(Казан шәһәре
KZN.RU, 2-нче июль, Әдилә Галиева). Казан Мэры Илсур Метшин С.Хәким урамы
буенча урнашкан Спортның су төрләре сарае янындагы территория төзекләндерелешен
тикшереп кайтты. ФИНА клиент төркемнәре һәм кунаклары хәрәкәте маршрутына күптән
түгел ясалган инспекциясе барышында шәһәр башлыгы әлеге зонаны төзекләндерергә
кушкан иде.
Шәһәр
җитәкчесен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты
рәисе Игорь Куляжев, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе
башлыгы Тимур Алибаев, “Горводзеленхоз” МУП идарәчесе Роза Җәббарова һәм “ЮИТ
Казань” компаниясе генераль директоры Владимир Сорокин озата йөрделәр.
Мэр
тарафыннан кабаттан ясалган визит барышында С.Хәким урамы янындагы территориядә
барлык төзекләндерү эшләре дә беткән диярлек: газон җәелгән, чәчәк аллеялары булдырылган,
Спортның су төрләре сарае янына керә торган юлдагы ут баганалары ике катлы
чәчәк кашполары белән бизәлгән. Моннан кала, йортлар янында чәчәкле вазоннар
урнаштырылган, ә С.Хәким һәм Нигъмәтуллин урамнары киселешендә биеклеге 2 метр
һәм киңлеге 9 метр булган 4 чәчәк аркасы барлыкка килгән, аларның һәрберсендә
9-ар кашпо урнаштырылган. Ландшафт дизайны студиясен яшелләндерү эшләренә җәлеп
ителгән җитәкче Эльвира Бадыгеева сөйләп үткәнчә, юллар буенча барлыгы 2,5
меңнән артык чәчәк утыртылган.
Хәзерге
вакытта спорт объектына керү юлында төзелеш мәйданчыгы коймалары буенча юлларны
төзекләндерү эшләре дәвам итә - биредә чыршылар утыртылачак, алар яшел
магистральне дәвам итәчәкләр һәм төзелеш коймаларын каплаячаклар.
Спортчылар һәм кунаклар китәчәк, ә төзекләндерелгән шәһәр
безнең казанлыларга кала”, - дип билгеләде Мэр һәм спортның су төрләре буенча
чемпионат башланганчыга кадәр калган урамнарны һәм объектларны рәткә китереп
бетерергә кушты.