(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль, Әдилә Галиева). Казан Мэры Илсур Метшин й ортлар һәм ишегалларын капиталь төзекләндерү
эшләрен үткәргән вакытта әлеге җирлектә яшәүчеләр белән элемтәдә булып, кирәкле
урында тәкъдимнәрне һәм теләкләрне исәпкә алып, төзәтмәләр кертеп эш йөртү бурычын
йөкләде. Мондый күрсәтмәләр шәһәр башлыгы тарафыннан Казанның Яңа Савин
районында урнашкан Мусин урамы, 63-нче йортта барган капиталь төзекләндерү
эшләрен тикшерү барышында яңгырады.
Эшлекле сәфәрдә Мэр белән бергә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының
администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары
– Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Торак-коммуналь хуҗалыгы
комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, “Уютный дом” идарә компаниясе җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Марат Нуриев катнашты.
Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, Мусин урамы, 63 адресы буенча урнашкан
йорт “Уютный дом” идарә компаниясе карамагында булып санала. Әлеге йортта
капиталь төзекләндерү эшен, подрядчы оешма буларак, “Нур” җаваплылыгы чикләнгән
җәмгыяте башкара. Торак фондын капиталь төзекләндерү программасы буенча, 1973
елда төзелгән йортта инженер системасы, ягъни җылылык, салкын су, электр белән
тәэмин итү, су чыгару челтәре төзекләндереләчәк, биредә шулай ук фасад, түбәне тәртипкә
китерү буенча да эшләр алып барыла. Әле моңа өстәп “КазЭнергоСервис” ачык
акционерлык җәмгыяте тарафыннан җылылыкны көйләү буенча җайланма урнаштырылырга
тиеш.
Идарә компаниясе исә программада каралган эшләрдән тыш, тагын да зуррак
бурычлар куйган: йортка яшәүчеләр өчен мөһим булган вакыйгаларны, шул исәптән
урам җыелышларын хәбәр итеп тора торган домофоннар урнаштырылган. Моннан тыш,
ишегалдындагы юллар буенча да актив эш алып барыла. Квартал эчендәге юллар
киңәйтелгән, өй каршында машина кую өчен “кесә” формасында махсус урын
булдырылган. Ишегалды территориясендә балалар өчен ясалачак мәйданчык
әти-әниләргә иң зур бүләк булачак. “Бүгенге көндә эшләр 85%-ка үтәлгән. Барысы
да график буенча бара. Борчылырга урын юк”, - диде И.Г ый ниятуллин.
Ишегалдында шәһәр башлыгы төзекләндерелә торган йортта яшәүчеләр белән
аралашты. Сугыш ветераны Екатерина
Семенова
сөйләгәнчә, әлеге йортта менә инде 41 ел бер генә төзекләндерү эшләре дә
башкарылмаган. Шунлыктан йорт хуҗалары әлеге мәсьәлә буенча төрле хезмәтләргә
мөрәҗәгать иткәннәр. Ниһаять, аларның тырышлыгы бушка китмәгән, бүген Мусин
урамында да бәйрәм. “Без бик канәгать. Карагыз, нинди матурлык! Безгә булган
игътибарыгыз өчен Сезгә рәхмәтемне җиткерәм. Фикерләребезгә колак саласыз.
Эскәмия куеп булмасмы дип идарә компаниясенә хат язган идем – куйдылар!
Төзекләндерү эшләрен үткәрү буенча сезгә язган идем – күреп торасыз, эш алып
барыла. Минем теләкләремне үтәгәнгә рәхмәт!”, - дип рәхмәт сүзләрен җиткерде 87
яшьлек Екатерина Семенова. Әлеге сүзләргә шушы йортта яшәгән Әкълимә апа да
кушылды. Ул йорт төзелеп беткән еллардан бирле шушында яши икән. Күптән
көтелгән яңалыкларга шат булуын яшермәде ул.
Казан Мэры Әкълимә ападан үтәлми калган теләкләре белән кызыксынды. Сорауга
җавап итеп яшәүчеләр балконнарга тиеп торган биек агачларны кисү турындагы
фикерләрен җиткерделәр. Көчле җил искәндә агачның йорт өстенә авып төшү
куркынычы да бар, диде алар.
Күрше йортта яшәүчеләр исә фундаментны яңгыр суларыннан саклап калу өчен отмостка
ясап булмас микән дигән тәкъдим белән чыктылар.
“Теләкләрегезне үтәрбез: куркыныч тудыра торган агачлар киселер, отмостка
ясалыр, капиталь төзекләндерү эшен ахырына кадәр башкарырбыз!”, - диде Илсур
Метшин борчылган шәһәр халкына җавап итеп. Идарә компаниясе белән аралашканда
Мэр шәһәр халкы белән элемтәдә торып эшләү мәсьәләсенә аеруча игътибарлы
булырга кушты.
Төзекләндерү эшләре бара торган йортта яшәүчеләр эшнең сыйфатын бәяләүдә иң
җитди һәм кызыксынган затлар дип саный Мэр. Йортта башкарыла торган капиталь
төзекләндерү эшләрендә катнашып, кешеләрдә әлеге милеккә карата сакчыл караш
туа. “Эскәмия куясы бармы, агач кисәсеме - барлык эшләр дә халык белән
килешенеп башкарылырга тиеш. Мин барлык эшләр дә игътибар белән, халык теләгәнчә
башкарылыр дип ышанам. Күпфатирлы биек йортларда уртак бер фикергә килү,
әлбәттә, бик авыр, бу аңлашыла, ләкин шулай да күпчелек фикерен үтәргә кирәк!”,
- диде шәһәр башлыгы. Килеп җитмәгән якларны тәртипкә китерү, төзәтмәләр кертү
өчен айдан кимрәк вакыт калып бара: әлеге йортта төзекләндерү эшләрен тәмамлау
31-нче июльгә куелган.
Илсур Метшин сүзләренчә, торак фондында әлегә хәл итәсе мәсьәләләр бар.
Ләкин 5-7 ел элек белән чагыштырып караганда, хәлләр чагыштырмача уңай.
Казан Мэры Илсур Метшин шушы елларда башкарылган эш тизлеге тәҗрибәләренә
таянып, 30 елга каралган программаны 15-20 ел эчендә тулысынча башкарып чыгып
була дип саный.
Исегезгә төшерәбез, капиталь төзекләндерү программасы нигезендә Казанда 56
млн. кв. метр торак төзекләндерелгән. 7 ел эчендә Казандагы 1735 йорт
нормативлар буенча техник яктан тәртипкә китерелгән. Бу исә шәһәрдәге барлык
торак фондының өчтән бер өлеше, ягъни 30 елга исәпләнгән гомуми программа
күләменең 33%-ы дигән сүз. Моннан тыш, шушы вакыт эчендә 1690 лифт алыштырылган
(шәһәрдәге барлык лифтларның 30%). 2015 елда Казанда 280 йортта төзекләндерү
эшләре үткәрелә. 144 йортта комплекслы эшләр, 34 йортта – 110 лифтны алмаштыру,
104 йортта лифт җайланмаларын тәртипкә салу эшләре башкарыла. Капиталь төзекләндерү
эшләренә бу елда 1,4 млрд. сум акча бүлеп бирелгән.