Илсур Метшин Казан прокурорын юбилее белән котлады
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре
KZN.RU, 6-нчы июль, Әдилә Галиева). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр прокуроры Олег
Дроздовны 50 яшьлек юбилее белән котлады. Шәһәр Ратушасында Олег Дроздовка ТР Президентының
рәхмәте белдерелде, шулай ук “Казан шәһәрендә 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге
универсидасы” медале тапшырылды.
Югары дәрәҗәдәге
бүләкләрне шәһәр прокурорына Казан Мэриясенең струтктур бүлекчәләре җитәкчеләре
катнашлыгында тапшырдылар. О.Дроздов башкара торган вазыйфаларны шулай ук ТР прокуроры
Илдус Нәфыйков та югары бәяләп үтте.
Котлау сүзләреннән
соң Олег Дроздовка, гражданнарның хокукларын һәм кануни кызыксынуларын яклаудагы
законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен, ТР Президентының рәхмәте
белдерелде. Казан Мэры Илсур Метшин Олег Дроздовка, Бөтендөнья студент уеннарын
әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашканы өчен, “Казан шәһәрендә 2013 елда узган XXVII
Бөтендөнья җәйге универсидасы” медален тапшырды.