(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль, Альберт Мортазин). Казанда “Бердәм Россия”
партиясенең XXIII республика конференциясенең беренче этабы барышында Рөстәм
Миңнехановны Татарстан Президенты сайлауларында катнашу өчен партия кандидаты
буларак сайладылар. “Ак Барс” яшьләр үзәгендә узган конференциядә Казан Мэры
Илсур Метшин да катнашты.
“Бердәм Россия”дән кандидатларны билгеләү буенча делегатлар – партияләрнең җирле
бүлек вәкилләре тавыш бирде. Конференция эшендә Дәүләт Думасы депутатлары,
район администрацияләре башлыклары, инициатив төркем әгъзалары, иҗтимагый оешма
һәм партия тарафдарлары хәрәкәте вәкилләре – барлыгы 316 делегат катнашты.
Гомуми тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча
башкаручы Рөстәм Миңнеханов җиңүче булды – ул 311 тавыш җыя алды. Авыл хуҗалыгы
һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм РФ Президенты администрациясенең эчке
сәясәт идарәсенең элеккеге җитәкчесе Олег Морозов берәр тавышка ия булдылар. Өч
бюллетень дөрес түгел дип табылды.
Исегезгә төшерәбез, 13-нче сентябрьдә, бердәм тавыш
бирү көнендә, Татарстанда бер үк вакытта республика Президентын һәм җирле
советларга 7,5 меңнән артык депутат, шул исәптән Казанга 50 депутат сайлаячаклар.