(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь, Әдилә Галиева). Татарстан башкаласының
спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты кунаклары килүенә әзерлеген Казан
Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты. Шәһәр җитәкчесе ФИНА клиент төркемнәре
хәрәкәте маршруты буенча урнашкан юллар, юл чишелешләре, җәяүлеләр кичү юлы һәм
территорияләрнең төзекләндерелешен бәяләп кайтты.
Шулай ук күчмә сәфәрдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин,
Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасарлары Игорь Куляжев, Иван Кузнецов, Александр Лобов,
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Әлфир Шәмсетдинов,
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, “Горводзеленхоз”
Трест МУП идарәчесе Роза Җәббарова, район администрацияләре башлыклары һәм
“Спорт проектлары дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешма генераль
директоры Азат Кадыйров катнаштылар.
Казан Мэры спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының маршрутын карап
кайтты. Старт шәһәргә аэропорт ягыннан керү юлыннан бирелде, маршрут биредән Оренбург
тракты һәм Универсиада проспекты аша үтеп, Вишневский урамы аркылы Миллениум
күперенә чыкты, соңыннан – Спортның су төрләре сараена. Бөтен юл буенча юлдагы
кешеләрнең игътибары иң беренче чиратта яшел үсентеләргә, чәчәк
композицияләренә, каралган газоннарга, якты кашполарга, фонарь яктырткычлы
баганаларга төшә. Әмма бөтен шәһәр буенча сузылган чәчәк линиясе Спортның су
төрләре сараена килеп җитәрәк берникадәргә тукталып кала, бу урын –булачак
ярышларның төп ареналарының берсе булып тора. Илсур Метшин әлеге зона өстендә
эшләргә кушты.
Шәһәр җитәкчесе Спортның су төрләре сараена керә торган юлны ике катлы
чәчәк кашполары белән бизәргә тәкъдим итте, шулай ук С.Хәким һәм Нигъмәтуллин
урамнары киселешендә урнашкан территорияне тәртипкә китерергә чакырды. Роза
Җәббарова әлеге участокта берничә чәчәк аркалары урнаштырылачагын хәбәр итте.
Чемпионатның клиент төркемнәре хәрәкәте маршруты буенча шулай ук төзелеш
мәйданчыклары да очрый – шул исәптән С.Хәким урамы буенча Спортның су төрләре
сарае каршындагы “Сувар” һәм “ЮИТ” компанияләре торак комплекслар төзиләр.
Шәһәр җиткәчесе сүзләренә караганда, краннарның эшләве шәһәрнең үсүе һәм зурае
турында сөйли. “Горводзеленхоз” МУП идарәчесе тәкъдиме буенча, коймалар буенча
чыршылар барлыкка килергә мөмкин, алар яшел магистральне дәвам итәчәк һәм тонык
коймаларны каплаячаклар.
Участокны карап чыкканнан соң, Илсур Метшин “Казан-Арена” стадионыннан
инспекцияне дәвам итте: Ямашев проспекты, Арбузов ур., Җиңү проспекты, Казан
ипподромы һәм Универсиада авылы аша үтеп Оренбург трактына кайтты, бүгенге
эшлекле сәфәр нәкъ менә биредән башланган иде.
Исегезгә төшерәбез, ил тарихында беренче тапкыр Казан
спортның су төрләре буенча чемпионатны кабул итәчәк. Казанга 200 илдән 20
меңнән артык кеше киләчәк. Чемпионатның телеаудиториясе 4 млрд. кеше булачак.
“Без бөтен дөньяга Казан һәм Татарстанны гына түгел, Россияне дә тәкъдим
итәбез. Шуңа да безнең бурыч – бөтен матурлыкны күрсәтү, туристлар өчен җәлеп
итәрлек булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү”, - дип билгеләде
И.Метшин территорияләрне карап чыгу барышында.