(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь, Әдилә Галиева). Казанның Оренбург
трактындагы М-14 микрорайонында төзелә торган, 255 һәм 89 фатирга исәпләнгән 2
йортны ел ахырына кулланышка тапшырырга тиешләр. Йөзләгән Казан халкы биредәге социаль торакларга күченү өмете белән яши. Әмма моңа кадәр, әле иң беренче итеп,
юл салу һәм инженер инфраструктура объектларын төзү мәсьәләләрен хәл итәргә
кирәк. Төзелеш мәйданчыгындагы эш барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышып
кайтты.
Эшлекле сәфәрдә шәһәр башлыгы белән бергә ТР төзелеш, архитектура һәм
торак-коммуналь хуҗалыгы министрының урынбасары Алмаз Әхмәтшин, Башкарма
комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат
Нигъмәтҗанов, Казан Башкарма комитетының Капиталь төзекләндерү һәм
реконструкцияләү идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигуллин, “Ак Таш” җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыятенең директоры Газинур Әхмәтов та бар иде. Киңәшмәдә шулай ук
объект буенча челтәрләрнең баш операторы вәкиле - “РСК”ның баш инженеры Евгений
Каприн, генераль проектлаштыручы – “Татинвестгражданпроект” генераль директорының
беренче урынбасары Андрей Морозов, “Сетевая компания” вәкилләре, “Водоканал”
муниципаль унитар предприятиесенең директоры Андрей Егоров, “Газпром трансгаз
Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җитештерү буенча генераль директор
урынбасары Евгений Прокопьев һ.б. катнашты.
Хәзерге вакытта 45
гектар мәйдандагы микрорайон территориясендә социаль
ипотека буенча 4 торак йорт - 255 фатирга исәпләнгән 3 объект һәм 89 фатирдан
торган 1 йорт төзелә. 4 йортның гомуми мәйданы 50,5 мең кв.м тәшкил итә. Моннан
тыш, йортлар төзелү белән бергә биредә шулай ук социаль инфраструктура
объектлары да торгызыла. “Юл картасы” буенча 260 урынга исәпләнгән балалар
бакчасы төзелә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең инде стеналары өелгән,
түбә ябылган, тәрәзәләр куелган.
Бу елны 20 мең кв.м.дан торган 2 йортны бернинди каршылыкларсыз кулланылышка
тапшырырга мөмкин дип саный Азат Нигъмәтҗанов. Моның өчен бары тик тиешле инженер
челтәрләрен вакытында үткәреп, квартал эчендәге юлларны төзү мәсьәләләрен хәл
итәргә кирәк. “Әлегә юллар буенча заказ бирүче дә, подрядчы оешма да юк”, -
диде мәсьәләнең беренче чиратта хәл ителергә тиешлеген аңлатып Башкарма комитет
җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары.
Азат Нигъмәтҗанов сүзләренчә, инженер инфраструктура объектларын – җылылык
һәм су белән, электр һәм газ белән тәэмин итү челтәрләрен төзү, канализация,
яңгыр сулары канализациясен урнаштыру - тиз арада хәл итәсе мәсьәләләр булып
тора.
Бүгенге көндә Дәүләт торак фонды объекттагы челтәрләр буенча бердәнбер оператор
булып тора. Мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кирәклеген аңлап, компаниянең баш инженеры
Евгений Каприн, Иннополис мисалындагыча, объектта вакытлыча блоклы котельня
төзү тәкъдимен ясады. Болай эшләгәндә йортларны һәм балалар бакчасын вакытында җылылык
белән тәэмин итеп булачак диде ул. Моннан тыш, киңәшмә барышында калган
мәсьәләләрне хәл итү буенча якынча механизмнар эшләнде.
“Төзү сезонын югалтмас өчен, тиз арада эшне башларга кирәк. Күп сорауларны
“параллель рәвештә” хәл итәргә, ягъни челтәрләрне үткәрү эшләрен бергә алып
барырга мөмкин. Хәл ителми торган бер генә мәсьәлә дә юк!” -дип үз фикерен
белдерде Алмаз Әхмәтшин.
“Интернет аша кабул итү бүлегенә, шулай ук шәхси очрашулар вакытында да
әлеге мәсьәлә буенча бик күп сораулар бирелә. Чиратта торучылар М-14
микрорайонында төзелүче йортларны көтәләр. Биредә без торак бирү белән бергә,
балалар бакчасы һәм беренче чиратта кирәкле башка социаль мәсьәләләрне дә хәл
итәбез. Шуңа күрә һәркайсыгыз эш режимына көйләнеп, ТР Президенты вазифаларын
вакытлыча башкаручы йөкләгән бурычларны төгәл үтәргә тиешсез”, - диде шәһәр
башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, М-14 микрорайонында барлыгы 3800 фатирга исәпләнгән 17
йорт төзелергә тиеш. Шулай итеп, ташламалы шартлар буенча 10478 казанлы торак
белән тәэмин ителәчәк. 10 меңнән артык шәһәр халкы торак шартларын яхшырту
белән бергә социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин ителәчәк. Чөнки
биредә 5 балалар бакчасы, 2 мәктәп һәм күпкатлы 5 парковка ачылачак.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, шушындый зур һәм амбицияле төзелеш
проектлары нәтиҗәсендә Казанда халыкны торак белән тәэмин итү дәрәҗәсе елдан-ел
арта. 2013 елда әлеге күрсәткеч бер кешегә 23,3 кв. м.ны тәшкил
итсә, 2014 ел ахырына әлеге күрсәткеч бер кешегә 23,84 кв. м.га кадәр
артты. И.Метшин фикеренчә, “Социаль ипотека” Татарстан башкаласында барлык
торак төзелешенең төп локомотивы булып тора.
“Без күп күп илләрдә - Сингапурда, Кытай, Көнчыгыш Европада булдык. Кайда
гына булсак та социаль юл белән төзелгән торак - уңайлыклары бик аз булган
кечкенә генә фатирдан гыйбарәт. Бездә социаль ипотека буенча төзелә торган бер
бүлмәле фатирның мәйданы - 40-50 квадрат метрны тәшкил итә. Әлеге йортлар
тирәсендә шулай ук балалар мәйданчыклары, паркинглар төзелә. Бу идеаль вариант,
моннан тыш без әле йортларны шәһәрнең төрле районнарында төзибез. Россиянең күп
кенә шәһәрләрендә һәм чит илләрдә мондый фатирлар социаль дип түгел, ә урта
бюджетлы вариант дип санала”, - диде Мэр.