәҗлесендә
катнашучылар арасында күрмәүче һәм начар күрүче кешеләр, инвалидлар өчен
балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ДЦП белән авыручы сабыйлар, аз керемле
кешеләр һәм мәхәллә халкы бар. Ифтар мәҗлесен оештыру эшендә теләге булган
һәркем дә катнаша ала.
Рамазан ае
17-нче июль көнне тәмамлана. Ураза гаетен билгеләү датасы ТР Президенты
вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланды.
Билгеләп үтәбез, әлеге көн республикада эшләми торган бәйрәм көн булып тора.