(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Казанның Идел буе һәм
Вахитов районнарында урнашкан ишегалларын карап кайтты.
Мэрны муниципаль берәмлек Башлыгының урынбасары Людмила Андреева, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Игорь
Сивов, Торак-коммуналь хуҗалыгы
комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары
администрациясе башлыгының беренче урынбасары Евгений Варакин озата йөрделәр.
Ишегаллары буйлап йөрүнең төп максаты - Казанның төзекләндереләчәк ишегалды
территорияләре планына ачыклык кертү иде. Билгеле булганча, соңгы 5 елда 1000
якын ишегалды капиталь төзекләндерелгән. Ишегалларын капиталь төзекләндерү
программасына бу елны 500 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән һәм 85
ишегалды, квартал эчендәге 25 юл төзекләндереләчәк. Әмма шәһәр ишегалларының күп
өлешен әле алга таба төзекләндерү эшләре көтә.
Илсур Метшин шушы тирәдәге йортларда яшәүчеләр белән аралашып, аларның
фикерләрен тыңлады. Шәһәр халкының тәкъдимнәре исәпкә алынып эшләнгән очракта
гына гамәлгә ашырыла торган шәһәр программаларының уңышлы чыгачагына басым
ясады ул. “Шәһәр халкының барысы өчен дә уртак булган аерым бер таблетка гына
була алмый. Үтенеч шул: әзер өлгеләргә таянып, халык белән элемтәдә торып
эшләргә кирәк”, - диде шәһәр башлыгы үзе белән янәшәдә булган җитәкчеләргә
мөрәҗәгать итеп.
Аерым алганда, Мэр район администрациясенә биредә яшәүчеләрнең тәкъдимнәрен
исәпкә алып, смета әзерләү бурычын йөкләде. Әлеге территорияләр, мөмкинлек
чыгуга ук, киләсе елда гамәлгә ашырылачак ишегалларын һәм квартал эчендәге
юлларны төзекләндерү программасына кертеләчәк, диде ул.